16+

Зур бүләкләр “Шәһри Казан. Язмыш”ны алучыларга эләкте

100 мең акча да, телевизор да, печән чапкыч та безнеке!

Зур бүләкләр “Шәһри Казан. Язмыш”ны алучыларга эләкте

100 мең акча да, телевизор да, печән чапкыч та безнеке!

“ТАТМЕДИА” язылучылар арасында чираттагы бүләкләрне уйнатты. Билгеле булганча, быел иң зур бүләк – 100 мең сум акча, телевизор һәм печән чапкыч һәм башка зур бүләкләр әбүнәчеләребез арасында уйнатылды. Шунысы куанычлы – иң зур бүләкләрне безнең укучыларыбыз отты.

Газетабыз укучыларыннан Муллагалиева Сәкинә (Балтач) – телевизор, Галәветдинова С. (Кукмара) – электр иттарткычы, Алимов Шәүкәт (Буа) – җиләк-җимеш киптерү җайланмасы, Вахитова Кафия (Буа) – электр иттарткычы, Шәмсетдинова Гөлүсә (Буа) – тонометр, Гайнуллин Нурәхмәт (Әтнә) – үтүк, Хәкимов Гарифҗан (Әтнә) – үлән чапкыч, Әхмәдиева Нурзия (Кукмара) – тонометр, Закиров  Рафаэльгә (Балтач) шуруповерт чыкты.

Ә менә Питрәч районыннан “Шәһри Казан” газетасының тулы комплектына язылучы Фатыйма Зиннәтуллина исә тузансуырткыч насыйп булды. Төп, иң кәттә бүләк – 100 мең сум акчаны Яшел Үзәннән  Фәридә Сафина отты. Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз. Якын арада булачак бүләкләү тантанасына көтеп калабыз. 

Иң күп газета алдыручылар булып Балык Бистәсеннән Тәнзилә Закирова танылды. Ул 11 төрле басма яздырып укый. 10 төрле газета укучы исә  Мамадыш районында яшәүче  Фирая Мингалиева икән. Шулай ук Минзәлә, Арча, Саба, Зәй, Апас районнарында күпләп газета-журналлар алдыручылар бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading