16+

Ураза гаете көнне Гаилә бәйрәме узачак

Ураза гаете быел Казанда бәйрәм вәгазе белән чикләнмичә, шәһәр халкы катнашында тантаналы чаралар белән билгеләп үтеләчәк. Аның иң зурысы 4 июнь көнне сәгать 13.00дә Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында узачак. Биредә «Рамазан Фест» дип исемләнгән Гаилә бәйрәме оештырылачак. Шәһәркүләм чараны Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтләре белән берлектә оештыра.

Бәйрәм программасы гаилә нык­лыгы, яшьләр һәм өлкәннәр арасында буыннар чылбырын ныгыту темасына багышлана. Теманы әби, бабай, әти, әни, абый, апа һәм оныклар ролендәге артистлар ачып салачак – алар килгән кунак­ларны паркның төрле урыннарында эшләячәк мастер-классларга җәлеп итәчәк. Дәресләрдә чигү, бәйләү, күннән беләзекләр, пластилиннан, балчыктан төрле әйберләр ясау, акча сугу, рәсем ясау, баш яулыклары бәйләү, никах күлмәкләре модасын карау планлаштырыла. Моннан тыш, дизайнер Нурия Умай мөселман модасында күзәтелгән трендлар турында лекция үткәрә. Милли киемнәрдәге кызлар белән фотога төшү мөмкинлеге дә каралган. Шулай ук бәйрәмдә катнашучыларны төрле мавыктыргыч квестлар, аттракционнар, триал, воркаут тамашалары, футбол фристайлы белән куандырачаклар. Аниматорлар аквагрим, сабын куыгы очыру һәм фәнни тамашалар тәкъдим итә. Төп сәхнәдә чараны танылган ди-джей Айрат Заһриев алып бара. Бәйрәмдә шулай ук Ильяс Халиков башкаруында мөнәҗәтләр яңгыраячак.

Кунакларны сый-нигъмәтле табын, бүләкләр көтә. Программа күккә шарлар очыру белән төгәлләнәчәк. Чарада барлыгы 10 мең кеше катнашыр дип планлаштырыла. Бәйрәм паркка килүчеләрнең барысы өчен дә уздырыла, шуңа мөселман булмаган кунаклар да чарада үзләрен рәхәт хис итәчәк, ди оештыручылар.

Фото: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading