– Әле мин аларга алъяпкычларга өстәп уклау да бирәм. Яшь киленнәрнең уңганлыгыннан уңсыннар дим. Мин мулинә җепләре белән генә чигәм. Алар бик нәфис. Ә менә шәл сүтеп чигүчеләрнең эшләрен яратмыйм, юан җептән дорфа, ятышсыз кебек күренә. Әтием сугыш яралары белән дә – 91, әнием 97 яшенә кадәр яшәде, икесе дә матурлыкны ярата иделәр. Ирем Рафис та гүр иясе, ялгызлыктан онытылыр өчен дә ярый әле чигүем бар, дим. Өч кыз үстердем, ник берсе минем кебек чигәргә яратсын! – ди әңгәмәдәшем.
Гади генә шөгыль – кәсеп
60 яшьлек Елена Михайлова да тормышын инде бәйләүсез күз алдына да китерә алмый. Тумышы белән Кукмарадан. Бирегә чакыру буенча сәүдә итәргә килгән. Уенчыклар бәйли ул. Бармак башы кадәрле курчаклары да ат бәясе. Ләкин чират торып ала халык. Сере гади – экологик яктан зыянсыз, йон җебеннән кул җылысы биреп эшләнгән, юарга да мөмкин.
– 7 яшемнән бирле бәйлим. Әни өйрәтте. Ул елларда әле шарф, бияләй, оекбаш ише әйберләр генә бәйли идем, моннан 10 еллар элек кәсеп итәргә керештем – төрле-төрле уенчыклар бәйлим. Интернет аша да, күргәзмәләргә йөреп тә сатам, беләсезме, бер карасаң ашау ризыгы да түгел, әмма балаларга җан ризыгы да бик кирәк! Мин басып торсам, әти-әниләр балаларын җитәкләп читләтеп кенә үтеп китә алмыйлар, сабыйлары өстерәп диярлек алып килә аларны. Кайсысын сайларга белмиләр. Ә бала кызыкканны алмыймыни әти-әниләр? – ди Елена ханым.
Эшмәкәрлек юнәлешен, сүз дә юк, дөрес сайларга кирәк. Елена ханым җәясендәге ук та, әкияттәге кебек, дөрес күлгә барып төшкән.
Комментарийлар