16+

61 яшьтә укырга кергән Сания Шәйдуллина: “Мине имтихан белән куркытып булмый”

25 гыйнвар – Студентлар көне. Ә белем арттырырга яшь буенча чикләр юк  Студент вакытын күпләр яшьлек еллары белән бәйли. Сания Шәйдуллина да яшьлеккә кире кайтыр өчен билет алган. Ул КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтында белем ала. 

61 яшьтә укырга кергән Сания Шәйдуллина: “Мине имтихан белән куркытып булмый”

25 гыйнвар – Студентлар көне. Ә белем арттырырга яшь буенча чикләр юк  Студент вакытын күпләр яшьлек еллары белән бәйли. Сания Шәйдуллина да яшьлеккә кире кайтыр өчен билет алган. Ул КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтында белем ала. 

Пенсиядә дә укуга вакыт табучы җитез студент белән хәбәрләштек.
–  Сания ханым, 61 яшьтә укырга керүегез ничек килеп чыкты?
– Нурулла мәчетенә намазга йөрим. Шунда юридик дин белеме юнәлеше буенча укырга керү өчен гаризалар кабул итү турында белешмәгә тап булдым. 36 ел юрист булып эшләдем. Дин юлында булгач, кызыксынып киттем. Бу юнәлеш тә күптән түгел генә ачылган икән. Документлар тапшырып карарга булдым. 

– Бу яшьтә югары белемнең кирәге бармы соң?
– Мин бит белем алам. Барыбер җәмгыятьтә яшәгәч, үз хокукларыбызны гына түгел, бурычларыбызны да белергә тиеш. Мәчет, храм һәм башка дини биналар турында кануннар өйрәнәсе, иман юлында йөрүчеләргә юридик ярдәм күрсәтәсем килә.  Хәзер бу кануннарны яхшырак өйрәнә алам.

– Имтиханнарны ничек тапшырдыгыз?
– Әзерләндем. Өлкән яшьтә булсам да, бернинди “льгота”лар булмады. Барысы да ачык, гадел үтте. 18 бюджет урын арасында 9нчы идем. Уку вакытында да өлкәннәргә ташлама юк.  Бу сессияне “5”кә яптым.

– Сания ханым, укытучыларыгыз сездән яшьрәктер. Уңайсыз хәл барлыкка килмиме?
– Минем яшемә беркемнең дә исе китми. Укытучыларыбыз бөтенебезне тигез күрә. Бу апага тагын бер кат аңлатырга кирәк дип тормыйлар. Миңа юридик терминнар якын, аларны үз тәҗрибәмдә кулландым. Әлбәттә, эш тәҗрибәсе булмаган яшьләргә караганда күбрәк беләм, аңлыйм. Яшемне дә, динемне дә яшермим. Кайбер вакытта башка студентларның исәнләшеп китүеннән мәзәк булып китә. Укытучы дип уйлыйлардыр.

– Сез советлар вакытында да студент булгансыз. Хәзер уку системасы аерыламы?
– Дәресләргә әзерләнгәндә яшьлеккә сәяхәт иткән төсле булам. Китапханәгә барып китаплар, язмалар укыйм. Аларны кулдан күчереп язам, алай яхшырак истә кала. Интернеттан мәгълүмат эзләргә яратмыйм. Электән калган гадәт инде. Хәзер компьютер, телефоннар заманасы.  Курс эшләре, реферат язганда сылтамалар куярга өйрәнергә туры килде. Барыбер эшләрнең күбесен кулдан башкарам.

– Үзегезнең студент елларыгызны чагыштырсак, нинди үзгәрешләр күрәсез?
– Яшь чакта каядыр чабасың, ашыгасың. Ә хәзер укуның тәмен сиздем. 61дә моңа кадәр белмәгәнне өйрәнү шундый кызык. Укырга кергәнгә үкенмим. Ашыгыр җирем юк, рәхәтләнеп укыйм. Яшь чакта имтиханнардан курка идем. Ә хәзер күңелдә тынычлык урнашты. Тормышның бу этабын бер кат үткәнгәме, башка сынауларны күргәнгәме, белмим. Хәзер мине имтихан белән куркытып булмый инде.

Фото: https://unsplash.com/
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading