16+

Ун минутка сыйган тарих

Видеороликны эшләп чыгару чагыштырмача күп вакытны алмаган, ике-өч ай эчендә сценарие эшләнгән, техник яктан да, аннимация эшләүдә дә әлләни катлаулылыклар булмаган. Аның бюджеты якынча 300 мең сум тәшкил иткән, финанслауны дәүләт үз өстенә алган.

Ун минутка сыйган тарих

Видеороликны эшләп чыгару чагыштырмача күп вакытны алмаган, ике-өч ай эчендә сценарие эшләнгән, техник яктан да, аннимация эшләүдә дә әлләни катлаулылыклар булмаган. Аның бюджеты якынча 300 мең сум тәшкил иткән, финанслауны дәүләт үз өстенә алган.

Татарстан Тарих институты тәкъдим иткән анимацион фәнни-популяр ролик турында әнә шулай дип әйтеп булыр иде. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган әлеге видеоролик «Татарстан Республикасында Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» проекты кысаларында эшләнгән.

Ун минутлык ролик Татарстанның барлык үсеш чорларын үз эченә сыйдырган. Монда егерменче гасыр башындагы иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр дә, Совет хакимияте урнашкан вакытлар, ачлык еллары да, колхозлашу чорлары, Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы еллардагы халык хуҗалыгын күтәрү, сиксәненче еллардагы үзгәрешләр чоры, Татарстанның суверенитет игълан иткән еллары да, бүгенге көн казанышлары да яктыртыла, башка мөһим вакыйгалар да  роликта заманга яраклаштырылып, ярым җитди, ярым шаярулы сюжетлар белән фәнни-популяр стильдә бирелә.

Видеоның әлеге форматын аны эшлүчеләр заман мәгълүмати киңлекләренә туры китереп гамәлгә  ашыруларын билгеләп үттеләр. “Без, беренче чиратта, интернет челтәрләрдә утыручылар аудиториясе өчен, соцчелтәрләргә йөз тоттык”, - дип ассызыклады Тарих институтының дисциплинара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Бәхтияр Измайлов. “Тарихи вакыйгалар җиңел уен стилендә бирелүе, бүгенге көн таләпләренә туры килә,” дип тә өстәде ул.

Видеороликны эшләп чыгару чагыштырмача күп вакытны алмаган, ике-өч ай эчендә сценарие эшләнгән, техник яктан да, аннимация эшләүдә дә әлләни катлаулылыклар булмаган. Аның бюджеты якынча 300 мең сум тәшкил иткән, финанслауны дәүләт үз өстенә алган. Оештыручылар әйтүенә караганда, әгәр финанс мөмкинлекләре уңай хәл ителсә, киләчәктә бу эш дәвамлы булачак. Галимнәр һәм институт хезмәткәрләре бу эштә дәүләткә, һәм иганәчеләр ярдәменә өмет итә. Киләчәктә татар мәдәниятенә, туган телгә, милли кухнябызга, татар милләтенә багышланган махсус серияләр эшләргә исәп итәләр.

Видеороликны төрле интернет-мәйданчыкларда күрсәтергә җыеналар. Ул шулай ук татар һәм инлиз телләренә дә тәрҗемә ителәчәк. Киләчәктә аның өчен махсус сайт та булдырырга исәплиләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading