Моннан берничә ел элек интернет челтәрендә утырганда, шикле бер сайтка юлыккан идем. Анда ничек итеп тиз арада үз-үзеңне үтереп булу «серләрен» өйрәткәннәр.
Скопировать ссылку
Моннан берничә ел элек интернет челтәрендә утырганда, шикле бер сайтка юлыккан идем. Анда ничек итеп тиз арада үз-үзеңне үтереп булу «серләрен» өйрәткәннәр.
Форумдагы аралашуларда кешеләр үлем - проблемадан чыгуның иң кулай юлы икәнен ышандырырга тырышканнар. Бу сайтны укыгач, куркыныч булып китте. Күп вакытын интернетта уздыра торган үсмерләрнең тотрыксыз психикасына ничек тәэсир итәр бу язмалар? Бу сайтлар җинаятьчеләргә тиң түгеме соң? Статистик мәгълүматлар буенча, бөтен дөньяда ел саен дүрт миллион кеше үз-үзенә кул сала. Һәр икенче яшүсмернең суицид турында уйлаганы бар. Кызганыч, Россиядә яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салу очраклары аеруча еш очрый. Ни өчен кешеләр бу адымга бара? Үлем турында уйламас өчен нишләргә? Болар хакында Виталий Тимирясов исемендәге «Казан инновацион университеты каршындагы «Талантлар йолдызлыгы» иҗатны үстерү академиясе директоры, психолог, психотерапевт Алита Галиуллина белән сөйләштек.
- Үз-үзенә кул салырга теләгән кеше өчен интернет кына сәбәпче була алмый торгандыр? Андагы сайтларны карамыйча да, бауга кергәннәр җитәрлек. Нинди очракта кеше, үлем - проблемаларны чишүнең иң кулай юлы, дип, шундый гөнаһлы адымга бара?
- Барысы да гаиләдәге тәрбия, җан тынычлыгы, кешенең тормыш рәвеше белән бәйле. Мохтаҗлыкта яшәүчеләр генә түгел, җитеш гаиләдәгеләр арасында да бу адымга баручылар бар. Кешенең психикасы якынча 23 яшьләрдә генә тулысынча ныгый. Депрессия халәтендәге, авырлыклар белән очрашкан кеше чарасызлыктан бөтен проблемаларның чишү юлын үлемдә күрә. Шул халәтендә интернет челтәрдән үз-үзеңне үтерү турында сайтлар ачып укыса, бу теләге көчәя генә. Дәүләт яшьләрдән күп нәрсә таләп итә. Белем алу, тотрыклы эш урыны, карьера, гаилә кору, балалар... Тик барысы да җай гына бармый. Тәҗрибәсез яшь белгеч эш таба алмый. Гаиләне туендыру өчен акча җитми, кредитка бата. Кыскасы, авырлыкларны җиңә алмагач, үзеңне үтереп, барысыннан да җиңел генә котылып була дип саный. Төрле куркыныч, дәвалап булмаслык авырулардан арыну өчен бауга керүчеләр дә бар. Өметсезлек, ялгызлык, күңел төшенкелеге - барысы да психикага тәэсир итә. Статистика буенча, суицид очраклары малайларда кызларга караганда күбрәк очрый. Өлкән кешеләр бу адымга, гадәттә, ныклап әзерләнеп килсә, хатын-кызлар арасында төгәлләнеп җитмәгән суицид очраклары еш күзәтелә. Ягъни гүзәл затларның күбесе үч алу, куркытыр өчен генә үзенә кул сала. Еш кына хатын-кыз үзенә кул салырга теләве турында әйтә, йә ахырдан шалтыратып хәбәр итә. Үзенчә шантаж ясый. Тик уеннан уймак чыгуы да бар.
- Интернетта үзеңне үтерергә өйрәтә торган сайтлар аеруча яшь буын өчен куркынычтыр?
- Әйе, интернетта аеруча балаларның еш утыруын исәпкә алсак, бу сайтлар чынлап та куркыныч тудыра. Балигъ булмаган бала күчеш чорында еш кына депрессия кичерә. Үз-үзенә кул салу өчен аның сәбәпләре меңләгән - җавапсыз мәхәббәт, мәктәптәге күңелсез хәлләр, дуслары белән үпкәләшү, начар билге алу һәм башкалар. Балалар мондый чакта аеруча да сизгер була, тиз кызып китүчәнгә әйләнә. Алар әти-әниләреннән ярдәм, аңлашу көтә. Кайтаваз тоймаса, ярдәм эзләп интернетка, башка кешеләргә мөрәҗәгать итә. Шуңа да бала белән уртак тел табу, аны аңлау, проблемаларын уртага салып сөйләшү мөһим. Айфон, яхшы кием, тәмле ризык кына баланы канәгатьләндерә алмый. Иң мөһиме - аңлау кирәк.
- Мәктәп психологларының яшүсмерләр белән ныклап эшләвенең нәтиҗәсе булмый калмыйдыр?
- Без Казанның берничә мәктәбендә тәҗрибә үткәреп карадык, 50 бала арасында берсе булса да суицидка әзер икәнлеге ачыкланды. Ул балалар белән төзәтү эшләре үткәргәч, махсус психологик алымнар ярдәмендә дәвалау терапиясе уздыргач, аларда үз-үзләренә ышаныч артуын, тынычланганнарын тойдык. Психологлар балалар белән ешрак эшләргә тиеш дигән нәтиҗәгә килдек. Мәктәптәге психологлар бу мәсьәләгә аеруча да игътибар итсеннәр иде. Сыйныф җитәкчеләренә дә ата-аналар белән бу проблема хакында сөйләшергә кирәк.
- Үлем турындагы уйларны баштан алып атар өчен нишләргә кирәк?
Авырлыклар белән очрашкан, кыен хәлдә калган кеше үз-үзенә ябылмаска, борчуын кемгә дә булса сөйләргә тиеш. Тәҗрибәле психологларга мөрәҗәгать итү уңай нәтиҗәләр бирә. Балалар әти-әниләренә эч серләрен сөйли ала. Гаиләдә тынычлык урнаштыру мөһим. Кеше авырлыкларны җиңүнең юлы үлем түгел икәнен аңларга тиеш. Балалар еш кына үлемне аңлап та бетерми. Бакыйлыкка күчкәннән соң да тормыш бар, үләсең дә, синең өчен елаганнарын күреп, «шул кирәк сезгә», дип башкаларны күзәтеп торып була, дип уйлый. Әмма зур кеше үлем белән башкаларга берни дә раслап булмый икәнен аңларга тиеш бит инде. Шуңа да авыр хәлдән чыгу өчен һәр кеше үз алымын булдырырга тиеш. Елыймы ул, җырлыймы, өй җыештырамы, бокс грушасы ясап, шуны тукмаклыймы, бакчада чәчәкләр үстерәме, кырга чыгып каты итеп кычкырамы, борчуын якын кешесенә сөйлиме - иң мөһиме, тискәре эмоцияләрне үз эчеңдә сакларга ярамый. Барысын да чыгарырга кирәк. Балигълык яшенә җитмәгән балаларны интернетта озак утыртырга ярамый. 14 яшькә кадәр сабыйга көненә бары 1-1,5 сәгать кенә интернетта булырга рөхсәт ителә. Ул ике сәгатьтән артык телефоныннан арына алмый икән, димәк, интернет бәйлелек турында уйланырга җирлек бар. Бала чынбарлыктагы тормыштан канәгать түгел. Ул үзенең тормышын күңелле, кызыклы итү турында уйланырга тиеш. Моны беренче чиратта, әти-әниләр дә кайгыртсыннар иде. Һәрчак нәрсә белән булса да шөгыльләнү файдалы. Юк-бар турында уйлап утырырга вакыт калмасын. Баланы төрле түгәрәкләргә, спорт секцияләренә бирү хәерле. Кеше ныклап эшләп, спорт белән шөгыльләнеп ара икән, аның ятып йоклыйсы гына килә, үлем турында уйларга вакыты калмый.
Социаль төркемнәрдә үзеңә кул салырга өйрәтүче куркыныч сайтлар популярлашып киткәннән соң, Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов төбәкләрдәге тикшерү органнарына социаль челтәрләрдәге ябык төркемнәрне тикшерергә, балаларны суицидка китергән сәбәпләрне ачыкларга боерган иде. Кызганыч, Россия Җинаять Кодексында суицидка этәргән сайтларга карата бернинди җәза да каралмаган. Шулай да, нәтиҗәләр юк түгел. Интернеттан «үзеңне ничек үтерергә» дигән сылтама белән сайтлар эзли башлагач, суицидның куркынычы, гөнаһ икәне турында мәгънәле язмалар килеп чыкты. Дөрес, танышым, бу сайтларның исемендә хәзер турыдан-туры «үлем» сүзе язылмый, алар яшерен теркәлгәннәр, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге кайбер төркемнәрдә популяр, дип аңлатты. Ничек кенә булмасын, боз кузгала башлаган. Иң мөһиме - кеше үз-үзеңә кул салу - проблеманы чишүнең юлы түгел икәнлеген аңлап, яшәү ямен тоеп гомер итсен иде.
Гүзәл Удачина, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил:
- Кызганыч, әмма дөньякүләм интернет челтәрендә суицидка этәрә торган сайтлар бар. Алар белән көрәш масштаблы төстә, федераль дәрәҗәдә барырга тиеш дип саныйм. Әлеге сайтларны ачыклау, тыю эшләре белән Татарстанда да Роспотребнадзор, Роскомнадзор һәм башка оешмалар шөгыльләнә. Шул ук вакытта гражданнарның үзләренә дә актив булырга кирәк. Интернетта суицидка этәрә торган сайтларга юлыксалар, тиз арада тиешле органнарга хәбәр итү сорала. Татарстанда балалар үлеме - тәрәзәдән егылып төшү очраклары, юл халәкәте, үз-үзеңә кул салумы - барысы да җентекләп тикшерелә. Мин үзем дә күңелсез вакыйга булган гаиләләргә барам, кисәтү эшләре дә үз нәтиҗәсен бирә. Соңгы алты елда Татарстанда үз-үзенә кул салып үлүче балалар санының кимүе күзәтелә. Нәкъ менә интернет сайтлар тәэсирендә үлемгә бару фактлары безнең республикада теркәлгәне юк. Шулай да проблеманы актуаль түгел дип әйтеп булмый. Тикшерү эшләре вакытында балаларны үлемгә этәргән сәбәпләрнең, ни кызганыч, 50 проценты ачыкланмый кала. Психикасы тотрыксыз баланы үлемгә төрле нәрсә этәрергә мөмкин - шул исәптән интернет йогынтысы, социаль челтәрләрдәге аралашулар да. Шуңа да балаларыбызга карата игътибарлы булсак иде.
Комментарийлар