Әтиләре турында истәлекләре күп Ясминә апаның. «1930 елда әти зур өй салдырган, алты тәрәзәле, ике мичле була ул. Абыем 1938 елны шул өйдә туа. Сугыш вакытында да, аннан соң да безнең өй китапханә хезмәтен үтәде. Клуб булып та хезмәт итте, чөнки клубка ягарга утын юк. Ә без ул вакытта почмак бүлмәдә генә яшәдек. Өйләр салып мәшәкатьләнергә туры килмәде. Әмма ничек итеп өйне җылытырга, ничек тамак туйдырырга дип борчыла идек. Әтисез үскәндә, йөрәккә төшкән вакытлар күп булды. Иң яманы – ачлыктыр, ашарга юк. Басуларга борчак өлгергәндә бара идек. Аннан да куа торганнар иде. Әниләр көнне төнгә ялгап эшләде. Яккан мунчага кереп чыкканнан соң керне юып киптереп, шул күлмәкләрен киеп, иртән эшкә китәләр. Ул чакта халык бердәм булган, бердәмлекләре белән алар авырлыкны җиңгәннәр, – ди Ясминә апа. – Әниләр сугыштан соң да хәллерәк кешеләргә өйләр юып йөрделәр, басудан черек бәрәңге алып кайтып, шуның белән туклана идек.
Бервакыт без авырдык. Абыйга – сигез, миңа биш яшь. Әни колхоздан ат сорап, әтинең толыбына төреп, безне Әтнә хастаханәсенә илтте. Больница бик суык, анда ягарга утын юк, әни шуны күреп, безне калдырмаска уйлый. «Асия, балаларыңны өйдә үтерәсең ич», – дигәч, безне калдырып кайтып китә. Икенче көнне әни безнең хәлләрне белергә баргач, тәрәзәләрнең бозланып катканын күреп, барыбер кире өйгә алып кайта һәм үзе безне тазарта».
– Әниләр, яшь булуларына карамастан, утын-бүрәнә ташыдылар. Кышлауга җитсәләр, шыгыр-шыгыр чана тавышлары ишетелә иде, «Аллага шөкер, кайталар икән», – дип куана идек. Тормыш бик авыр булды. Армиядән абый авылга кайтмады, Украинага шахтага китте. Анда ул кадерле кеше булып яшәде. Пенсиягә чыккач, әнине карарга дип, авылга кайттылар. Әни 90 яшендә бакыйлыкка күчте – истәлек арты истәлек яңара.
Әтисез үскән балачак, кул хезмәте белән алып барылган авыр колхоз эшләре – берсе дә эзсез калмаган. «Моннан соң да сугыш афәтләре күрергә язмасын. Барлык кешеләр дә тыныч яшәсеннәр. Яшьли тол калган, гомер буе ялгыз яшәгән әниләребез, сугыштан кайтмый калган әтиләребез алдында баш иябез», – ди Ясминә апа, әти-әнисенең фотоларын күрсәтеп. Гаиләдә әтисенең исеме язылган «Хәтер китабы» да саклана. Анда «Хәсәнов Харис Хәсән улы, 1912 елгы, ефрейтор, 1065нче укчы полкның 272нче укчы дивизиясе. 1945 елның 24 февралендә Польшаның Грынау авылында җирләнгән» дигән мәгълүмат бирелгән.
Ясминә апа Нигъмәтҗанова быел Күңгәрдә Җиңү көнендә үткәрелгән митингта да чыгыш ясап кайта. «Әнине гел чакыралар иде. Шулар искә төште очрашудан кайткач», – дип уйланып та кала ул.
Сугышлар булмасын. Бүгенге тыныч тормышның кадерен белсәк иде. Ясминә апа тормыш иптәше Хәйдәр абый белән 58 ел бергә гомер кичерә.
– Балаларыбыз тәүфыйклы булып үстеләр, балаларым дин әһелләре, мин шулар тәрбиясендә яшим бүген. Улым Газинур һәм киленем Зифинә белән гомер итәбез. Шушы яшемә җиткәнгә Аллаһыма рәхмәтләр укыйм. Барысына да таза саулыклар, озын гомерләр телим, – ди ул.
Рәсимә Галиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар