16+

"Яшьләргә камилләшү өчен мөмкинлек булырга тиеш!"

Татарстан дәүләт сәясәтендә яшьләр иң өстенлек алып тора. Һәр көн – ул яшьләр өчен бирелгән вакыт, хәзер яшьләр заманы. Республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов шундый фикердә.

"Яшьләргә камилләшү өчен мөмкинлек булырга тиеш!"

Татарстан дәүләт сәясәтендә яшьләр иң өстенлек алып тора. Һәр көн – ул яшьләр өчен бирелгән вакыт, хәзер яшьләр заманы. Республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов шундый фикердә.

Республикада инде ике еллап Яшьләр эшләре министрлыгы гамәлдә. Бу органны булдыру үзе дә Татарстанда яшьләр сәясәтенә ни дәрәҗәдә игътибар булуын күрсәтәдер.

Алай гына да түгел, яшьләрнең һәр инициативасын күтәреп алып, проектларын тормышка ашыруда дәүләт зур ярдәм күрсәтә. Мисал өчен, һәр районда очрашулар башлыклар катнашында үтә. Үзләре яши торган җирлектә нәрсә үзгәртергә теләүләре, ниләр җитмәвен яшьләр үзләре тәкъдим итә һәм проблеманы чишүдә катнаша. Мисалга, Кама Тамагы, Балык Бистәсендә яшьләр туризм өлкәсен үстерергә тәкъдим иткән.

Без Казан тирәсендәге районнарда гына тормыш кайный дип уйлыйбыз. Ә бит яшьләр Татарстанның һәр почмагында да бар! Президент Рөстәм Миңнехановның “Балаларга — җәй” программасы кысаларында, Бөгелмәдә ачылган ел әйләнәсе эшли торган лагерь бу стереотипларны юкка чыгара. Заманча җиһазландырылган, Россиядә дә бер генә булган бу лагерь берүк вакытта физик мөмкинлекләре чикләнгән 50 ләп баланы кабул итә ала.

Моннан тыш районда яшьләр өчен махсус үзәк тә ачылды.

- Татарстанның кайсы гына почмагында яшәмәсен, яшь кешенең үзен камилләштерү өчен мөмкинлекләр булырга тиеш. Шуңа да без инфраструктура үсешенә зур игътибар бирәбез. Рөстәм Нургали улы да яшьләр өчен объектлар булдыру ул төзелеш программасы түгел, ә яшьләргә кертелгән инвестицияләр булуын ассызыклый, - ди Дамир Фәттахов.

Саннарга килгәндә, быел бик үк җиңел булмаган һәм үзенчәлекле ел килүенә карамастан, Татарстан яшьләре федераль проектларда катнашып, 91 млн сум күләмендә грантлар откан. Алар бу акчаларны республикада проектларын тормышка ашырырга тотачак. Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика күләмендә дә проектларны тормышка ашыру өчен физик затларга грантлар тапшырылды.

Яшьлек мәхәббәтсез булмый. Ә мәхәббәт яңа гаиләләр тууга китерә. Әлбәттә инде яшь гаиләләрнең иң авырткан урыны — ул торак мәсьәләсе. Билгеле булганча, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләргә ярдәм итү максатыннан, социаль ипотеканың яңа программасын булдырды.

- Бу программа 6 меңләп гаиләгә кагылыр дип фаразлыйбыз. Башкарма комитетлар мәгълүматлары буенча, 500 ләп гаилә программада катнашу өчен документлар җыя башлаган инде, - диде Дамир Фәттахов.

Бу программа белән ипотека рәсмиләштергән беренче гаилә дә бар инде. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading