16+

Кукмарада янгын: «Ут малае түбәдән түбәгә сикерде...»

Кукмара районының Югары Арбаш авылында булган бу янгын турында авыл халкы әле дә тетрәнеп сөйли.

Кукмарада янгын: «Ут малае түбәдән түбәгә сикерде...»

Кукмара районының Югары Арбаш авылында булган бу янгын турында авыл халкы әле дә тетрәнеп сөйли.

8 май көнне көндезге сәгать икенче яртылар тирәсе генә була. Җомга намазыннан соң Ләлә Камилевна белән ире Фәрхәт абый Ярмөхәммәтовлар гадәттәгечә чәй эчеп ала. Ире эшенә чыгып китәргә җыена, ә Ләлә апа бакчага – парниклар казырга, кыяр утыртырга дип чыга. Әмма шул мизгелдән аларның бөтен тормышы көлгә әйләнә.

— Урамга чыксам төтен исе килә. “Күрше бәрәңге пешерергә куйгандыр”, дип уйлап куйдым. Керләр юып элгән идем, ис сеңмәсен дип өйгә җыярга булдым. Бер-икесен генә алырга җитештем... Шул арада төтен аларның түбәсен куптарып, безгә сикерде. Гүя ут малае түбәдән түбәгә сикереп уйнаклап йөрде, — дип елый-елый сөйли Ләлә апа.

Көчле җил булган көнне ялкын секундлар эчендә ике йортны, ике ихатаны учлап ала. Башта күршеләрнең лапасыннан күтәрелгән ут абзарларга күчә. Анда электр тогы белән эшләүче станоклар булган, ди. Экспертлар хәзер сәбәбен ачыклый. Әмма ул вакытта моның турында уйларга да өлгермиләр.

— Үзем күреп торам: ут уйнаклап йөри. Әмма шул мизгелдә ялкын телләре каршында үзеңнең көчсезлегеңне аңлыйсың. “Һичьюгы документларны алып чыгыйм”, дип өйгә йөгердем. Шул арада ут абзарга сикерде. Без документларны алып чыкканчы, өйнең түбәсенә дә үрмәләп менде, — ди ул.

Әйтүләренчә, күршеләр дә, Ярмөхәммәтовлар да йортларын еллар буе бөртекләп төзегән булган. Кредитларга батып, мал асрап, көнне төнгә ялгап корган тормышлары бер мизгелдә юкка чыккан.

— Өстемдәге иске халат белән генә калдым. Иремнең өстендә иске кәчтүм. Еллар буе җыйган мал-туар бит ул... Мизгел эчендә ут йотты, — дип өзгәләнә Ләлә апа.

Янгын вакытында авыл халкы ярдәмгә ташлана. Әмма көчле җил белән котырган ялкын кешене якын да җибәрми.

— Ярты авыл җыелган иде. Әмма янгын вакыттан да җитез булды. Түбәдән түбәгә сикереп йөрде. Хет ела, хет егыл... Без көчсез идек, — ди Ләлә апа. 

Фаҗигадә ике йорт та диярлек янып бетә. Ярмөхәммәтовларның йортлары, мунчалары, абзарлары көлгә әйләнә. Көзгә суярга дип үстерелгән үгезләре, 50 баш чебиләре, 20 баш тавыклары янып үлә. Авыл кешесенең язгы өмете булган бөтен мал-туар ут эчендә кала.

Күршеләре — Фәнил белән Гөлнур Сафиевларның гаиләсе дә шушы ук язмышны кичерә. Агач эшләре белән шөгыльләнгән Фәнил абыйның да бөтен хезмәте көлгә әйләнә.

— Бүген дә кочаклашып елаштык. Кеше үлеме белән сыныйлар диләр... Ә монда янгын белән сынады Ходай, — ди Ләлә апа.

Ике гаилә дә хәзер вакытлыча кеше өендә яшәргә мәҗбүр. “Шушы нигездә яңадан йорт корасы идек”, дип өзелә алар. Әмма бүген аларның кулында — янган нигез, төтен исе сеңгән киемнәр һәм күз яшьләре генә.

Авыл халкы әйтүенчә, Ярмөхәммәтовлар да, Сафиевлар да бик тырыш, ярдәмчел кешеләр. Кемгә кирәк — шуңа булышканнар, авылдашлары белән һәрчак дус-тату яшәгәннәр. Хәзер инде үзләре ярдәмгә мохтаҗ.

Бу фаҗига беркемне дә битараф калдырмас. Бер мизгелдә бөтен тормышларын югалткан авыл кешеләренә ярдәм кулы сузу — безнең кешелек бурычы.

Ярдәм җибәрү өчен +7 908 349 91 80 телефон номеры Ләлә Камилевна исемендәге Саклык банкы картасына беркетелгән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

7

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә Сафиевларның телефон номеры юкмы?

    Мөһим

    loading