16+

Антоновкага кәләш эзләргә барабыз

«Бәхетле гаилә корырга, матур балалар үстерергә теләүче батыр һәм уңган егетләр чакырыла».

Антоновкага кәләш эзләргә барабыз

«Бәхетле гаилә корырга, матур балалар үстерергә теләүче батыр һәм уңган егетләр чакырыла».

10 июньдә Кама Тамагы районының Антоновка авылында булачак кәләшләр ярминкәсенә кияүләрне әнә шулай чакыралар. Ышандыруларынча, килгән барлык егетләрнең берсен дә кәләшсез калдырмаячаклар. Чөнки авылда чибәр һәм уңган-булган кызлар аз түгел.
Җәйге кәләшләр ярминкәсе һәр елны уздырыла. Анда егетләр күрше авыллардан, хәтта шәһәрләрдән дә киләләр. Яшьләргә танышу өчен романтика да, гүзәл табигать тә җитәрлек. Әйлән-бәйлән йөриячәк кызлар, егетләргә комплиментлар һәм такмаклар әйтәчәк. Әле тагын кияүләрне тәмле ризыклар белән дә сыйлаячаклар.
Ярминкә аз да түгел, күп тә түгел - өч көн дәвам итәчәк! Авылда яшәүчеләрнең сүзләренчә, шул рәвешле кияүгә чыккан кызлар аз түгел, чөнки монда килгән егетләр барысы да җитди мөнәсәбәтләр эзләп килә.
«Ярминкәгә иртәрәк килергә тырышыгыз, чибәр кызларны бик тиз сайлап алачаклар», дип тә өстәп куя әле алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading