Әниебез җиһандагы иң матур сыйфатларны гүя үзенә җыйган диярсең – искиткеч юмарт, кече күңелле, олы йөрәкле, миһербанлы, кешелекле, ярдәмчел ул. Бусагасыннан атлап кергән кешене якты йөзе һәм кайнар чәе белән каршы ала. Тирә-якта аның матур җырлавы, эшчәнлеге һәм аш-суга булганлыгы гына түгел, әле кул эшләренә дә осталыгы һәркемгә билгеле. Яшь чакта ук үзлегеннән тегәргә өйрәнгән әниебез гомере буе тегү текте. Үз гаиләсен генә түгел, гомере буе барлык Ядегәр халкын, күрше Көек, Илмәт һәм Юраш авыллары кешеләрен дә килешле матур күлмәкләр тегеп биреп сөендерде ул. Әниебезне олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Ядегәр авылының һәм Илмәт авыл җирлегенең иң мөхтәрәм кешесе ул. Әле быелгы Өлкәннәр көне бәйрәмендә дә аны гадәттәгечә җырлатып кына калмадылар, ә мактап сөйләп, урак белән 60 гектар ашлык урган данлыклы колхозчы булуын да искә алдылар.
Игелекле һәм ярдәмчел, һәркемгә яхшылык эшләргә һәм ярдәм итәргә тырышучы әниебез үзенең барлыгы белән безнең тормышыбызны бизи. Шуңа күрә балалары һәм килен-кияүләре аңа – «әни» дип, оныклары «әби» дип өзелеп торалар. Инде 90 яшен тутырып килүче әниебез кул кушырып, ял итеп утыруның нәрсә икәнен бөтенләй белми, гел хәрәкәттә һәм эштә ул. Хәзер дә һәр җәйне күп төрле яшелчә, тавык-чебешләр үстерә, җиләк-җимеш кайнатмалары әзерли. Тәмле камыр ашлары пешереп, өстәл тулы сый әзерләп, кунакка кайткан балаларын һәм оныкларын сыйлау – аның кебек олы йөрәкле, бала җанлы ана өчен зур бәхет. Игелекле һәм миһербанлы булуның, кешеләргә ярдәм итеп яшәүнең саваплы гамәл булуын без кечкенәдән үк әниебездән өйрәнеп үстек.
Мәктәптә бик яхшы укыса да, әниебезгә югары белем алырга мөмкинлек булмаган. Ләкин аның аң-белеменә, зиһененә, фикерләү дәрәҗәсенә таң калырлык. Һәрдаим радио тыңлап, телевизор карап, газета укып, дөньяда барган һәр вакыйгага дөрес бәя биреп, чит кешеләр язмышы өчен борчылып һәм ил тормышын кайгыртып яши ул. Һәр әйткән сүзе мәгънәле, гыйбрәтле, тәрбияви аның.
Әниемә карыйм да шуны уйлыйм: әгәр дә барлык кешеләр дә безнең әни кебек миһербанлы һәм кешелекле булса, барлык аналар да аның кебек олы йөрәкле һәм кече күңелле булса, безнең җәмгыятьтә картлар һәм балалар йортлары кимрәк булыр иде. Баласын ташлаган җансыз ата-аналар, ата-анасын тәрбияләмәгән юньсез балалар, Ана дигән изге затларны кыерсытучы бәндәләр булмас иде.
Гомере буе балаларына миһербанлы ана, якыннарына киңәшче, кешеләргә гел игелек кенә эшләүче әниебез – бик күпләр өчен яшәү өлгесе. Без аңа карап сокланабыз, аның белән чын мәгънәсендә горурланабыз.
Җир йөзендә һәркем, әниләрнең нечкә күңелләрен рәнҗетмичә, аларны кадерләп һәм кайгы-борчуга салмыйча, хөрмәтләп яшәсен! Барлык әниләр дә бәхетле һәм озын гомерле булсын!
Зәкия Шәмсетдинова, Чаллы шәһәре
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар