16+

Вәгъдәмне үтәмәдем

Әлбәттә, өй эчендәгеләр кычкырып көлделәр. Ни өчен андый җавап?

Вәгъдәмне үтәмәдем

Әлбәттә, өй эчендәгеләр кычкырып көлделәр. Ни өчен андый җавап?

- Үскәч, миңа күлмәк алып бирерсеңме, улым? – диде әни.
- Какуй күлмәк кенә, яулык алып бирермен әле! – дидем мин.

Күрше апалар кереп: “Менә, улым яулык алып кайткан. Ташкенттан кызым яулык җибәргән” кебек куаныч-мактау белән әйтелгән сүзләрне мин инде ишеткәләп үскән малай булганмын. Шуңа да яулыкны бик-бик кыйммәтле вә кадерле әйбер дип санаганмын.
Вәгъдәмне үтәмәдем.

Аскын районы Казанчы районында мәктәп төзибез. Магазинда яулыкларга күзем төште, бик күп һәм төрле үзләре. Озак сайландым, шулай да хатынга иң матурын алдым, шикелле. Әни искә төшмәде.
Вәгъдәмне үтәмәдем.

Бераз аякка басыйк әле, фатир алыйк инде, кирәк-ярак алып калыйк инде, балалар үссен әле дидек. Еллар шулай узды. Шул арада әни ныклап авырый башлаган. Йөрәге ифрат хәлсез әнигә врач система куя. Әни оеп китә, күзләре йомыла.
Ул чакта хәзерге акылым булса акча алган саен әнигә күлмәк, яулык, тәм-том алып кайтыр идем, больницада яныннан китми утырыр идем, әнинең фатихасын алып калыр идем.
Вәгъдәмне үтәмәдем.

Заһит Мурсиев
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

3

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яулык алыр очен аякка басарга кирэкме ? Хатынынны онытмагансын бит

    Мөһим

    loading