Леонид Якунин аңлатканча, федераль закон нигезендә, бакчачылык ширкәтләре үз милкен, үз бакчаларын төзекләндерергә тиеш. Авыл хуҗалыгына киләсе елда бюджеттан 6,8 миллиард сум бүлеп бирелә, бу бик зур акча, диде Якунин. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, нәселле чимал белән шөгыльләнү - бик зур йөк, моны федераль бюджет акчасына эшләргә кирәк, моны бер төбәк тә үзе генә ерып чыга алмый.
Баш коммунист сүзләренчә, мунчаларны шәхси кулларга сату - ялгыш адым булды, ул муниципаль милек булып калырга тиеш иде.
- Шәхси эшкуарлар килгәч, Чистайда мунчаларны җир белән тигезләделәр. Балык Бистәсе мунчасында йозак эленеп тора. Буада кешеләр шәһәр читенә йөрергә мәҗбүр. Казанның Дәрвишләр бистәсендәге мунчаны да яптылар, Юдинодагысын «Шаром-даром» кибетенә саттылар. Мунча - сәламәтлек һәм чисталык билгесе, аны сатарга ярамый. Бу өлкәгә кагылышлы тагын бер мәсьәлә: Сарманда салкын суның кубометры - 65 сум, күрше Мөслимдә - 23,18 сум. Бу бит дөрес түгел, - диде Хафиз Миргалимов.
Рөстәм Миңнеханов аңлатканча, Сарманда суның кыйммәт булуы аның Кама суалгычыннан килүенә бәйле. Моңарчы күпчелек районнар әлеге суалгычтан файдаланып, соңыннан үзләренекен төзегән, ә Сарман һаман да шуннан файдалана. Башка районнар аерылып чыгу аркасында, тарифлар кинәт кенә күтәрелгән.
- Без бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез, район башлыгының да әлеге теманы берничә тапкыр кузгатканы булды. Без бит сезнең белән бер җирдә йөрибез, бөтен нәрсәне күреп торабыз. Чүпрәле районында да күп авыллар сусыз калды, андый урыннар күп кенә районнарда бар, аны бертөрле генә хәл итеп булмый. Безнең су программасы бар, катлаулы мәсьәләләрне шуның ярдәмендә хәл итәбез. Сарман очрагында су түгел, акча мәсьәләсе килеп баса. Әмма без, беренче чиратта, су булмаган җирләрдәге проблемаларны хәл итәргә тырышабыз, - диде Татарстан Президенты.
Баш коммунистны борчыган тагын бер мәсьәлә - Түбән Камадагы яңа микрорайоннарда мәктәпләр булмау. Якын-тирәдәгеләре чамадан тыш тулган, кайбер сыйныфларда хәтта 35әр бала укый икән.
- Бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә карала, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мәктәпләр буенча проблемалар бар. Безнең хәзер күтәрелеш чоры, әмма соңрак кимү дә булачак, моны үттек бит инде. Шуңа да икенче сменада укудан баш тартырга кирәкми. Килешәм, яңа микрорайоннарда мәктәпләр кирәк, республика буенча мәктәпләрнең 9 процентында икенче сменада укыйлар. Әмма Түбән Камада укырга урын юк дию дөрес түгел.
Хафиз Миргалимовка Әтнә районы депутатларыннан татарча язылган зарлы хат килеп ирешкән. Депутат аны халык алдында укыды. Хаттан аңлашылганча, районда XIX гасырда төзелгән ике өчкатлы агач йорт бар, аларны кичекмәстән төзекләндерергә кирәк. Депутатлар бу эшкә акча сорый.
Президент әйтүенчә, бөтен нәрсәне бюджет акчасына гына эшләп булмый, инвесторларны җәлеп итәргә кирәк.
- Казандагы тарихи корылмаларның күбесе инвесторлар акчасына төзекләндерелде. Нишләп Әтнәдә берәр спонсор табу турында уйламыйлар? Казанда Лев Толстой, Максим Горький музеен эшләп бетереп киләбез, Габдулла Тукай музеена тотынырга кирәк, - дип, шулай да ТР Мәдәният министрлыгына Әтнәдәге телгә алынган бинаның хәлен өйрәнергә кушты.
Менә шулай фикер алыша торгач, бюджет проекты тулысынча кабул ителде. Хәзер инде Татарстан Президентының кул гына куясы калды.
Ул арада...
Утырыш башында КПРФ фракциясе депутаты Артем Прокофьев узган атнада федераль трассаларда үз көченә кергән «Платон» системасын телгә алды. Аның нигезендә, авырлыгы 12 тоннадан артып киткән йөк машиналарыннан өстәмә түләү алына. Машина йөртүчеләр әлеге системага каршы булуларын белдереп, 300 имза җыеп, коммунистларга тапшырган.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге закон белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин.
- Безгә хәзер төбәк юлларын саклау турында уйларга кирәк. Алар зур йөк машиналары өчен каралмаган, хәзер әлеге машиналар төбәк юлларыннан йөриячәк. Безгә чаралар күрергә кирәк, - диде Татарстан Президенты.
Фото: kp.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар