16+

Әбисе белән бабасының авызына сугарга кирәк!

Казанга юл алу. Яңавыл чатында машина көтеп, чайкала-чайкала өч ир-ат басып тора.

Әбисе белән бабасының авызына сугарга кирәк!

Казанга юл алу. Яңавыл чатында машина көтеп, чайкала-чайкала өч ир-ат басып тора.

Салмыш халыкны җенем сөймәсә дә юлда кеше калдырмаска тырышам. Машинага кереп утырганчы ук болар ни турыдадыр кызып-кызып бәхәсләшәләр иде.

Утыруга:
- Безгә Котлы Бүкәш борылышына чаклы, - дип, бәхәсләрен дәвам иттеләр. Шабашкадан кайтып барулары ахыры, кемнедер сүгәләр, нидер бүлешәләр. Шул сәбәпле авызларыннан начар сүзләр дә чыккалый.

- Егетләр, матур гына сөйләшегез әле - дип, кисәтү дә ясыйм, юк, бер минут та узмый кабат элекке эзләренә төшәләр. Бер-ике кисәтүдән соң олырагы:
- Энекәш, безне үзгәртә алмыйсың инде син, әле монда мине түгел, оныкны да тыеп булмый дип, - үз зарын сөйләп китте. - Өч яшьлек онык урысча сүгенү сүзен отып калган. Гел шуны такылдап йөри. Күрше-күләннәр, туганнар янында да оятка калып беттек инде...
Танышлары да бу яңалыкны беренче ишетеп, әңгәмәгә кушыла:

- Соң ни дә булса кыласыздыр бит инде?
- Әнисе әйткән саен авызына суга инде. Әбисе дә кимен куймый. Ишеткәндә үзем дә ипи шүрлегенә менеп төшкәлим. Юк, тынмый гына бит, сугыш чорындагы партизан диярсең, суккан саен үҗәтләнеп, елый-елый шул сүзен кабатлый.
- Кемнән ишеткән, каян өйрәнгән соң ул аны?

- Белмим инде, балалар бакчасында дияр идең, анда йөрми әле. Дөрес, әнисе сирәк кенә урысның шул б... хәрефенә башланган сүзен ычкындыргалый.
- Соң шулай булгач нәрсәгә баланың авызын өчәүләп төясез? Киленнең авызына сугарга кирәк, баланың ни гаебе бар монда?
- Әйе, сугарсың, килен кеше баласы бит ул. Аннан киленне дә аңларга була. Малай салгалап, яисә эштән әллә кайларда йөреп соңарып кайтканда, аптырагач, урысның шул сүзен ычкындыргалыйдыр инде. Ул да адәм баласы бит.

- Алай булгач атасының авызына сугарга кирәк!
- Кирәктер анысы, бәлкем иртәрәк сугарга кирәк булгандыр. Яшьләр безнең белән тора бит. Малайны карап бетермәүдә карчык белән безнең дә гаеп бар.
- Болай булгач аңлашылды, “имәндә икән чикләвек”. Әбисе белән бабасының авызына сугарга кирәк!

Иптәшләре кычкырып көлде. Абый исә аклануын дәвам итә. Сезгә ансат ул киңәш бирүе. Бу илдә эчмәсәң ат урынына эшли алмыйсың, сүгенмәсәң бер елда нервыларың какшап бетә. Әллә бездә генәме бу чир... 
Чыелдатып тормозга басам. Юлчыларның әңгәмәсенә колак салып, кирәк җирне узып киткәнмен. Юлчылар исә, рәхмәтләрен дә әйтергә онытып, бәхәсләшә-бәхәсләшә юлларын дәвам итте. Кызганыч, аларның нинди фикергә килгәннәрен, гаепнең кемдә икәнлеген белә алмадым.

Юл буе үземдә уйланып бардым...
Күз алдыма Мәдәният институты, Казан Дәүләт университеты һәм башка шундый биналар тирәсендә тәмәке тартып, сыра чөмереп, авызларыннан шакшы сүзләр таратучы кыз-кыркын, егетләр килеп басты. Хәзердә шулар турында хатирәләр яңарган, яисә шундыйларны кабат очраткан саен, баш миен һаман шул бер сорау ярсыта...
Болары өчен кемнең авызына сугасы?!

Нурулла Гариф

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Баланын гаебе юк монда. Эби бабай, ата анасын каеш белэн ярырга кирэк

    Мөһим

    loading