16+

9 Майда нинди чаралар узачак: исемлек

Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүнең хедлайнеры Дмитрий Певцов булачак.

9 Майда нинди чаралар узачак: исемлек

Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүнең хедлайнеры Дмитрий Певцов булачак.

Бәйрәм программасы 130 га якын чараны үз эченә ала.

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында эшлекле дүшәмбедә ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде. Шәһәрдә 130 чара узачак, шул исәптән акцияләр, һәйкәлләргә чәчәкләр салу, концертлар һәм бәйрәм фейерверкы.
«Бөек Ватан сугышы темасы безнең буын кешеләрендә дөньяга карашны формалаштырды. Заманага ияреп әйтсәк, бу контентны ничек бар, шулай сеңдердек һәм «яхшы» белән «яман»ны ачык аерырга өйрәндек. Хәзер акцентларны күчерергә, тарихны үзгәртергә һәм карадан ак яки актан кара ясарга теләүчеләр барлыкка килгәч, яшь буынга – бөек Ватаныбыз варисларына патриотик тәрбия бирү, чын тарихны җиткерү мөмкинлекләрен файдалану бик мөһим», – диде шәһәр мэры Илсур Метшин.

Казанның һәр районында бәйрәм концертлары узачак
Беренче чаралар 25 нче апрельдә башлана. Бу көнне Казан районнарында сугыш елларында һәлак булганнарга багышлап салынган һәйкәлләр һәм обелисклар янында истәлек-мемориаль чаралар узачак. Аларга мәктәп укучылары, ветераннар советы активы һәм микрорайоннарда яшәүчеләр кушыла ала.

Бөтенроссия «Георгий тасмасы» акциясенә 26 нчы апрельдә старт бирелә. 9 нчы майга кадәр көн саен Бауман урамында, паркларда һәм скверларда тасмалар таратылачак.

29-30 нчы апрельдә балалар һәм яшьләр арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча «Җиңүгә тигезләнү» спартакиадасы узачак. Катнашучыларга хәрби-спорт әзерлеге нормаларын тапшырырга, Калашников автоматын сүтеп җыярга, беренче медицина ярдәме күрсәтергә һәм хәрби-тарихи тематика буенча викторина сорауларына җавап бирергә туры киләчәк.

Спартакиада «Патриот» республика спорт-патриотик үзәге территориясендә үтәчәк. Анда яшьләр оешмалары вәкилләре, урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары студентлары, «Подросток» оешмасының спорт секцияләрендә тәрбияләнүчеләр катнашачак.

«Җиңү варислары» VII ачык хәрби-спорт җыенын ачу тантанасы – 30 нчы апрельдә 1 Май мәйданында, ә ябу тантанасы 10 нчы майда Җиңү паркында узачак.

1 нче майда «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы янында чәчәкләр салуда хезмәт батырлыгы предприятиеләре вәкилләре, активистлар һәм тыл хезмәтчәннәре катнашачак.

7 нче майда Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта «Блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә» һәм һәлак булган сугышчылар һәйкәлләре янында митинг оештырылачак.

Җиңү көне алдыннан, 8 нче майда, бөтен республика ветераннары өчен М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында тантаналы чара планлаштырылган. Шул ук көнне сугышта катнашучыларны тарихи техникада бәйрәм йөреше көтә. Хәрбиләр шәһәр районнарын җырлап әйләнәчәк.

Гүзәл Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, узган елларда казанлылар тарафыннан җылы кабул ителгән «Ишегалдында җырлыйбыз», «Җиңү тәрәзәләре», «Ветеран йорты янында парад» акцияләре быел да оештырылачак.

Шул ук вакытта Казанның һәр районында бәйрәм концертлары гөрләячәк. Сугышта катнашучылар яшәгән йортлар ишегалларында агитбригадалар чыгыш ясаячак.

Ә мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре, конкурслар, батырлык дәресләре, концертлар, күргәзмәләр һәм спорт ярышлары узачак. Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган мәктәп музейларында һәм махсус хәрби операция геройлары почмакларында экспозицияләр яңартылачак.

Моннан тыш, мәктәп укучылары өчен строй һәм җырлар шәһәр смотры, «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенның байрак йөртүче төркемнәре конкурсы оештырыла.

«Казан традицион рәвештә «Хәтер бакчасы» һәм «Җиңү диктанты» халыкара акцияләренә кушылачак. Алар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерүгә һәм шәһәр халкын, чит ил гражданнарын Россиянең хәрби тарихын һәм аның героик үткәнен өйрәнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Бәйрәм мәйданчыкларында тикшерү оештырылачак, табиблар һәм волонтерлар кизү торачак
Традиция буенча Җиңү көне Архангельск һәм Арча зиратларында, шулай ук Җиңү паркында Мәңгелек ут янына, Тыл хезмәтчәннәре, Аналар һәм толлар, Совет солдаты һәйкәлләренә чәчәкләр салудан башланачак.

Төп чаралар Меңьеллык мәйданында планлаштырылган, анда 10:00 сәгатьтә Казан гарнизоны гаскәрләре һәм тарихи хәрби техника парады узачак.

Парадта 2,5 меңнән артык кеше, шул исәптән хәрбиләр, курсантлар, хәрби кафедралар студентлары, кадетлар, яшь армиячеләр һәм суворовчылар катнаша.

Спикер сүзләренә караганда, тамашачылар легендар Т-34 һәм ИС-3 танкларын, СУ-100 үзйөрешле артиллерия җайланмасын, йөзүче ПТ-76 танкын, бронетранспортерларны, БМ-13 «Катюша»ны күрә алачак.

Бәйрәм Казанның җыелма хоры башкаруында «Җиңү көне» җырына театральләштерелгән композиция белән тәмамланачак.

Бәйрәмнең махсус кунагы – Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов. Аның чыгышларын казанлылар иртән дә, кич тә тамаша кыла алачак.

Чаралар Җиңү паркында да оештырылачак. Көндез биредә тематик мәйданчыклар эшләячәк. Тамашачыларга яшь армиячеләр һәм укучыларның хокук саклау отрядлары – парад, ә «Җиңү фанфаралары» балалар фестивалендә катнашучылар үзләренең гала-концертын күрсәтәчәк. Сәхнәдә шулай ук иң яхшы балалар һәм яшьләр оркестрлары чыгышлары көтелә.

Барлык теләүчеләр Казан Кремлендә 14:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» музей инсталляциясен карый ала. Ул бер үк вакытта кунаклар өчен фотозона хезмәтен үтәячәк.

Кич белән Меңьеллык мәйданында 18:00 сәгатьтә «Җырлы Казан» проекты кысаларында сәнгать осталары, яшьләр төркемнәре һәм коллективлары, шәһәр җыелма хоры катнашында концерт башлана.

Бәйрәм чаралары 22:00 сәгатьтә Җиңү салюты белән тәмамланачак.

Барлык бәйрәм мәйданчыкларында медицина хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм волонтерлар кизү торачак, шулай ук тикшерүләр булачак. Халыкка үзләре белән зур сумкалар алмаска киңәш ителә. Ә менә баш киемнәрен онытмагыз.

«Быел, куркынычсызлык таләпләрен үтәү йөзеннән, «Үлемсез полк» йөрешен уздырмаска булдык, әмма әлеге бөек датаны бөтен шәһәр, республика, ил белән лаеклы билгеләп үтәчәкбез», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading