Хәзрәт аларны пансионатка да, мәктәпкә дә алып керә. Мәктәп директоры Мәлик Сибагатуллин да эш урынында була. «Ничектер бөтен әйбер шулкадәрле уңай булды. Аллаһ Тәгалә безгә бу җирне әзерләп куйган кебек, Җәлил хәзрәтне дә, мәктәп директоры Мәлик Тимерхановичны да каршыбызга чыгарып куйды.
Без барысын да бер көндә хәл итәрбез дип уйламаган идек тә. Белемем буенча инглиз теле укытучысы икәнлегемне, тәрҗемәләр белән шөгыльләнүемне белделәр дә, безгә инглиз теле укытучы кирәк, кайтырга уегызда булса, укытучы итеп алабыз, диделәр. Мин уку йортын тәмамлаганнан соң бер көн дә укытучы булып эшләп карамаган кеше, бу тәкъдимгә аптырап калдым. Мәктәпкә эшкә кереп, укытучы булырмын, дигән теләк тә, уй да юк иде. Аптырап калдым, ул көнне уйлап карармын, дип әйтүдән ары уза алмадым», — ди Усман.
Җәлил хәзрәт авылны үз иткән, анда кайтып яшәргә теләгән яшьләрне бик хөрмәт итә торган кеше. Авыл белән танышырга килгән Чаллы кунакларын үзенең өенә алып кайтып чәйләр эчертеп озатып җибәрә. Шул көнне алар Сарман районында да йорт карарга барырга тиеш булалар. Кайтып барганда шалтыраталар, хуҗалар телефонны алмыйлар. Тик аларның күңеле Балтач якларында калган була, алар караган йорт та, авыл да күңелләренә шулкадәрле якын булып кереп утыра.
Өйләренә кайтып, намазлар укып, Аллаһ Тәгаләдән хәерле булса юлларыбызны ач, дип теләкләр телиләр. Һәм ир белән хатын уртак фикергә килеп, Балтач якларына күченү хәстәренә керешәләр. Чаллыдагы өч бүлмәле фатирларын сатуга куялар. Барысы да шома гына бара һәм менә алтынчы ел инде алар Сәрдегән авылы кешеләре.
Гөлнара Сафуановна инглиз теленең кагыйдәләренә, сүзләрен ятлатуга басым ясаса, Усман Наилевич инглиз телендә иркен арлашучы кеше буларак, балаларны кара-каршы сөйләшергә өйрәтә. Ул чын тәрҗемәче, тел белгече. Күрше авыл — Алан башлангыч мәктәбендә инглиз теле укытучысы булмагач, андагы балаларны да укыта алмассыңмы, дип сорадылар. Каршы килмәде.
Мәктәптәге сәгатьләрен көйләп, атнага бер көн анда да барып укыта. Ул беркемнең дә гозерен кире какмый, бик күндәм, аралашучан кеше. Аның белән теләсә нинди темага сөйләшергә була. Техник яктан да, гуманитар яктан да бик көчле.
Усман Наилевичның телләр буенча практикасы зур, чит илләрдә дә булган кеше. Ул укучыларның сөйләм телләрен үстерергә, төрле телләрдә үзара аралашуга өстенлек бирә. Башкортстаннан килеп Бөрбаш урта мәктәбендә белеп алган Муса Идрисов, мәсәлән, бүгенге көндә Ульяновск медицина институтында укый. Ул Бөрбаш мәктәбендә укыган чорда пансионатка Индонезиядән кунаклар килә.
Комментарийлар