16+

Урамны яңгыратып җырлап узсаң, синнән исерек диеп көләчәкләр

Рәхәтләнеп, иркен сулап карыйм мин әлеге клипны. Ләкин караган саен күңелне ниндидер авыр, моңсу халәт биләп ала.

Урамны яңгыратып җырлап узсаң, синнән исерек диеп көләчәкләр

Рәхәтләнеп, иркен сулап карыйм мин әлеге клипны. Ләкин караган саен күңелне ниндидер авыр, моңсу халәт биләп ала.

“Җырчылары да, җырлары да бар, тик гармунчы юк”
   “Әйдә, гармун, уйна, кушылып җырлыйм,
   Уятыйк авылым өйләрен”, - дип, беркөн телевизордан матур җыр суза Гүзәлия.

Клибы да матур. Авылча. Рәхәтләнеп, иркен сулап карыйм мин әлеге клипны. Ләкин караган саен күңелне ниндидер авыр, моңсу халәт биләп ала. Авылда инде аның уйнарлык гармуны да, шул гармун моңнарына кушылып җырларлык кешеләре дә калмады диярлек. Әлеге җырны тыңлаган саен мин үземнең “хәтер сандыгымны актарырга” тотынам. Уйлар үзеннән-үзе балачак елларына, үсмер чакларга барып тоташа.

Гармунлы еллар... Гармун моңы, гармун тавышы белән тулган татар авылы... Гармун моңы бит әле ул гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән, шатландырган, юаткан. Әлеге моң сине үзенә буйсындырып, сихри дөньяга алып кереп китә, тормыш ваклыкларын, көндәлек мәшәкатьләрне оныттыра.

Шәхсән мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Без, гармун моңнарын тыңлап, гармунга кушылып, җырлап-биеп үскән буын. Үземне белгәннән бирле авылыбызда бик матур гореф-гадәтләрнең берсе яшәп килде. Ул да булса – яулык җыю. Авылны яңгыратып чибәр егет матур итеп  гармун уйный, башкалар рәхәтләнеп җыр суза.

Һәр йортның капка төбенә килеп җитүгә, гармунчы егет бию көен сыздырып җибәрә, сөлгеләрен, бүләкләрен тотып чыккан хуҗабикә, күрше-тирә шул көй агымына кушылып, рәхәтләнеп бии. Ялындыручы да, гаеп итүче дә юк. Чөнки йоласы шул. Ә безгә, җиде-сигез яшьлек бала-чагаларга, бигрәк тә кызык. Безне туктата да, өйгә алып та кереп китә алмыйлар.

Ә без аның саен: “Абый, тагын бер көй генә уйна инде”, - диеп, гармунчы егетнең каршысында бөтереләбез. Авылдан армиягә китүче егетләр булганда да, кичтән иртә таңга кадәр авылда гармун тавышы тынмый торган иде. “Авыл көе”н сузып, егетләр авыл урамнарын әйләнә. Әбиләр, апа-абыйлар, солдатка китәсе егетнең аркасыннан сыйпап, изге теләкләрен теләп, керфек очларына эленгән яшь тамчыларын сөртеп калалар. Авыл кешеләренең бер-берсенең шатлыкларын уртаклашып, борчу-сагышларын бүлешеп яшәгән матур заманнар иде шул ул. 

Мәктәп елларында музыка укытучыбыз Марсель абый Җәләловның дәресләрендә утыру җан рәхәтенә тиң иде. Берәр авыррак дәрестән соң җыр дәресенә килеп керәсең дә, Марсель абыйның гармун моңнарына уралып, бар дөньяңны онытып, рәхәтләнеп җырлап җибәрәсең. Без җырламаган җыр, танышмаган композитор калмагандыр, мөгаен. Әле ул гына да түгел, сигез-тугыз кешене туплап, Марсель абый гармун түгәрәге дә оештырып җибәргән иде ул елларда.

Дәресләр бетеп, укучылар таралышкач, мәктәпнең зур бер коридорына безне тезеп утырта иде дә, гармун телләренә басарга, көйләр чыгарырга өйрәтә иде. Шуның хәтле кешегә гармун кайлардан табып бетергәндер, анысы хәтердә калмаган, ә менә “Әпипә”не, миңа калса, ярыйсы гына уйнарга өйрәнгән идем бугай. Гармунга мәхәббәт тә, уйнарга өйрәнү теләге дә, күрәсең, көчле булгандыр инде ул чакта.

Ә бүген инде без гармун тавышына кушылып җырлап урам әйләнү бәхетеннән чын мәгънәсендә мәхрүм. Беренчедән, бүген авылда гармунчылар саны, ни кызганыч, бармак белән генә санарлык. Икенчедән, урамны яңгыратып җырлап узсаң, синнән я исерек, я юләр диеп, бармак төртеп көләчәкләр. Кайбер акыллы башы әле, тынычлык турындагы федераль канунның барлыгын искәртеп, борының төбендә йодрыгын болгап, кирәкле җиргә, тиешле кешеләргә зарланырга да тайчынып тормаска мөмкин. 

Күпчелек яшьләребез дә бүген гармун моңын түгел, әлеге дә  баягы япон тактасыннан чыккан дөбер-шатырларны хуп күрә. Шәхсән мин үзем мәдәният йорты мөдире буларак, һәрбер бәйрәм концертларында  гармун моңы, гармун тавышы яңгырарга тиеш, уйлап, шулай эшләргә талпынып та карыйм.

Нәкъ менә төрле бәйрәм чараларына әзерләнгән вакытта иң мөһим проблемаларның берсе белән күзгә-күз очрашасың да инде: җырчылары да, җырлары да бар, тик гармунчы юк. Шырдый-бырдый гармун шыгырдатучысы чәчләрең үрә торырлык бәя сорап маташса, ә инде чын профессионал гармунчының синең өчен вакыты табылмый.

Тормышыбызга техника үтеп кергән заманда гармунчылар турындагы матур истәлекләр тарих битләрендә, ә гармун, баян, тальяннар музейларда XX гасырның бер кайтавазы кебек экспонат булып кына сакланып калмаслармы дигән уйлар борчый мине.

Ләкин ни генә булмасын, үзәк өзгеч моңны, сүнгән күңелләрне дә җилкендерерлек дәртне, кайгыларны оныттырырлык шаянлыкны, тәндәге ару-талуны куып чыгара алырлык сихри көчне бары тик татар гармуны гына бирә ала торгандыр, мөгаен. Ни кызганыч, әлеге шигъри юллар бүгенге яшәешебезнең кайтавазы булып яңгырый:
          Тирә-як тын. Яшьлек чәчәкләрен
          Вакыты җитми йомган шикелле.
          Нидер җитми җанга. Авыл йоклый,
          Сандугачсыз урман шикелле.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
фото: http://100tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading