16+

Александр Малов: «Без сезгә илне калдырабыз!»

Республикада үткен каләмле журналист һәм нефть өлкәсендә белемле экономист буларак танылган Александр Михайлович Малов «Казан» милли-мәдәни үзәгендә үзенә 90 яшь тулу уңаеннан узган кичәдә бу сүзләрне кат-кат кабатлады.

Александр Малов: «Без сезгә илне калдырабыз!»

Республикада үткен каләмле журналист һәм нефть өлкәсендә белемле экономист буларак танылган Александр Михайлович Малов «Казан» милли-мәдәни үзәгендә үзенә 90 яшь тулу уңаеннан узган кичәдә бу сүзләрне кат-кат кабатлады.

Әлеге бәйрәмнең бөтен бер буынга, барлык чордашларына багышлануын башта ук искәртте юбиляр. Әйе, аның тормыш юлы буенча тарихны өйрәнергә була.

1926 елда Кайбыч районының Мәлки авылында ишле балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә ул. Кечкенәдән эш сөяргә өйрәтеп үстерә аны әти-әнисе. Бөек Ватан сугышы башланганда 15 яшь була аңа. Җиденче сыйныфны барлык фәннәрдән дә «бишле»гә генә, Мактау грамотасы белән тәмамлый. Башта туган як басуларында ашлык үстерешә, аннары унҗиде яше тулар-тулмас тракторчы егетне танкистлыкка укырга җибәрәләр. Танкист егет Берлинга кадәр килеп җитә. Дошман өненә исән-сау барып җитүенә сабыйларча сөенгән Саша Малов Рейхстаг диварына үз исемен язып куя. Ул бу имзаны үз исеменнән генә түгел, яу кырында ятып калган, гомерләре бәрабәренә шушы көнне якынайткан яшьтәшләре, чордашлары исеменнән дә куя. - «Белсеннәр безнең кемлекне!» Гади солдатларның исемнәрен мәңгеләштереп, китаплар язу уе да шушында тугандыр егет күңелендә.
Сугыш аның өчен Берлинда түгел, Прагада тәмамлана. Җиңү таңы атып, совет халкы дүрт ел тыныч күк астында яшәгәннән соң, 1949 елда гына егет солдат гәләфиен гади киемгә алмаштыра. Дары исе иснәгән, дөнья күргән яшь фронтовикны комсомол райкомына исәпкә басарга килгәч тә үзләренә эшкә алып калалар. Үзе ачышып йөргән урта мәктәпне тәмамлап, аттестат алырга да өлгерә егет.

- Минем ул вакытта ыштаным ямаулы иде, - ди ветеран, яшьлек елларын искә төшереп, аның каравы, дошманны җиңдек, шуңа сөенеп яшәдек.
Сугыштан язарга азык алып кайткан, комсомолда тәҗрибә туплаган, инде каләмен дә чарларга өлгергән егет укуын Ломоносов исемендәге Мәскәү университетының журналистика факультетында дәвам итә. Аны 1963 елда уңышлы тәмамлагач, республикабызның төрле матбугат органнарында хезмәт куя: «Сталинское знамя», «Комсомолец Татарстана», «Советская Татария». Татарстан Министрлар Советы каршындагы радиокомитетта иҗтимагый сәяси тапшырулар редакциясендә, соңрак «Коммунист Татарии» журналында икътисад бүлеген җитәкли.

«Батырлык өчен медале», Дан ордены кавалеры һәм башка күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек Александр Михайлович иҗатының төп темасының берсе сугыш, аның гади солдатлары булса, икенчесе - кара алтын чыгаручы нефтьчеләр. Ул алар турында гади очерк-зарисовкалар гына түгел, ә утызлап фәнни хезмәт тә язган кеше. Үзе күргән, үзе белгәнне, кичергәнне генә кәгазь битенә төшергәнгә, аның күпсанлы китаплары киштәләрдә тузан җыеп ятмый, үз укучысын тиз таба.
Тантанага юбилярны котларга килгән кунакларга карап та, аксакалның күпкырлы шәхес булуын аңлап була. Аңа исәнлек-саулык, озын гомер теләргә ТАТМЕДИАдан да, журналистлар берлегеннән дә, нефтьчеләр дә, ветераннар да, керәшен якташлары да килгән иде.

Аяклы тарих булып, ярты дөньяны гизгән, гомере хезмәттә узган Александр дәдәй (керәшеннәрчә яратып күпләр аңа шулай диде) әле бүген дә кайбер егетләргә биргесез: төз гәүдәле, күзләрендә яшәү дәрте. Көрәктәй ак сакалы гына картның шактый гомер сөрүе, күпне күрүе турында сөйли.

Аксакалның яшьләргә киләчәккә атап ­әйтер сүзләре дә күп ­җыелган. Шуңадыр инде, ул тамаша­чылар арасыннан күзләре белән егет-кызларны эзләде. Кызганыч, нишләптер алар залда бармак белән генә санарлык иде. Ә бит тәҗрибәле каләм иясенең сүзләрен бүген журналист һөнәрен сайларга ниятләгән, югары уку йортында укучы студентлар ишетсә, файдасы тими калмас иде. Сугышны китаплардан укып, кинолардан күреп, тагы да аянычлысы, компьютер уеннары аша гына белгән буын аны үз күзләре белән күргәннәрнең сүзен ишетеп калырга, сугышның нинди куркыныч афәт икәнен киләчәк буыннарга да җиткерергә тиеш. Александр Малов моны яхшы белә. Шуңа күрә дә ул олы яшьтә һәм мәшәкатьләре күп булуга карамастан, мәктәпләрдә, югары уку йортларында еш кунак була. Советлар Союзы Геройлары турында китап язган авторның бүгенге заман яшьләрен дә кыю, ватанпәрвәр итеп күрәсе килүе бер дә гаҗәп түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading