16+

30 ел АКШта “фурасында” яшәүче татар: "Тиешле кәгазең булса, бәйләнмиләр..."

Гаҗәеп язмышлы кешеләр бар инде. Тумышы белән Азнакай якларыннан булган Хәлил Вахитов инде 30 елдан артык АКШта гомер кичерә. Шунысы сәер, шул вакыт эчендә ул үзенең “фурасында” яши.

30 ел АКШта “фурасында” яшәүче татар: "Тиешле кәгазең булса, бәйләнмиләр..."

Гаҗәеп язмышлы кешеләр бар инде. Тумышы белән Азнакай якларыннан булган Хәлил Вахитов инде 30 елдан артык АКШта гомер кичерә. Шунысы сәер, шул вакыт эчендә ул үзенең “фурасында” яши.

Хәлил Вахитов белән мин Казанда күрештем. Февральгә кадәр ял алган, бераз Татарстанда торганнан соң, Төркиягә юл тотарга ниятли. Анда аның диңгез янында фатиры бар икән, кызы да гаиләсе белән шунда яши. Әле җитмәсә билгеле сәбәпләр аркасында хәзер Россиядән Америкага туры авиарейслар юк, шуңа күрә дә Төркиядән очачак. АКШка Хәлил Вахитов болганчык 1991 елда китә. Аңа кадәр СССР вакытында ул машина йөртүче булып эшләгән инде. Шунлыктандыр, күрәсең, океан артына килеп төпләнгәч тә, зур автомобильдә йөк ташучы булып хезмәт куйган.

Болай караганда барысы да шәп кебек, әмма Хәлил абыйның язмышы уйландыра. АКШка килгәч, ул анда шундый халәттә яшәгән ки, илдән чыгып китсә, аңа кире керергә ярамаган, гаиләсен дә үзе янына алып килә алмаган. Шулай итеп ул 14 ел балаларының үскәнен дә күрмичә гомер кичергән. Атнага бер тапкыр телефоннан сөйләшә торган булган, бер минут аралашу 1 долларга төшкән. Вахитов әйтүенчә, ул чорларда виза алу җиңелрәккә чыккан, хәзер генә катлаулыландырып бетергәннәр. Инглиз телен үзе бик яхшы белә, 30 ел эчендә өйрәнгән инде. Шунысы да әкәмәт, шушы вакыт аралыгында ул “фурасында” яши, бүген АКШның бер штатында төн кунса, иртәгә икенчесендә.

—   Ә ничек юынасыз сез? Ашарга пешерәсез? — дип сорамыйча булдыра алмадым.

—   Америкада “дальнобойщик”лар өчен махсус тукталышлар бар, анда тамак ялгап та, душ кереп тә, кунарга да була. Дөресен генә әйткәндә, минем машинаның үзендә дә йоклый торган җир бар, ашарга да пешерергә мөмкин, бер кайгырырлык нәрсә юк. Җитмәсә, мин бит хатыным белән йөрим, шуңа күрә моны үзенә күрә йорттагы шикелле тормыш итеп кабул итәргә кирәк. Гомумән, АКШта үзеңә торак сатып алу күренеше бик сирәк, күбесе арендалый, яшьләр бөтенләй ел саен бер штаттан икенче штатка күчеп яши. Мин дә уйладым да, гел юлда, кайтып кергәнем юк, шулай булгач, хәтта, аренда турында да уйларга кирәкми, махсус шартлары булган машина алдым да, хәзер менә рәхәтләнеп йөрим, Американы аркылыга-буйга гизәм.

—   Сез берәр оешмада эшлисезме соң?

—   Юк, Россиягә туры китереп әйтсәм, шәхси эшмәкәр булып саналам, “фураны” үзем сатып алдым, монысына өч ел. Ләкин минем машина классик йөк машинасы түгел, мин зур техника, төрле эре җиһазлар ташыйм. Еш кына танк яисә башка хәрби коралны бер урыннан икенчесенә алып барам.

—   Ә ничек сезгә моның белән шөгыльләнергә ризалык бирәләр?

—   АКШта моның буенча кайгырмыйлар кебек. Мин бернинди каршылыксыз хәрби базаларга, складларга керәм, андагы коралларны һәм техникаларны күрәм. Тиешле кәгазең булса, бәйләнмиләр.

—   Сез машинагызда бөтен Америка буенча йөргәч, беләсездер инде, анда юллар яхшымы?

—   Дөресен генә әйткәндә, төрле җирләр бар инде. Әйтик, алар күбесенчә Көньяк штатларда начар, гәрчә, Техас дигәнендә юлларны гел ремонтлап торалар, яңаларны салалар. Шул ук вакытта билгеле Калифорниядә аның сыйфаты ташка үлчим генә, карамыйлар дип аңладым. Россиядәге кебек үк инде, бай штатларда юл әйбәт, хәерчеләрендә начар.

Берничә ел элек Хәлил Вахитов Төркиянең Мерсин дигән шәһәреннән ерак түгел генә бер җирдә диңгез янында фатир алган. Моңа аны балалары күндергән, чөнки кызы белән кияве үзләре дә шул илдә яшиләр. Россиягә кире кайтырга җыенмый, ни дисәң дә, 30 елдан артык океан артында гомер кичерә, АКШ гражданины булып санала. Дөньяда, Украинада барган хәлләргә нигезләнеп, америкалыларның россиялеләргә карашы үзгәргәнме икәнлеге турында да белештем әле. Аның әйтүенчә, анда бу хакта уйланмыйлар, тормыш дәвам итә, әлеге вәзгыять үзләренә генә кагылмавын телиләр. АКШның бәрелешкә кушылып китүе хакында сүз чыкса, халыкның 70 проценты каршы чыгачак, ди ул. Ярар. Анысы бер якта торып торсын, иң мөһиме – бүген Хәлил абый балалары янына кайта ала, оныкларының үскәнен күреп яши. Шунысы да куаныч, дистә еллар Америкада яшәсә дә, ул татар телен онытмаган. Монда кайткач, саклап калганга, шаккатканнар. Вахитов белдерүенчә, ул АКШтагы татарлар белән аралашып торырга тырыша, социаль челтәрләрдә дә алар белән элемтәдә тора. Тиздән чыгышы белән татар булган америкалы кире океан артына китәчәк. Хәбәрләр җибәргәләп торырга вәгъдә бирде.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading