16+

Үкенечләр җанын көйдергәндер...

28 марта 2025, 13:20
711
0
0
Уку өчен 6 минут

Тормыш гаҗәп: бүгенге омтылыш иртәгәге көн өметенә барып ялгана да кичәге үкенечләр сагышына урала.

Үкенечләр җанын көйдергәндер...

Тормыш гаҗәп: бүгенге омтылыш иртәгәге көн өметенә барып ялгана да кичәге үкенечләр сагышына урала.

Тарих болынында эз калдырган кеше гомерләре әллә сынаулардан, әллә хаклык берлә хаксызлыктан туры юлында адаша. Әйе, сикәлтәле юлларны үтү җиңел түгел, әмма көчлеләр барыбер кыяларны иңләп, кыю юл яра. Ниятенә дә ирешә, максатларына да тугъры калып яши бирә. Үзен аямый, илен сатмый, үзе көйсә көя, хәтта эше өчен үз бәхетен корбан итә.

Флүн Мөслах улы Мусин - якташым, әнә шундый затларыбызның берсе. Күпкырлы шәхес, аның тормыш юлын, яшәү принципларын бәлки күпләр аңлап та җиткермәс. Кызганыч, безнең буынга инде Флүн абый кебек милләтпәрвәрләребез хакында ташка басылган сүзләрдән - китап, язмалардан гына укып белергә кала.

Флүн абый белән икебезне, гасыр елларын кичеп, бер нәрсә бәйли - мин дә Мөслим районының Күбәк мәктәбендә белем туплыйм. Ул йөргән эзләрдән мин дә үтәм, аны үз кочагына алган белем дөньясы миңа да ачык.

Шунысы кызык: шәхесләрнең тормыш юлын, иҗатын күбрәк өйрәнгән саен, аны ныграк аңламыйсың икән, югыйсә бит күбрәк белергә, аның сиңа серле тоелган яшерен якларын ачарга тиешсең. Белмим, Флүн абый үзеннән соң дә сихри көчкә иядерме, өйрәнгән саен миннән ныграк йомыла ул, укыган саен күңелен ныграк аңламыйм кебек... Бәлки, катлаулы тормышын сынмас ныклык белән узуының бер  хикмәтедер бу, миңа таныш булмас холык - ирләрчә, үзенчә үтүендәдер.
Гомер юлындагы сынауларны сыкранмыйча узган, авырлыклар каршында туктап калмаган, тормыш баскычы буйлап югары күтәрелә алган, хәтта юлы караңгылыкка кереп адашканда да яктылыкка юл ярган Флүн абыйның балачак юклыгыннан филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали исемендәге бүләк иясе, милли җанлы әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче дәрәҗәсенә ирешүенә дә аның көчле рухы нигез салган.

Флүн абый - әтисез үскән ятим бала. Әтисе сугышта хәбәрсез югала аның. Әнисе сыңар канат белән очын-очка ялгап тормыш сөйри, колхоз фермасында дуңгызлар карый. Өстәвенә ел әйләнәсе кыр эшләреннән кайтып керми, урак уруы бер хәл, кышын кар тотарга да ялгыз ханымны чыгарып җибәрәләр - яклаучысы юк бит... Ярлы яшиләр, сыер асрарлык та рәтләре булмый. Яшьтәшләре кебек Флүн абыйны да балачактан тормыш баса, өйдәге эшләр, мал карау аның җилкәсенә йөкләнә. Ә балачак - уенлы чак, тик аңа бу бәхетләр тәтеми.  Дәресләрен дә ул төнлә генә әзерли. Әле бит керосинны да бик чамалап кына тотарга кирәк...

Башлангыч мәктәптә укуы әлле-мәлле булуына карамастан, 5 нче сыйныфка күчкәч, укуга омтылышы уяна, эчке бер көч уянып, Флүн абыйның укуы рәтләнә. Тормыш шартлары бик авыр булса да, Флүн абыйның белем алуга һәм әдәбиятка мәхәббәте сүнмәгән. Мәктәптә ул яхшы укый, хәтта иптәшләрен уздырып та җибәрә. Күбәк авылы китапханәсендә ул укымаган китап калмый. Ә китапларны ул сайлап тормый, кулына әкият эләгәме, классик әдәбиятмы, шигъриятме, култык астына кыстыра да өенә элдерә. Хәтта киштәдә беркемгә дә кирәге булмаганлыктан моңаеп торучы энциклопедияләргә кадәр аның кулыннан үтә. Бу китаплар аңа киң дөньяга җиһанны сыйдырган тәрәзәләр булып ачыла. Монда да үз хикмәте - укылган китапларына ул каләм белән һәрвакыт “Флүн Мусин укыды” дигән тамга калдыра. Танылган тәнкыйтьчеләрнең стилен өйрәнгән, белемне йотлыгып эчкән егет изложение һәм сочинениеләрне “тәмләп” яза. Әле сыйныфташларыныкын да еш кына киртәсенә кертеп рәтләп бирә!  

Аш өстәлендә дә ул китаптан аерылмый. Китаплар дөньясына чумган Флүн абый физик хезмәттән бераз читләшә. “Йорт эшләрендә булышмыйсың, гел китап белән утырасың!” – дип әнисе улын битәрләп тә куя. Әйе, әнисе Мөсәвәрә апа бик кырыс була. Аның кырыслыгы Флүн абый күңелендә тирән яра калдыра. Һәм ни хикмәт, ул әле еллар дәвамында да языла алмый. Кемдер бу сәбәпне дә аңлап җиткермәс, әни әни бит инде ул, аңа үпкәләмиләр дә кебек... Ләкин үпкә дигәне ике араны ерагайтып олы тау түши. Яшьтәшләре, аның сәләтенә ышанмаган кайбер остазлар белән аңлаша алмый егет, әмма бу гына китап җененнән аера алмый аны. Флүн Мусин кулына китап тотып туган диярсең, мәгърифәтле кешенең һәркайсына хас нәрсәдер бу. 

Күңелдәге ташкын өерелеп бер дулый да, әйтер сүзне көчле итеп, ак кәгазь битенә агыла башлый - Флүн абый да кулына каләм ала. Шигырьләр яза һәм алар мәктәпнең стена газетасында урын ала. Бер пьессасын Казанга Язучылар союзына җибәрәләр. И.Юзеевтан җавап хаты алу аны тагын да канатландыра. 
Мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлаган Флүн абый ул чор авыл баласы өчен табигый булмаган адым ясый: А.М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтына укырга керергә дип, Мәскәүгә китеп бара. Ломоносов кебек! Ә бөекләрнең тәвәккәллеге һәрчак бер-берсенә тиңдәш, менә шул сыйфатлары меңнәр арасыннан бердәнбер итә дә аларны. 

Әлеге институтка студентлар Язучылар союзыннан тәкъдим кәгазе белән генә алынганлыктан, Ф. Мусин анда кабул ителми, әмма зур конкурс аша үтеп, Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, данлыклы уку йорты студенты була. Кечкенә авыл мәктәбеннән килгән егетнең Мәскәү һәм Ленинград кебек зур шәһәр мәктәпләрен тәмамлаучылар белән көч сынашуы татар җанында горурлык хисе уятмыймы?! Флүн абый Мусин мәктәп тарихында Мәскәү тикле Мәскәүгә талпынган беренче карлыгач була.

Балачактан китаплар дөньясында "адашуы" Флүн абыйны зирәк зиһенле итә. Дөньясындагы хаксызлык изәргә тырышканда да ул бөекләрнең сүзләреннән юаныч таба. Аяк астында җир убылырга торса да, ныклыгын җуймый, иң авыр мәлләрендә яшәешен үзгәртерлек көч таба. Тормышын фәнгә, үз халкының рухи хәзинәсен барлауга багышлый.

Университетны “бик яхшы” билгеләренә тәмамлый ул. Хәтта чит илгә эшкә чакыралар үзен. Авылда ялгыз яшәүче әнисе хакына бу чакыруны кире кага. Мәркәзебез Казанга кайта һәм төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт куя.

Мәскәүдә уку, башка халыкларның да әдәби мохитендә, мәдәни тормышларында кайнау дөньяга карашын киңәйтә. Ләкин бу кысаларга гына сыймый ул, тагын да тирәнрәк колач ярасы килеп, Флүн абый фән дөньясы белән ныграк кызыксына башлый. Ул күпкырлы гыйльми эшчәнлек алып бара, әдәби тәнкыйть белән җитди шөгыльләнә. Аның мәкаләләре еш кына үзәк матбугатта басыла. Татар әдәбиятының актуаль мәсьәләләренә, аерым язучылар иҗатына багышлап 400 дән артык мәкалә язган, 15 китап нәшер иткән Флүн абый Мусин яңача фикер йөртүче галим буларак таныла. Милли әдәби-тәнкыйть һәм әдәби фикер үсеше үзенчәлекләрен билгеләүдә үз платформасын булдырган шәхесләребезнең берсе ул.  

Милләтебезне рухи савыктыру турында уйланган, гуманитар фәннәрнең иҗтимагый-идеологик ролен ассызыклаган, яшь буынга гуманлы тәрбия бирүнең асылын нечкә тоемлаган галим халкыбыз язмышына кагылышлы җитди мәсьәләләр күтәрә. Милләтнең киләчәге, яшь буынны дөрес тәрбияләү хакында ачына. Ул бу хакта мәкаләләрендә дә күп яза. Моның белән күпләргә үз юлын табарга ярдәм итүенә шикләнмим. Флүн абый Мусин сүзен берәгәйле итеп әйтә белә, аның сүзләре башкаларныкыннан катырак яңгырый, чөнки һәр аһәңе артында талант кына түгел, никадәрле көрәш юлы һәм олы җиңүләр тора. Ничек кенә булмасын, гади колхозчы гаиләсендә туып-үскән егетнең тормышның аклы-каралы сикәлтәле сукмакларыннан атлап, фән дөньясына ныклы күпер сала алуы - үрнәк.

Әмма тормышы бик катлаулы. Тормыш баскычларыннан үргә менгәндә уңышлары да, җитешмәгән урыннары да, шатлык-кайгылары да булгандыр, билгеле. Әнисенең авылда ялгыз яшәве, хәләл җефетенең рус милләтеннән булуы да тормышына берникадәр соры төсләр өстәгәндер.
Флүн абый Мусинның улы һәм кызы бар. Ә аның Иске Карамалы авылында туган нигезе исән. Хәзер анда Ришат абый Мусиннар яши. 

Флүн Мусин милләтебез сагында бик зур эшләр башкарса да, шәхси тормышы турында ни дә булса сөйләрлек мәгълүматлар, кызганыч ки, сакланмаган. Аның турында без аз беләбез, ләкин белгән кадәресеннән чыгып, шуны әйтә алам: ул тарихта бөек шәхес. Бәлки архивларда утырып, аның хезмәтләрен кабат-кабат өйрәнгәннән соң, шәхси тормышын әле тагын берникадәр ача алырбыз. Монысын киләчәк күрсәтер. 

Аделя Низамова,

Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең

11 нче сыйныф укучысы.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading