16+

“Ул балалар ачка үлсенме?”, яки, мобилизацияләнгәннәр исемлектән кая юкка чыккан?

Россиядә өлешчә мобилизация башланып киткәннән алып халыкта меңләгән сорау туды. Аларның бер өлеше Татарстан Дәүләт Советы депутатларына да килеп ирешә тора.

“Ул балалар ачка үлсенме?”, яки, мобилизацияләнгәннәр исемлектән кая юкка чыккан?

Россиядә өлешчә мобилизация башланып киткәннән алып халыкта меңләгән сорау туды. Аларның бер өлеше Татарстан Дәүләт Советы депутатларына да килеп ирешә тора.

Мондый ихтыяҗ кешеләрнең юридик яктан бик үк грамоталы булмаулары һәм тиешле мәгълүмат адресатына барып җитмәү белән генә түгел, ә ведомстволарның үз вазыйфасын сыйфатлы итеп башкармавына да бәйле. Бу очракта аеруча да Хәрби комиссариатларга кагыла.

Октябрьнең соңгы пәнҗешәмбесендә республика парламентының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар төркеме мобилизациягә бәйле рәвештә “кайнар линия”дә утырды. Бу ике сәгать депутат ханымнар өчен чыннан да кайнар булды. Әле телефоннан шалтыратулар кабул итү рәсми рәвештә башланганчы ук “кайнар линия” номерына дистәләгән сорау килеп ирешкән иде. Сорауларның күпчелеге мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә социаль ярдәм, мобилизацияләнүчеләргә түләүләр барып җитмәү, хәрби хезмәткә алынган ир-егетләрнең сәламәтлекләре белән бәйле иде.

Парламент вәкиле Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә, шалтыратуларның географиясе бик киң. Республиканың барлык районнарыннан диярлек мөрәҗәгатьләр булган. Казаннан аеруча да күп.

Мисал өчен, ир белән хатын аерылышкан һәм аларның уртак балалары бар, ди. Әти кешене мобилизацияләгән очракта, балаларга бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум каралганмы?

- Әйе, әгәр дә әти кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән икән, ул очракта балага бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алырга мөмкин, - ди депутат. Моннан тыш, гаилә Татарстанда яшәп, мобилизацияләнүче Россиянең башка төбәгендә теркәлгән булса, ул очракта түләүләр буламы, дип сорыйлар. Бу түләүләр Татарстанда теркәлгән һәм республикадан мобилизацияләнгәннәргә кагыла, - дип аңлатма бирде Людмила Рыбакова.

Гаилә таркалып, ир-егет мобилизациялән очракта, балаларга алимент түләү мәсьәләсе буенча да мөрәҗәгатьләр булган.

- Бу мәсьәлә хәл ителә торган һәм вакыт кына кирәк. Мобилизацияләнүче карточкасына хезмәт хакы ала башлауга, Оборона министрлыгы бу сорауны да хәл итәчәк, - диде Дәүләт Советы депутаты.

Түләүләр дигәннән. Депутат ханымнарга килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрнең берничәсе бер төрле характерда иде. Мобилизацияләнүчеләрнең хатыннары республика балаларга түли торган 20 мең сумны ала алмый, чөнки Хәрби комиссариат исемлегендә ул кешеләр теркәлмәгән. Ә хәрби социаль яклау бүлегенә тапшырылган исемлеккә кертелмәгән икән, димәк, аңа һәм балаларына түләүләр барып җитмәячәк дигән сүз.

“Ул балалар ачка үлсенме?”, дип шәрехләде депутат Римма Ратникова өч баласы белән алиментлар ала алмаган әни кешенең мөрәҗәгатеннән соң.

Парадокс килеп чыга. Ир кешене эзләп тапканнар, комиссариатка чакыртырга һәм мобилизацияләргә дигән исемлеккә керткәннәр, ә түләүләргә килеп җиткәч, ул исемлектән юк булган. Әмма ир-ат шул ук вакытта хәрби өйрәнүләрен дәвам итә. Кеше бер җирдә бар, икенчесендә юк булып чыга түгелме?

“Алга” батальонына үз теләкләре белән китүчеләрнең якыннарыннан мөрәҗәгатьләр күп килгән. Алар да хәрбиләргә бирелергә тиешле акчалар түләнелмәүдән зарлана. Бер хәрбигә, мисал өчен, 23 мең сум гына түләгәннәр. Бу да Хәрби комиссариат аша хәл ителә торган мәсьәлә. Тик кызганычка әлеге ведомстводан “кайнар линия” сорауларына җавап бирүче чакырылмаган иде.

Сүз уңаеннан, Татарстанда матди яктан ыга түгел, физик һәм психологик яктан да ярдәм күрсәтү каралган. Республиканың яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева сүзләренчә, моның өчен “Ярдәм янәшә” волонтерларына мөрәҗәгать итү җитә. Алар республиканың шәһәрләрендә һәм районнарында ярдәмгә мохтаҗ һәр хатын-кызга яисә мобилизацияләнүченең әти-әнисенә ярдәм итәргә әзер.

“Без ковид вакытында өлкән кешеләргә ярдәм күрсәтү белән шөгыльләндек. Монда да шундый ук булышлык күрсәтәбез. Мисалга, авыл җирлекләрендә утын ярырга сораучылар бар. Кайбер урыннарга студентлар барып ярдәм күрсәтә. Кайсыдыр әниләргә продуктлар алып кайтырга булышу сорала. Психологик ярдәм дә тәкъдим итәбез. Волонтерлар төрле юнәлешләрдә эш алып бара”, - дип аңлатма бирде Алла Кондратьева.

“Ярдәм янәшә” волонтерлар корпусына мөрәҗәгать итәр өчен 8-800-350-0216 телефон номерына шалтыратырга кирәк. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading