16+

Әбиләр саф күңелле булырга тиештер бит?!

Әбиләр... Мөлаем, нурлы йөзле алар. Күзләрендә моңы-сагышы да, бәхет чаткылары да, өмет нурлары да, киләчәкне кайгырту да – бары да бар.

Әбиләр саф күңелле булырга тиештер бит?!

Әбиләр... Мөлаем, нурлы йөзле алар. Күзләрендә моңы-сагышы да, бәхет чаткылары да, өмет нурлары да, киләчәкне кайгырту да – бары да бар.

Тормыш юлы сикәлтәсез генә узмый шул... Балаларын, оныкларын әбиләрдән дә ныграк уйлаучы, кайгыртучы бармы икән? Юктыр... Һәрбер намазы, догасы саен, адымы саен балаларына, газиз сабыйларына изгелек, игелек, хәерле гомер теләп уза аларның һәр минуты-сәгатьләре, көннәре, айлары, еллары, гомерләре... Чынлап бит. 

Менә урамда очрашып, хәл-әхвәл сорашып карагыз әле, үзенекен: “Әй, ярар, без яшисен яшәгән инде, 70-80гә җиткән, балаларыбызга исән-имин яшәргә, хәерле гомер кичерергә, сау-сәламәт булырга язсын”, – дип тезеп китәләр. Әбиләр шундый булырга тиештер инде ул. Шундый нурлы йөзле, зирәк акыллы, киңәш-табышка бай, догалы күркәм әбиләр булырга язсын барыбызга да. Әбиләргә, безгә дә инде хәзер, саулык-сәламәтлек, бәхетле, хәерле, имин картлык бирсен Аллаһ.

“Күпне күрмичә, кирәкмәгәнгә кысылмыйча, төпле киңәшләрен биреп, тапкыр сүзләре белән шаяртып, намазлык өстендә тәсбих тартып, теләк теләп утыра торган әби булсам иде, шулчак урыным да түрдә булыр, әлхәмдүлилләһ”, – дип телим үземә дә (чөнки күп күрәм, күп сөйлим, күп өйрәтәм – укытучылык канга сеңгән).

Беркөн, каян туры килеп тора, диген, Югары базар тирәсендә коточкыч ямьсез күренешкә очрадым... Бер түбәтәйле бабай белән ак яулыклы әби бер-берсенә әллә нинди ямьсез сүзләр әйтештеләр. Сүзләрен язарга кулым бармый, каргыш тулы иде алар. Бигрәк тә әби авызыннан чыкканнары... Мин ниндидер "фильм ужасов"ка эләккән кебек булдым, тизрәк иремә таба йөгердем, шул пычрак сүзләр миңа ябышудан курыккан кебек... Машинага кереп утыргач та, иремә: “Марат, авызыбыздан шундый ямьсез каргыш сүзләр чыгарга язмасын, кеше рәнҗетергә язмасын”, – дип, озак кына сөйләнеп кайттым.

Баштан әллә нинди хәлләр узды, Аллаһ саклады, бәгырьләр, күңелләр башкаларга карата нәфрәт тулы булып катмады. Ката, ташка әйләнә язмасын. Әбиләр ак, пакь, чиста, саф күңелле булырга тиештер бит?! Оныкларына да шул сафлыкны, матурлыкны җиткерергә тиештер?!

Ирина Хәмидуллина,
Чистай.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading