Бүген Татарстан мәчетләрендә җомга намазында һәм чиркәүләрендә Казанның "Адмирал" сәүдә йорты янгынында фаҗигале киткәннәр рухларына һәм каза күргәннәргә багышлап дога кылынды. Төп чара «Кол Шәриф» җәмигъ мәчетендә булды.
«Гаилә» мәчетендә исә таҗик егете - 44 яшьлек Касыймҗан Тураевка җеназа намазы укылды. Аның хатыны һәм алты баласы ятим калган. Касыймҗан Казанга 1996 елда ук күченеп килгән булган. Якташлары хәзер фаҗигадә зыян күргән таҗик гаиләләренә ярдәм оештыру турында сөйләшәләр. Таҗикларның якташлык җәмгыяте җитәкчесе Хикмәтулло Гадоев сүзләренә караганда, моргта тагын өч таҗик егете ята.
Бүген шулай ук янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә яңа эш урыннары тәкъдим итәчәкләре дә беленде. Казанның 22 сәүдә үзәге бүгеннән үк аларга эш бирергә әзер ди. Сүз Яңа Савин, Мәскәү, Үзәк базарлар һәм "Яңа Тура" технопаркы турында бара.
"Адмирал" сәүдә үзәгенең үзенә килгәндә, янгыннан зыян күргән хәрабәләр 8 мең кубометрны тәшкил итә. Әлегә анда бинаны чистарту эшләре бара. Аерым алганда, бинаның фасады өлешчә сүтелгән, бина эченә керү юллары чистартылган, 430 кубометрга якын бина калдыклары чыгарылган. Эзләү-коткару эшләре тәүлек буе өч сменада оештырылган. Авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләрне үткәрүгә 913 кеше, 184 берәмлек техника, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 505 кеше һәм 92 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Хәзерге вакытта сәүдә үзәгендә янгын чыгуның сәбәпләре карала: парфюмерия сату ноктасында кыска ялганыш аркасында ут кабу; Казанның башка сәүдә комплексларындагы көндәшләренең ут төртүе аркасында янгын чыгу; ут белән саксыз эш итү; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм вазифаи затларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәве, шулай ук сәүдә эшчәнлеге өчен яраксыз бинадан файдалану. Тикшерүчеләр "Адмирал" базарын ут төртеп яндыру мөмкинлеген дә кире какмыйлар. "Адмирал" бинасын арендага алучы фирма җитәкчесе - 30 яшьлек Гусейн Гахраманов исә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүдә гаепләнә. Шул сәбәпле, ул кулга алынган иде. Гусейн Гахраманов тикшерүчеләргә нинди дә булса мәгълүмат бирүдән баш тарта.
Фото mchs.tatarstan.ru сайтыннан алынды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар