16+

“Әгәр 20 еллыгыбызга да килмәсәләр, 50 еллыкка чакырып та тормыйм”

Кечкенә булса да, юбилей.

“Әгәр 20 еллыгыбызга да килмәсәләр, 50 еллыкка чакырып та тормыйм”

Кечкенә булса да, юбилей.

“Тәртипле халык югалмый,

Татар тәртипсез була алмый. “ Бу хак сүзләрне без 10 ел ишетәбез инде. Көненә берничә тапкыр Казанда 93,1, Чаллыда 90, 2 Fm ешлыгында  яңгыраучы “Тәртип “ радиосының  бер дистәлек  юбилее   килеп җиткән  ич әнә.  Тукай исемендәге филармониядә бик күп санлы тамашачы белән шаулап- гөрләп узды.  “Ярый әле, татар булып туганмын, татар булып яшим!” - дип сөенерлек, горурланырлык,  күңелләрдә өмет уятырлык  чып-чын милли бәйрәм булды ул. Ә бүген мондый хисләр барыбызга да аеруча мөһим. Без аларга бүген аеруча мохтаҗ.

Әйе, “Тәртип” бар дөньяга сибелеп таралган милләттәшләребез күңелендә үз урынын тапкан, кыйбласы дөрес булган бәхетле радио ул.  Дөрес, ун ел эчендә аңа  төрлесен күрергә туры килде.  Халкыбыз күңелен яктыртучы, җылытучы кояшы да гел елмаеп кына тормады. Баш очында кара болытлар да  куерды. Ләкин  эш -гамәле иманлы, дөрес, халык  белән бергә, бер рухта  булуы  аңа  мондый гына авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итте.  Җиңел булмагандыр. Үз хәлләрен үзләре генә белгәннәрдер.  Шөкер, ул бүген  башын горур тотып, күп санлы тамашачысын ияртеп,  киләчәккә карап алга бара. Менә шушы  халәт өч сәгатькә сузылса да,  ялыктырмаган, бер сулышта узган  бәйрәмнең һәр мизгеленнән сизелеп торды.

Быел илебездә Гаилә елы бара. Гаилә кыйммәтләрен, халык педагогикасын саклауга үзеннән зур өлеш кертүче “Тәртип” тә үзенең  гомер бәйрәмен  шуңа багышлаган һәм бик дөрес эшләгән. Югыйсә тәртипле талантлы гаиләләребезне  кайчан сәхнәдә бергә күреп,  шатланыр  идек әле?! Бигрәк тә балалар сөендерде. Алар милләтебезнең киләчәге бит! Балалары белән чыгыш ясаучы әти -әниләргә дә алкышлар гадәттәгедән күбрәк  яуды ул кичне.   Концерт программасы бик уйланып, бүгенге вәзгыятьне дә истә тотып тезелгән иде. Шуңа да алтын тавышлы дикторыбыз Фоат ага Галимуллинның Шәүкәт Галиевның “Әткәйгә хат” поэмасыннан өзекләр укуы  күпләрнең күзен яшьләндерде. Ә инде  матур милли  бию барышында  шарт та шорт чыбыркы шартлату Тукаебыз әйтмешли, “үлгәнме әллә йоклаган гынамы” милләтебезне  уятырга теләү кебек тоелды.

Чакыру кәгазьләренә “Тәртип тарихы буйлап сәяхәт кылырга, кабатланмас  моңлы җырлар тыңларга, рәхәтләнеп ял итәргә чакырабыз.” диелгән иде. Чынлап та шулай булды. Зал тутырып килгән төрле яшьтәге тамашачы артистлар чыгышын  карап кына утырмады,  үзе дә  тәнәфестә рәхәтләнеп  җырлады да,  биеде дә, рәхмәт тә ишетеп кайтты. Аны “Тәртип” радиосының алыштыргысыз  баш мөхәррире  Ризәлә Исмәгыйлева  барыбызга да  әйтте. Бергә булырга чакырды. Бүген килә алмаганнар бик борчылмасыннар, егерме еллыгыбызга килерләр. Ә инде дә анда да килмәсәләр, илле еллыгыбызга чакырмыйм диде ул.  Тамашачы аның ягымлы   тавышында өмет очкыннары тойды.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Һәрвакыттагыча ихлас булганыгыз, хезмәтебезгә хөрмәтегез өчен рәхмәт!

    Мөһим

    loading