Яшелчә орлыкларын ай календарендагы уңайлы көннәрдә чәчү отышлы, кәлшәләре ныклы, уңышы мулдан була.
Чәчү срогын ачыклаганда, рассаданың кайда үстереләчәген (ачык грунтта, теплицада), культураның сортына карап, тишелеп чыккан көннән алып, уңыш бирә башлаганчы күпме вакыт кирәк булуын исәпләп чыгарам. Ай календаре буенча быелгы язгы чәчү өчен уңышлы көннәр белән таныштырып үтәм.
Вегетация срогы 140-150 көнлек соң өлгерешле томатларны быел 19-20, 25, 28-29 февральдә чәчәргә ярый. Уртача өлгерешлеләрен – 5-6, 12-18 мартта, иртә өлгерешлеләрен 22, 27-28ендә чәчү тиеш. Орлыкларны әкәм-төкәм кебек итеп төрелгән поролон эчендәге дымлы туфракка чәчәм. Үсентеләрне тәүлегенә 12шәр сәгать фитолампа белән яктыртам. Ике чын яфрагы чыккач, берәмтекләп күчереп утыртам. Майның 4-5, 11-12се көнне – теплицага, кыраулар куркынычы беткәч, июньнең 12-13ендә ачык грунтка күчерергә ниятлим.
Баклажанның соң өлгерешле сортларын – февральнең 12-15, 19-20сендә, уртача өлгерешлеләрен – 25, 28ендә, Алмаз кебек иртә өлгерешлеләрен 1, 4-6, 11-14 мартта аерым савытларга чәчәм. Теплицага – майның 14-17сендә, ачык грунтка 11-14 июньдә күчерәбез. Соң өлгерешле баллы, ачы борычларны – 12-13 февральдә, уртача өлгерешлесен 16-20се чәчәргә, фитолампа астында үстерергә кирәк. Иртә өлгерешлесен 11-18 мартта чәчәргә ярый. Борыч пикировканы авыр кичерә, аерым стаканнарга чәчү отышлы. 9-11 майда теплицага күчереп утыртырга ниятлим. Ачык грунтка 12-13 июньдә күчерәбез.
Кыярны теплицада үстерү өчен, үз-үзен серкәләндерә торган сортларны – апрельнең 10, 13-14ендә, ачык грунтта пленка астында үстерү өчен 25-28 апрельдә аерым савытларга чәчәбез. Өч-дүрт чын яфрагы формалашкач, бер айлык кәлшәне түтәлгә утыртабыз. Үрдерелмәгән орлыкларны япма астына – июньнең 1-3, 7-8ендә, ачык грунттагы түтәлгә 12-15ендә чәчәргә була.
Сельдерейны, Брюссель кәбестәсен 12-15 февральдә чәчәбез. Тамыр сельдерейның ике чын яфрагы чыккач, пикировка ясыйбыз, 80 көнлек рассада 12-18 июньдә ачык грунтка утыртыла. Брокколи, чәчәк кәбестә, кольрабины мартның 11-18, 27-28ендә вак секцияле лотокларга чәчәбез, 40-45 көнлек рассада түтәлгә күчерелә. Тернәкләнеп киткәнче, өсләренә төбе киселгән, авызы ачык 5 литрлы су савытлары каплап торабыз.
Хәмидә Гарипова, Казан
Анна Арахамия фотосы
Комментарийлар