Әмир Шәрәфиев кыраулар булмаганга да аптырый. Кайбер елларны кыраулар августта ук төшә. Кырау юк әле. “Бүген әле суыткан. Иртүк торып караган идем, 4 градус җылы. Без Киров өлкәсе белән чиктәш бит. Кырау булса, температура 0дән түбән төшәргә тиеш. Бәрәңгене кырау сугу әйбәт. Бәрәңгене чапкач та алырга кушмыйлар. Бераздан гына казырга кушалар. Ул сабактагы әйберне алып бетерә, – дип ачыклык кертте халык синоптигы.
Октябрь – сентябрь түгел Көннәрнең матур торуы күңелне дә җылыта. Халык синоптигы әйткәнчә, октябрь – сентябрь түгел. Шулай да алтын көзнең озаграк торуын телисең.
– Октябрь икеле-микелерәк була. Әле бу көннәрдә һава торышы бозылып та китәр. Аннары тагы да әйбәтләнә ул. Ул бу ялларга ук суытып алырга тиеш иде. Әбиләр чуагы ике-өчкә бүленер. Әле дә көннәр әйбәт булды. Быел мин андый ук һава торышы көтмәгән идем. Кыш да башка булды. Хач ману суыклары, хут суыгы булмады. Менә март бик сәер килде. Хәтерлисезме икән, март ахырында гомердә булмаганны атна буе яңгыр яуды. Ул яңгырлар җәй хисабына яуды. Шуңа күрә быел хәвеф-хәтәрләр күбрәк булыр дигән идем. Әллә нинди хәлләр килеп чыкты. Су басулар да булды, – ди Әмир абый, еллар дәвамында алып барган сынамышларын барлап.
Комментарийлар