16+

Ак халатлылар көч сынаша

Татарстанда «Ел табибы - Ак чәчәкләр-2012» бәйгесе башланып китте.

Ак халатлылар көч сынаша

Татарстанда «Ел табибы - Ак чәчәкләр-2012» бәйгесе башланып китте.

Быел бәйгенең юбилее да әле: ул инде 5 нче ел рәттән үткәрелеп килә. Ел саен бәйгенең җиңүчеләре булып сәламәтлек саклау оешмалары җитәкчеләре, табиблар, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, сәламәтлек саклау тармагының ветераннары һ.б. санала. Җиңүчегә төп бүләк - машина бирү дә матур бер традиция булып тора.
«Ел табибы - Ак чәчәкләр-2012» бәйгесендә берничә номинация буенча көч сынашачаклар: «Ел табибы», «Ел медицина хезмәткәре», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы, «Сәламәтлек саклау тармагының легендасы» һәм «Уникаль очрак».
ТРның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов билгеләп үткәнчә, бәйгенең җиңүчеләре - сәламәтлек саклау тармагының йөзе, шуңа күрә җиңүчеләр иң лаеклылары булырга тиеш.
Җиңүчеләрне ачык тавыш бирү ысулы белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет билгеләячәк. Бәйгенең җиңүчеләрен ачыклаганда, министрлыкның рәсми сайтында оештырылган интернет аша тавыш бирү дә зур роль уйнаячак.
Җиңүчеләр өчен тантаналы бәйрәм июнь аенда - Медицина хезмәткәре көне алдыннан булыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading