Ә тәмәке кешелекне корытучы агуларның берсе. Ләкин кемнең бу хакта уйлап торганы бар соң? Кабыза да тарта. Хәтта бала табу йортында, балалар сырхауханәсендә тәмәке көйрәткән әниләрне күреп шаккатканым булды. Алай гына да түгел, бер балалар хастаханәсендә кызы белән дәваланып ятучы әнинең, үзенә генә тартырга күңелсез булгангадыр инде, 2-3 яшьлек чамасы кызына: “Әйдә, кызым, тартып керик!” – диюен ишетеп, телсез кала язган идем.
Ярый әле бүген дәвалау учрежденниеләренең берсендә дә тәмәке тартырга рөхсәт ителми. Республика клиник больницасында ике көн элек кенә хирург пычагы астыннан исән-сау чыккан бер ир-ат шул сөенечтән тәмәке тартырга дип, койманың теге ягына чыккан булган да, хәле начарланып китеп, тәгәрмәчле урындык белән көчкә тере килеш алып кереп җиткергәннәр үзен. Олы кеше бит инде, югыйсә, үзе кешегә акыл бирер яшьтә. Нәрсә диеп тәмәке тартырга чыгарга инде?! Гомерең бетмәгәнгә Ходайга шөкер кылып, дога гына укып ятасы да бит, юкса...
Соңга калган үкенү
Гомер буе нефтьче булып эшләп, лаеклы ялга чыккач, яман чир тырнагына эләгеп, катлаулы операцияләр кичергәннән соң да сигез еллап тулы канлы тормыш белән яшәгән каенатамның көз башында кисәк кенә тагын хәле начарланып китте. Танылган табиб-онкологлар тагын бер оперция ясасалар да, анысының файдасы әлләни күренмәде. Без аның хәлен белергә ара ерак булса да, еш кайтып йөрдек. Бер кайтуыбызда әни безгә бер яңалык әйтте: ”Әтиегез тартмый башлады бит!» – диде ул, сөенечен яшереп тормыйча. Беркөнне әти иртән йокыдан торгач үз куллары белән сигарет белән шырпысын чүп чиләгенә ташлаган да: «Бүтән тартмыйм, тартмаска куштылар!» – дигән. Гомер буе шайтан имезлеген суырган каенатам, өйдәгеләрнең һәммәсен дә гаҗәпкә калдырып шул көннән башлап тәмәке тартмый башлаган. Ләкин гомере бик кыска калган иде шул инде бу чакта. Соңгы көннәрендә тәмәкедән баш тартырлык ихтияр көчен кайдан алды икән ул?! Бәлки, авырту-сызлануларына түзалмагач эченә ут салудан туктарга булгандыр. Бәлки, гомер буе тартуына үкенеп, үзенең терелмәслек чирләп китүендә шул зәхмәтне гаепләп, үзенчә протест күрсәткәндер. Бу безнең өчен сер булып калды. Ә бит бу начар гадәттән иртәрәк котылган булса, безне шатландырып, бәлки, озаграк та яшәгән булыр иде әле каенатам. Ләкин соң булса да, уң булган гамәле оныкларын тәмәке агуыннан араларга ярдәм иткәндер дип уйлыйм.
Аяк урынана - тояк
Хәзер бу яман гадәттән котылырга теләгәннәр өчен, төрле дарулар, сагызлар, пластырьлар бар. Психологлар да ярдәмгә килергә әзер тора. Ләкин адәм баласы гына бер файдасы булмаганын, бары зарар гына китереүен белсә дә, шул сигарет дигән афәттән аерыла алмый. Агулануның яңа, тагын да серлерәк һәм тылсымлырак юлларын уйлап таба торалар.
Соңгы елларда тормышыбызга еланнар уралган савытны хәтерләткән (карап торырга ук куркыныч) кальян дигән тагын бер зәхмәт килеп керде. Телевизордан Көнчыгыш иләрнең киноларын күрсәтә һәм аларны халык егылып карый башлагач, үзебезнеке иттек бугай без аны. Шәехләр, шахлар да тарта дип, үзебезне шулар урынында тояр өчен, төрле махсус клублар ачылды. Безнең урамда да икәү. Яңалыкка ияреп барырга яратучы яшьләрнең кызы-егете шунда агылды. Аяк урынына тояк эзләсәң, табылып кына тора инде. Адәм баласы аңын агуламый гына, аек акыл белән яшәргә яратмагач һәм теләмәгәч тә ни хәл итәсең...
Фото: https://unsplash.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар