16+

“Үз теләге булмаса, баланы мәҗбүр итеп булмый”

Берәүне дә кем дә мәҗбүр итми, әти-әни үрнәге үзе тәрбия бу гаиләдә.

“Үз теләге булмаса, баланы мәҗбүр итеп булмый”

Берәүне дә кем дә мәҗбүр итми, әти-әни үрнәге үзе тәрбия бу гаиләдә.

Ишле гаилә тәртип белән яши: бер еллык эшләр, ниятләр планын төзи һәм шуны төгәл үти. Казанлылар – 4 бала тәрбияләүче Миләүшә белән Ирек Усмановларны бәхет юлыннан читкә тибәрмәүче төп таләп тә әле ул.

Алтын бөртекләре
Иманлы гаилә. 3 яшьлек Халисәдән кала, 11 яшьлек Хава да, 10 яшьлек Хәят белән 8 яшьлек Хәлил дә намазда, уразада. Берәүне дә кем дә мәҗбүр итми, әти-әни үрнәге үзе тәрбия бу гаиләдә. Киенү мәсьәләсе дә өлкәннәр әдәбенә бәйле. Тыйнаклыклары да бөтен, итәгатьле булулары да күңелне сөендерә, шул ук вакытта балаларының төрле түгәрәкләргә йөреп, уңышларга ирешүләре дә мактауга лаек, димәк, дөрес юлда – максатлар куелган.  

– Бер еллык план төзим, һәр эшнең үтәлү вакытына кадәр төгәл билгелим, һәрберебезнең үз графигы. Бүгенге эшне берничек тә иртәгә калдырмыйбыз – таләп шундый. Үтәмәсәк тәртипсезлек китә, вакыт та кирәксезгә югала. Ә болай режим, дициплина! – ди Миләүшә ханым. 

Төпчеге белән бала ялында булган ханым, быел, гаилә мәшәкатен икегә бүлергә өйрәнгән. Ирек Усманов “Казан нуры” мәчетендә бер атна имамлык итә дә, бер атналык ялга китә: балаларны түгәрәкләргә үзе йөртә. Ә эшкә чыккан атнасында йөгән кабат хәләленә күчә. 

– Хава кызыбызның артык хәрәкәтчәнлеге безне кыр сукалагандай арыта иде. Үзебезнең дә яшь чак. 3 яшендә бик каты авырды ул, үпкәләре ялкынсынды. Табиб: “Балагыз кышкы спорт төре белән шөгыльләнсә генә ныгый ала”, – дигәч, без аны фигуралы шуу түгәрәгенә бирдек.  Иң кыйммәтле спорт төре. Түздек, күтәрдек. Апасына Хәят тә иярде. Икәү йөрделәр. Көн саен өчәр сәгать тренировка, әле кайсы көнне икешәр тапкыр бозга керә иделәр. Беренче сыйныфта укыганда, арыйсың дип, Хаваны туктаттым, ә Хәят калды. Ул инде махсус “Барс” республика олимпия резервы спорт мәктәбенә” керде. Җиңүләре дә шактый, тик 2 яшүсмерләр разрядына ия булып та, бу титулы әлегә саналмый. Чөнки, кызларга ияреп, спорт акробатикасы түгәрәгенә дә йөри башлады бит, аны да ошата. Яңадан астан күтәрелеп килеше, – ди Миләүшә ханым.

Аның каравы кышларын гаилә белән чаңгыга басалар: Хава биатлон серен үзләштерергә керешкән. Төз ату да ошый аңа. Тагын бер шөгыльләре бар: кичен кырылышып китеп шахмат уйныйлар. Башлангыч күнекмәләрне Яран әбиләре  – Миләүшә ханымның әнисе өйрәтсә, Хәлил исә, шахмат түгәрәген йөри икән. 

– Мин үземне оста уенчы дисәм дә, ничекләр өйрәтәләрдер, ярты ел үтмәде, Хәлил миңа мат куя башлады. Әле безне орыша, алай ярамый, болай йөрсәң оттырасың дип, шахмат мәсьәләсен чишеп күрсәтә, – ди Ирек әфәнде. – Була инде, тәртәгә дә тибәселәре килә,  кайчак Хәлил йөзүгә, роботехника түгәрәгенә барырга иренә, кызлар да ялкауланып җибәрә. Каты кулда нык тотарга кирәк, бер йомшадыңмы, кабат җиңәр җай эзлиләр. Без үскәндә булмады мондый мөмкинлекләр, әти-әни көне-төнге эштә, түгәрәкләргә кем йөртсен безне? Бүгенге балаларга эләккән тәрбия, их безгә эләксә дим мин... 

Гаилә таләбе 
Танышулары да кызык. Ирек – Казан егете. Ислам университетын яңа бетергән егет, 13 февраль көнне Миләүшәнең социаль челтәрдәге шәхси битенә сугылып, фотосына күз сала: кара тутлы, зәп-зәңгәр күзле, иң мөһиме – яулыклы. Әйдә танышабыз, иртәгә кара-каршы очрашыйк, дип язып җибәрә.

– Минем зәңгәр линзалар киеп төшкән сурәтем иде ул. Икенче көнне очраштык. Ә кичен: “Син миңа бик ошадың. Чык миңа кияүгә”, – дигән хәбәре килде. Мин тумышым белән Түбән Кама шәһәре кызы. Авыл хуҗалыгы академиясенең экономика факультетына укырга кергәч, әни белән әби дә, сеңлем дә Казанга күченеп килделәр. Өйдә ир-ат юк, әни мин тугач та аерылышкан. Минем хакка озак еллар ирсез яшәп, кабат бәхетен сынап караган иде дә, килешә алмадылар. Аның каравы сеңлемне тапты. 20 яшемнән намазга бастым, сеңлем дә миңа иярде, ике буын туганнарым да диндә, шөкер. Ирекне мин башта тиңсенмәдем, әти-әнисе кайгыртуында яши, ә мин мөстәкыйльлек ягыннан ныгыган идем. Күпме карышсам, кусам да, артымнан калмады. Эштән каршы ала да, өйгә кадәр кайтара. Бер атна шулай үтте, подъезд төбендә әнигә очрадык. Кем ул ди, ә минем сөйлисем дә килми. Ирек: “Әссәламү галәйкүм, әни! Сумкаларыгыз бигрәк авыр, әйдәгез, фатирыгызга кадәр менгезәм”, – дип әнигә кулын сузды. Әни дә, әби дә бик ошатты аны. Әйбәт егет бит ул, дигән сүзләре дә этәргәндер, ноябрьдә мин аңа ризалыгымны бирдем, ә декабрьдә туй иттек, – ди Миләүшә ханым. 

Тормышларын беренче көннән үк үзләре ярырга керешәләр. Вакытлыча фатирга күченәләр. Тик 6 айдан Иреккә хәрби комиссариатка чакыру килә – армия! Ир табиблар саен йөргәндә, хатынны тезләндерерлек уй килә: бала тугач, үзе генә ничек яшәр дә, акчасын каян алып түләр? 

– Иртән уянсам – муен борылмый. Миләүшә табибка куып җибәрде: умырткалыкка зыян килгән. Аллаһының рәхмәте белән, китәм дип йөргәндә 6 айга калдырдылар, аннары бала туды. Хәрби хезмәткә барудан курыкмый идем, Аллаһыдан насыйп эштән һич котылып булмый бит, – ди Ирек әфәнде. 

Гаиләдә ул иң беренче булып дингә килүче. Икенче сыйныфта укыганда күршеләре аны “Мәдинә” мәчетенә алып бара. Хәләл белән хәрәм сүзен дә шуннан эләктереп кайта, намаз догаларын ятлап, өйдәгеләрне “тәртипләргә” тотына. 

– Әни намазда, шөкер. Хаҗга җибәрергә хыялланам үзен. Бертуганнарым да, әти дә дингә якын инде, күп калмады, барысы да яхшы булачак. Берсен дә көчләмим, үз уйлары белән өлгерәләр. Без хәтта балаларны да ирексезләмибез, кызларыбыз үзләре теләп яулык япты. Әле аларга дип алынган яулыклары да юк иде, әниләренең тюрбаннарын киеп йөри башладылар. Хәлилне уятмыйбыз да бит, без кыштырганны ишетеп сәхәргә тора. Үз теләге булмаса, баланы мәҗбүр итеп кенә булмый, – ди Ирек әфәнде.  







 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading