16+

Туристлык салымы: кемнәр һәм күпме түләячәк?

2025 елның 1 гыйнварыннан Казанда туристлык салымы кертелә.

Туристлык салымы: кемнәр һәм күпме түләячәк?

2025 елның 1 гыйнварыннан Казанда туристлык салымы кертелә.

Бу кунакханәләрдә яшәү бәясенең 1 процент күләмендә туристлык салымы алына башлаячак дигән сүз. Федераль законнар нигезендә минималь сумма көненә 100 сум тәшкил итәчәк. Турист өчен салым суммасы номер бәясенә кертеләчәк. Әлегә сүз 100 сум турында бара, алга таба ставканың ел саен 1 процентка үсүе каралган, 2029 елга ул 5 процентка җитәчәк.

Акча инфрастуктураны яхшыртуга китәчәк
Яңа җыемнан беренче елда ук Казан бюджетына 150 миллионнан артык өстәмә акча керәчәк дигән фараз бар. Әлеге акчаны инфраструктура һәм иҗтимагый киңлекләрне яхшыртуга юнәлтәчәкләр. Казан мэриясе матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, соңгы унбиш елда туризм өлкәсе федераль, республика, шәһәр бюджетлары кертемнәре һәм шәхси инвестицияләр нәтиҗәсендә бик тиз үсә. Саннар да шуны сөйли: туристлар трафигы ун тапкырга арткан. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 4 миллион кешедән артып киткән. “Кунакчыллык тармагы өчен, һичшиксез, бу уңай аспект. Әмма медальнең икенче ягы да бар - шәһәр инфраструктурасына йөкләнеш арта бара. Беренче чиратта бу үзәк урамнар һәм мәйданнарга, паркларга һәм яр буйларына кагыла. Туристлык салымын кертү шәһәрне тотуга өстәмә чыгымнарны капларга ярдәм итәчәк”, - дип китерә матбугат үзәге Казан Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшинның сүзләрен.  

“Туристлык салымын кертергә әле иртәрәк”
Сүз дә юк, шәһәр бюджеты бу инициативадан отачак. Ә туризм тармагы - юк. Казан һәм Татарстан отельләре ассоциациясе башкарма директоры Александра Юшутина фикеренчә, республикада туристлык салымын кертергә әле иртәрәк. 
-    Бу салымны керткәнче соры секторда тәртип булдырырга кирәк. Арзаны отелльләрдә, хостелларда тукталучылар өчен тәүлегенә 100 сум сизелерлек булачак һәм шуның белән алар соры секторга күчәчәкләр, ягъни фатир арендалаячаклар. Ә анда бернинди дә салым түләргә  кирәкми. Бу исә гадел булмаган көндәшлек китереп чыгарачак. Хәзергә бездәге кунакханәләр номерлары 65 процентка гына тула, - ди ул. 

Пенсионерлар да сәяхәт итә
Законда салым түләүдән азат ителә торган гражданнар категорияләре билгеләнгән. Аларга Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлары, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалар һәм башкалар керә. Ташламалар исемлеге муниципаль хакимиятләр карары белән киңәйтелергә мөмкин. Казанда 18 яшькә җитмәгән затларны да туристлык салымыннан азат итү планлаштырыла.  Александра Юшутина салымнан азат ителүчеләр исемлегенә пенсионерлар һәм пенсия алдындагы кешеләрне дә кертүләрен сорауларын әйтә. Сәяхәт итүчеләр арасында нәкъ менә шулар күп, ди ул. 
Салымны түбән сезон, ягъни туристлар азрак килгән айларда түләтмәскә дә мөмкин булыр иде дигән фикерне дә җиткерде әңгәмәдәшем. Әмма безнең тәкъдимне ишетмәделәр, дип тә өстәде ул. 

“Татарстан бу салымнан ота гына”   
Туризм буенча эксперт, “Слетать.ру” броньлау үзәге партнеры Ләйлә Умарова туристлык салымы кертелүгә уңай карый.  
-    Салымнан җыелган акча инфраструктураны яхшыртуга һәм яңа туристлык проектларын үстерүгә тотылса, республикабызның җәлеп итүчәнлеге тагын да артачак. Казан - туризм өлкәсендә илебезнең визит карточкасы булып тора. Шуңа да безгә туристлар күп килә һәм шуның белән туристлык индустриясенә йөкләнеш арта. Татарстан бу салымнан ота гына дип уйлыйм. Шул ук вакытта туристлар өчен ул өстәмә чыгым. Алар өчен күңелле яңалык түгел бу. Әмма аның башка төбәкләрдә дә кертелүен истә тотканда, ничек бар, шулай кабул итәргә генә кала, - ди ул.     

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 12 июлендәге федераль канун  нигезендә Россия Салым кодексына («Туристлык салымы»ның 33.1 бүлеге) кертелгән үзгәрешләр буенча 2025 елның 1 гыйнварыннан җирле хакимият органнары үз территорияләрендә туристлык салымын кертү турында мөстәкыйль карар кабул итәргә хокуклы. Новосибирск, Владивосток, Владимир, Ростов-на-Дону, Краснодар, Архангельск, Пермь, Петрозаводск, Зеленоградск, Светлогорск, Бөек Новгород мондый салым кертү турында карар кабул иткән инде. 

Федераль законнар нигезендә туристлык салымы буенча минималь сумма көненә 100 сум тәшкил итәчәк дидек. Мисал өчен: кунакханәдә яшәүнең бер тәүлеге 5 мең сум тора ди. Бу сумманың 1 проценты 50 сум килеп чыга. Әмма, мәҗбүри минималь сумма 100 сум булганга, турист ике тапкыр күбрәк түләячәк. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading