Коллегабыз, журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхинең әтисе югалуы турында моңарчы хәбәр иткән идек.
Рафаэль абыйны эзләмәгән кеше калмады, белүебезчә полициягә дә гариза язылган. Бик күп җырчылар, блогерлар аны эзләү турындагы мәгълүматны социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә куйды. Шул берничә көн эчендә Гөлинәнең хәлен, аның ниләр кичерүен күз алдына китерүе кыен. Инде менә шатлыклы хәбәр, Рафаэль абый табылган. Бу хакта Гөлинә хәбәр итте. Әлегә барлык нечкәлекләрне дә сөйләргә әзер түгел, диде ул үзе. Ә шулай да социаль челтәрдәге сәхифәсендә кайбер мәгълүмат бар.
«Әти югалгач, авыл төркеменә "Күрмәдегезме, Әлмәткә эшкә китүче кеше юкмы"дип сорап яздык. Беркем җавап бирмәде. Эзләү башлангач кына бүген "Шунда күрдек, монда күрдек", диләр. Әтине Әлмәтнең Васильевка дигән авылында урнашкан ферма абзарында таптык. Шунда эшләргә алып барып ыргыткан бер кеше кушуы буенча икенчесе. Биш көн әти шунда яшәгән. Әтинең гомерен ике сарыкка сатканнар!"
Шуннан соң Гөлинә әтисе белән сөйләшүдән өзек куйган. "Әтине машинага утырткач, сөйләшү бу», дигән ул. Анда тавышлары гына ишетелә:
– Үлеп калырмын инде шушында дигән идем.
– Нишләп алай уйладың?
– Таба алмаслар, сез кызларымны да, Бөрбашны да күрә алмам дигән идем. Кайлардан эзләп таптыгыз, кызым? Ничә километр бу җир Бөрбаштан?
– Әлмәтнең бер авылы, әти.
– Кайда? ...Кеше гомерен ике сарыкка саҗып киткән бит ул...Ярый таптыгыз, кызым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Ярар инде, тапканнар әле. Аллам сакласын! Хәзер фермада эшләргә кешеләр юк. Байларның ялганнаганына бер кем дә бармый. Бушка эшләп йөрүчеләр юк.
0
0