16+

WorldSkills илчесе, танылган пешекче Константин Ивлев: «Казанга килгән саен, ике-өч килограммга тазарып китәм»

Россиянең танылган пешекчесе һәм алып баручы Константин Ивлев милли татар ризыкларына зур бәя бирде. Казанга еш киләм, тәмле ризыкларыгыз белән сыйланып, килгән саен ике-өч килограммга тазарып китәм, диде ул журналистлар белән очрашуда.

Россиянең танылган пешекчесе һәм алып баручысы Константин Ивлев Казанда үтәчәк Ворлдскиллс чемпионатына яңа илче итеп билгеләнде. Казанда узган чемпионатка әзерлек атналыгына ул да килгән иде.

Ресторан бизнесында Константин 1993 елдан бирле. 2000 елда ул Россия кулинария чемпионатында өченче урын алган. Танылган пешекченең уңышлары шактый. "Елның шеф-повары" исемен ике тапкыр алган ул. 2008 елдан бирле Россиянең профессиональ пешекчеләре һәм кондитерлары федерациясен җитәкли. Кулинариягә багышланган "Моя философия кухни", "Кухня настоящих мужчин", "Россия готовит дома" китапларының авторы да әле ул. Күпләр исә аны "Пятница", "Домашний", "СТС" телеканалларынад барган кулинария тапшыруларын алып баручы буларак та таный.

Рус кухнясын яңа дәрәҗәгә күтәргән шеф-повар татар ризыкларын да яратып ашый.
– Мин Казанга килергә яратам, шәһәрегез сәяси, белем бирү һәм спорт хәрәкәтенең үзәге булып тора. Бик зур халыкара чараларны үткәрәсез, сезнең бу өлкәдә потенциалыгыз бик зур. Казанда ресторан бизнесы да үскән. Мәскәү белән Санкт-Петербург дәрәҗәсендә дип әйтер идем хәтта. Милли кулинариядә үз тарихыгыз бар. Сез аны заманчалаштырып бирә беләсез. Казан туристлык үзәкләренең берсе дә. Мине татар кухнясының төрлелеге шаккаттыра, аның белән Мәскәүне дә узып китәсез. Казанда тәмле ризыклар бик күп. Монда килгән саен, ике-өч килограммга тазарып китәм, – диде ул журналистларга.

Фото: vk.com/ivlevchef

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading