Андрей Горшуновның бүген күңеле мәхәббәт лирикасына тартты. Гүзәл кыз образына дан җырлап шигырь сөйләгән вакытта, егет инвалид коляскасында түгел, гүя үз аяклары белән җирдә нык басып торган Мәҗнүн иде.
Китап чыгару идеясе узган ел "Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!" инвалид-балалар иҗат фестивалендә туа. Егетләрнең дүртесе дә бу фестивальнең шигърият номинациясендә җиңүчеләр.
- Безнең кебек балалар өчен фестиваль үзгә бер тормыш. Ул 99 процент бары яхшы кичерешләр белән хәтердә кала. Без икенче фестивальгә кадәр шушы истәлекләр белән яшибез, - диде Ислам Рамазанов.
Фестиваль Совет районы мәдәният бүлеге иницативасы белән 2008 елда үткәрелә башлый. Фестивальнең гала-концерты гадәт буенча декабрь ахырында оештырыла.
- Яңа ел балаларның иң яшерен серләре тормыша ашырылыр вакыт. Безнең аларга кечкенә генә булса да, могҗиза бүләк итәсебез килде. Бәйрәм алдыннан теләкләрен чынга ашырабыз, Яңа ел күчтәнәчләре тапшырабыз. Белемем буенча рус теле укытучысы буларак, мин егетләрнең шигырь сөйләвеннән рәхәтләнеп утырам. Аларның иҗатында булган текст сыйфаты, рифма төрлелеге, дөньяга үзгә карашлады мине таң калдырды, - диде Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.
Совет районы администрациясе җитәкчесе урынбасары Айсылу Хәмзина, фестивальнең елдан-ел киң колач җәюен билгеләп китте.
- Узган ел республика буенча 15 профиль учрежденияләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә Казан, Яшел Үзән, Лаеш, Нурлат һәм Саба районнарыннан килгән 150 артык артист чыгыш ясады. Балалар үзләренең позитив энергиясе белән безнең күңелләрне баета. Алар белән аралашканнан соң тагын да күбрәк яхшы гамәлләр ясыйсы, балаларны бәхетле итәсе килә, - диде Айсылу Хәмзина.
Шигырьләр китабын чыгаруда Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Альберт Мөхәммәтшин да үз өлешен керткән. Ул хәйрияче буларак яхшы таныш.
- Без бу эшләрне чын күңелдән башкарабыз. Күңел биреп эшләгәндә акчасы да табыла, кызыклы идеяләр дә туа. Казан мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә җайлаша башлады. Моннан 25 ел элек булган шартлар белән чагыштырып та булмый хәзер, - диде ул.
Китап тышлыгында зәңгәрсу томан арасында басып торган егет һәр дүрт яшь шагыйрьне хәтерләтте миңа. Алар да бу тормышта ялгыз, томан арасында үз-үзен эзли кебек.
Комментарийлар