16+

Журналистлар өстенрәкме, әллә блогерлармы?

Журналистлар һәм блогерлар бер медиакиңлектә хәзер. Кайбер блогерлар үзләрен хәтта журналист дип тә атый.

Журналистлар өстенрәкме, әллә блогерлармы?

Журналистлар һәм блогерлар бер медиакиңлектә хәзер. Кайбер блогерлар үзләрен хәтта журналист дип тә атый.

Әйе, барыбыз да мәгълүмат белән эшлибез, әмма журналистлар белән блогерлар арасында тигезлек билгесе куярга ярыймы-юкмы? II Бөтендөнья милли блогерлар форумы кысаларында узган түгәрәк өстәлдә сүз шул хакта булды.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков билгеләп узганча, журналистларның да, блогерларның да миссиясе – татар телен үстерү. 

–  Аларның аермасы әллә ни зур да түгел. Кайбер журналистлар блогер да инде хәзер. Россия мәгълүмат чаралары журналистны эшкә алганда аның социаль челтәрләрдәге аккаунтын актив алып баруына игътибар итә. Без дә алар алдына шундый бурыч куйдык. Ул социаль челтәрләрдә актив эшләргә, үз эшен күрсәтә белергә, дөньяда барган вакыйгаларга фикерен белдерә белергә тиеш. Блогерларның да журналистика алымнарын белүе мөһим. Төп бурыч – җаваплы булу, мәгълүматны тикшерү, аудиториягә зыян китермәү. Уртак миссиябез – татар аудиториясенә хезмәт итү, – диде ул. 

Унөч ел журналист булып эшләгән, хәзер актив рәвештә үз блогын алып баручы Рафилә Шәмсетдинова да килешә аның сүзләре белән.

– Журналист блогер да булырга тиеш. Үз исеме булган журналистларны танып та бетермәскә мөмкиннәр. Блогерларны исә беләләр. Югыйсә журналистлар  кайларда гына йөрмиләр, аны күрсәтеп тә барсалар, аудитория белән эшләсәләр, аларга тагын да якынаер иделәр, – ди ул. 

Шул ук вакытта блогер белән журналист арасында тигезлек билгесе куеп булмавын да әйтә. 

– Блогер ул үзенең тормышын күрсәтә, нәрсә дә булса хәбәр иткәндә, аны тикшереп тә бетермәскә мөмкин. Ә журналист – җитди һөнәр, – ди блогер. 
Шактый еллар телевидение журналисты булган Чулпан Гарипова әйтүенчә, блогерлар халыкка якынрак, аларга күбрәк ышаналар, серләре белән бүлешәләр. 
– Журналист белән блогерны бер яссылыкка куеп караганда, алар бик якын, әмма блогерлык ул тормыш көндәлегең кебек, анда рәсмилек юк. Шуның белән без халыкка якын. журналист исә кушканны эшли, ул ирекле түгел, – ди ул. 

Журналистлар белән блогерлар арасында тигезлек билгесе куярга буламы дигән сорауга Чулпан, журналист блогер була ала, ә блогер журналист була алмый, ди. 
Блогер Рафис Атаказов исә хезмәттәшләрен хаталы язуда, дөрес итеп сөйләшә белмәүләрен әйтеп, журналистлардан өйрәнергә кушты.  
“Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров редакцияләрнең бөтен социаль челтәрләрдә дә актив эшләвен төп шарт дип атый. Шул уңайдан “Шәһри Казан” газетасының бер социаль челтәрдә берничә төркем алып баруын мисал итеп китерде. Бу “Шәһри Казан”да чыккан язмаларны күбрәк аудиториягә укыту чарасы да, сайтка керүчеләрнең санын арттыру да һәм акча эшләү мөмкинлеге булдыру да. Үзе блогер буларак, журналист-блогерның ирекле була алмавын әйтә ул.  

Журналист Рузилә Мөхәммәтова, блогер белән журналистны бердәй дип карау артист белән аниматорны чагыштыру кебек, ди. Үзе исә әдәбият, күргәзмә, кино, театрлар турындагы блогны карарга теләр иде. Калганнары белән кызыксынмавын әйтте. 

Аңа кызык булмаганы башкалар да шундый фикердә дип әйтеп булмый. Алай булмаса, бакчачы-блогер Рәмзия Әхмәдуллинаны карап бармаслар иде. Туры эфирларын 600әр кеше карый икән. Ул бөтен социаль челтәрләрдә дә актив эшләвен билгеләп үтте.  

Журналист Рәмис Латыйпов җәмгыятьтәге проблемаларга фикер белдергән, икътисад, машина базары турында сөйләгән блогерларның җитешмәвен билгеләп үтте. Шәхсән үзе Айваз Садыров, Илдус Лотфуллин, Фәнзилә Җәүһәроваларны блогларын күзәтеп бара.  

Журналистлар белән блогерлар арасында тигезлек билгесе куеп булмаса да, уртак максатка – татар аудиториясенә эшләгәндә, алар икесе дә бер-берләрен файдалы була ала. Блогер Чулпан Гарипова әйтүенчә, блогерлар татар матбугатын рекламаларга булыша, ә каләм ияләре дә алар турында язып чыга ала. Хезмәттәшлекнең бер инструментын булдырырга киңәш итте ул, калган блогерлар да аны бик теләп хуплап чыкты.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading