16+

45 елдан соң очраштылар

Хәзер икесе дә “Шәһри Казан”ны укыйлар. Әй, күңелле дә соң мондый шатлыклы хәбәрне җиткерүе.

45 елдан соң очраштылар

Хәзер икесе дә “Шәһри Казан”ны укыйлар. Әй, күңелле дә соң мондый шатлыклы хәбәрне җиткерүе.

“Шәһри Казан” газетасының быелгы 8 май санында Апас районы Чирмешән авылындагы бер нигездән Бөек Ватан сугышына китеп, яу кырында батырларча башларын салган өч бертуган Өметбаевлар, әтиләренең уллары истәлегенә утырткан агачлары турында язган идем. “Ярулла таллары” дип аталган бу язмамны Казанда яшәүче Рафикъ ага Мөхәммәдиев та укыган. Бер өч көн уздымы икән, ул миңа социаль челтәрдә язды, үзенең яшьлек дусты булган Әсхәт Зиннәтуллинны табуда ярдәм итүемне сорады.

Алар берсе Свердловск өлкәсе, икенчесе Апас районы егете яшь чакларында бик нык дуслашып киткән булганнар: бергә укыганнар, бер бүлмәдә яшәгәннәр һәм бергә эшләгәннәр дә икән. Аларны армия хезмәте генә аерган һәм бу аерылышу бик озакка, 45 елга сузылган. Әсхәт Зиннәтуллин - минем авылдашым, бу абзыйны беләм. Тиз генә телефон номерларын табып бирдем. Башта шалтыратып сөйләшкәннәр. Аннары кырык биш елдан соң егетләр, хәзер инде ак чәчле бабайлар очраштылар. Сөйләшеп сүзләре бетмәде.

- Күңелем сизгән кебек менә ике ел инде “Шәһри Казан”газетасын киосктан даими алып барып яратып укыйм. Көннәрдән бер көнне яшьлек дустым Әсхәт Зиннәтуллинның авылы турында язма күреп алдым. Бик табасым, очрашып-күрешәсем килә, сагынган идем үзен. “Язма авторы беләдер, бәлки,” - дип авторга яздым. Ул шунда ук җавап та бирде. Озакка сузмый Казанда очраштык та, - диде Рафикъ ага газетага да, миңа да олы рәхмәтен җиткереп.

Әлеге очрашу ике дуска гына түгел, газатабызга да файдалы булырга тора бит әле. Абзыйларның икесе дә газетага рәхмәт йөзеннән аңа язылганнар. Укып та баралар икән. Әле алай гына да түгел, яшьлек дусты табылу шатлыгыннан Рафикъ абзый туганнарына, эштәге дустына да бүләк итеп яздырган. Авылдашым Әсхәт абзый да хатынының туганнарына да яздырткан. Әле тагын яздырасы кешеләрем бар, диде. Менә бит бер язма никадәр укучыларыбызны арттырган, никадәр кешегә “Шәһри Казан”ның  иң халыкчан басма икәнен төшендергән. Ә бит газетабызда мондый язмалар сан саен чыга, бары тик язылырга һәм укып барырга гына кирәк. 

Азат Мөхәммәтҗанов.

Казан шәһәре.

Автор фотосы.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading