16+

"Үз сәхнәбез булмаса да, театр сезоны бик уңышлы узды"

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе театрында сезон ахырына багышланган труппаның йомгаклау җыелышы бер минут тынлык белән башланды. Шулай итеп, катнашучылар махсус хәрби операция барышында һәлак булганнарны искә алды.

"Үз сәхнәбез булмаса да, театр сезоны бик уңышлы узды"

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе театрында сезон ахырына багышланган труппаның йомгаклау җыелышы бер минут тынлык белән башланды. Шулай итеп, катнашучылар махсус хәрби операция барышында һәлак булганнарны искә алды.

Театр сезоны тәмамланган, әмма труппа әлегә ялга китәргә җыенмый. Театрның баш режиссеры Александр Туманов ике иҗади фронт бригадасын оештырырга тәкъдим итте. Алар хәрби бүлекләрдә һәм госпитальләрдә махсус хәрби операция катнашучылары өчен концертлар һәм театр тамашалары бирәчәк.
 
Ел җиңел булмады: 2022 елда булган янгын нәтиҗәсендә театр бинасында әле дә ремонт эшләре бара. Ләкин коллективның иҗади тормышы бай булган.
 
"Бүген традицияләрне саклау белән шөгыльләнүче театрлар күп түгел. Без бөекләр – Константин Станиславский, Михаил Чехов, Всеволод Мейерхольд һәм Евгений Вахтангов васыятьләре буенча яшибез. Әйдәгез, алга таба да бу юлны лаеклы дәвам итик", - дип өндәде җыелганнарны театр директоры Дмитрий Туманов.
 
Киләсе сезонда ук театр танылган драматурглар әсәрләре буенча берничә премьера чыгарырга өметләнә. Мәсәлән, арт-резиденция репертуарны Александр Вампиловның «Өлкән улым» пьесасы буенча спектакль белән тулыландырырга планлаштыра.
 
Сезон пәрдәсе ябылганда баш режиссер Александр Туманов һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның һәм Кырым Республикасының атказанган артисты Дмитрий Платонов Чехов хикәяләре буенча «Хамелеоннар» сатирик комедиясенә ябык күрсәтү уздырды. Нәкъ менә ул яңа театр сезонының беренче карлыгачы булачак. Бу ниятне тормышка ашырырга ТР Иҗтимагый палатасы ярдәм иткән: ул спектакльгә грант бүлеп биргән.
 
Ә иң яшь тамашачылар өчен сәхнәдә шагыйрь Юлий Кимның «Принцессаны кем үбәчәк» әкияте куелачак.
 
Узып баручы театр сезонына килгәндә, труппа берничә театр мәйданчыгында чыгыш ясарга өлгергән: А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәге сәхнәсе, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта, Булактагы театрда. Гастроль эшчәнлегенә аерым игътибар бирелгән. Театр труппасы республиканың 13 районында булып өлгергән. Алар арасында – Алексеевск, Зәй, Кукмара, Яшел Үзән, Мөслим, Әгерҗе, Сарман, Әтнә, Алабуга һәм башкалар.
 
Тамашачылар аеруча яраткан спектакльләр исемлегендә — испан драматургы Лопе де Веганың «Изобретательная влюбленная» классик комедиясе, Әзербайҗан композиторы Узеир Гаҗибәковның «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе, татар әдәбияты классигы Хәсән Туфан тормышы һәм иҗаты мотивлары буенча татар һәм рус телләрендәге «Ерак йолдыз яктысы» гыйбрәтле спектакле.
 
Гыйнвардан майга кадәр Пушкин картасы буенча гына 24 чара уздырылган, аларда 6 873 кеше катнашкан.
 
“Билгеле вакыйгалар аркасында үз сәхнәбез булмавына карамастан, театр сезоны бик уңышлы узды. Без спектакльләрне саклап кына калмыйча, сыйфат ягыннан да яңа дәрәҗәгә чыга алдык", - дип сөйләде Александр Туманов.


 
Балалар аудиториясе дә игътибарсыз калмаган. Яшь тамашачыларга интерактив спектакльләр тәкъдим ителгән: алар сәхнә эшчәнлегенең тулы хокуклы катнашучылары була алган.
 
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе артистлары, аерым алганда, Болгарда узган “Беренчеләр форумы. Иҗат лабораториясе”ндә катнашты. Аны “Беренчеләр хәрәкәте” гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге оештырды.
 
Моннан тыш, “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе беренче тапкыр Россия милли республикалары һәм чит илләр рус театрларының “Дуслык күпере” халыкара фестивалендә катнашкан.
 
Йомгаклау җыелышында Дмитрий Туманов зур театр гаиләсенең барлык әгъзаларын сезонның тәмамлануы белән котлады һәм актив хезмәте, театр эшенә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде.
 
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе күпчелек театрлардан аерылып тора. Чөнки еш кына театрларда бары тик драма актерлары гына хезмәт итә. Ә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте тәрбияләнүчеләре, илнең әйдәп баручы иҗади югары уку йортларын, шул исәптән ГИТИСны, Казан консерваториясен тәмамлаучылар буларак, үзләрендә актерлык, бию һәм вокал сәләтләрен берләштерә.
 
Яшь театр әле беренче адымнарын гына атлый. Тамашачыларны алда тагын бик күп кызыклы театр вакыйгалары көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading