16+

Акчаларыгызны «конвертлар» буенча бүлегез

Килешәсездер: без үзебезнең чыгымнарга шактый җиңел карыйбыз.

Акчаларыгызны «конвертлар» буенча бүлегез

Килешәсездер: без үзебезнең чыгымнарга шактый җиңел карыйбыз.

2023 ел ахырында консалтинг компаниясе үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, халыкның 35 проценты гына кайвакыт үз керемнәрен һәм чыгымнарын санап бара. Ә даими рәвештә моны 25 процент кына исәпли икән.

Бөекбританиядә кызыклы традиция бар. Кешеләр еш кына күрше йорттагы зур булмаган кибетләргә йөриләр. Анда бер фунтка сыр яки май сатып алалар (дүрт йөз грамм чамасы). Барысы да бер-берсен күп еллар белә, һәм еш кына сатып алучылар сдачаны алмыйча китәләр икән. Кибет хуҗасы һәр сатып алучының күпме калдырганын язып бара. Ә ел ахырында, гадәттә Раштуага, ул бу клиентлар өчен күркә сатып ала. Нәкъ менә шул сдачадан җыелган акчага эшли ул аны.

Бу – гаилә бюджетын планлаштыру ничек эшли алуының ачык мисалы. Әгәр дә ел дәвамында теге яки бу сатып алуларга берникадәр сумманы җыеп куйсак, бу бик күңелле бонуслар китерергә һәм тормышны җиңеләйтергә мөмкин.

Бездә импульсив сатып алулар еш була. Шәхси финансларны планлаштыру кирәксез чыгымнардан котылырга мөмкинлек бирә. Керемнәрне һәм чыгымнарны исәпкә алу һәм гаилә бюджетын озак вакытка планлаштыру эшләп алган акчаның 20 процентына кадәр экономияләргә мөмкинлек бирә.

Нәрсәдән башларга? Иң яхшысы – планлаштыруны яңа ел башыннан башларга. Беренчедән, тормышны чиста биттән башларга кешенең эчке әзерлеге бар. Икенчедән, планлаштыруның иң яхшысы – узган елга нәтиҗәләр ясаудан башлау.

Кечкенәдән башлагыз: көн саен чыгымнарыгызны теркәгез. Бер айдан соң сезгә акчаның нәрсәгә китүе билгеле булачак.
Мәҗбүри түләүләр суммасы (квартплата, кредит һ. б.) айдан айга якынча бертөрле була. Иң мөһиме – башка акчаларны нәрсәгә сарыф итүегезне ачыклау.

Чыгымнарны төркемләп языгыз: азык-төлек, транспорт, кием-салым, кино, кафе һ. б.га күпме китә? Аларны көн саен язып бару яхшырак, югыйсә аннары искә төшерү авыр булачак.

Әгәр дә бер ай дәвамында сез теләгән суммадан артыгын сарыф итмәгәнсез, өстәвенә аз булса да калдыра да алгансыз икән, димәк, финанс күзлегеннән сез үзегезне дөрес тоткансыз. Хәзер үз чыгымнарыгызны 30 көнгә бүлегез - һәм сез көн саен сарыф итә ала торган сумма килеп чыга.

Әйтик, көнгә 1000 сум акчагыз булса, бу кысалардан чыкмаска тырышыгыз. Сез үзегез дә сизмичә, акчаны юк-барга сарыф итмәскә гадәтләнәчәксез. 
Керем-чыгымнарны язып бару өчен гади кәгазь бите дә ярап тора. Аннан соң инде телефоныгызга махсус кушымта йөкли аласыз. 

Конверт методы
Экспертлар гаилә бюджеты контроленең өч төп этабын аерып чыгара:
1. Керемнәр нинди булагачан фаразлагыз.
2. Булачак чыгымнарны исәпкә алыгыз.
3. Калган акчаларны «конвертлар» буенча бүлегез. Теге яисә бу финанс максатларга сез нинди сумманы тота аласыз.

Игътибарлы булыгыз
Озак вакыт дәвамында чыгымнарны берөзлексез язып бару мәҗбүри түгел. Бер-ике ай шулай эшләсәгез, сез инде инерция буенча акчагызны дөрес итеп тотачаксыз. Исәп-хисапны вакыты-вакыты белән теркәп бырыгыз. 

Күп кенә гаиләләрдә еллар узу белән керемнәр үсә. Һәм шул вакытта акчаны күбрәк сарыф итү теләге барлыкка килә. Кыйммәтлерәк кием, деликатеслар сатып ала башлыйбыз. Ләкин керемнәр арту белән чыгымнарны түгел, ә җыеп куела торган акча күләмен арттырырга кирәк.

Лилия Яфизова


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading