16+

Апрельдә су басулар ихтимал

Казанда апрель башында һава температурасы төнлә “0” градустан югары булыр, ә көндез +9 градуска кадәр күтәрелер, дип фаразланыла.

Апрельдә су басулар ихтимал

Казанда апрель башында һава температурасы төнлә “0” градустан югары булыр, ә көндез +9 градуска кадәр күтәрелер, дип фаразланыла.

Кискен җылыту торак йортларны һәм сәнәгать корылмаларын су басуларга китерергә мөмкин. Су басулар зыянын киметү максатларында, Казанда югары әзерлек режимы гамәлгә куелды. “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров бу тәкъдимне хуплады.

– Юллар чистартылган булса да, шәһәр территориясеннән кар чыгару дәвам итә. Югары әзерлек режимы су басулардан килеп чыккан зыянны киметү өчен зарур. Районнар хакимиятләреннән елгаларны чистартуны тизләтүне, су агу юлларын чүпләрдән арындыру эшләрен төгәлләүне сорыйм. Һәр райондагы “хроник” катлаулы урыннарны контрольгә алырга кирәк,- диде Рөстәм Гафаров.

Казанның гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Сергей Чанкин сөйләгәнчә, башкалада яңгыр-кар суларын кабул итүче 4434 кое авызы чистартылган. 
– Краснококшайск һәм Магистраль урамнарында искергән торба үткәргечләрен ремонтлау эшләре дәвам итә. Казанда яңгыр-кар сулары агу канализациясенең гомум озынлыгы 499 чакрымга якын, аларга 5,5 меңнән артык кое урнаштырылган,- диде Сергей Чанкин.

Нокса, Киндерка, Вертелевка елгаларын ауган агачлардан чистартуга керешелгән. Ялгыз яшәүче өлкәннәргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә йорт тирәләрен кардан чистартуда, ерганаклар казуда булышлык күрсәтелә.

Куен дәфтәренә
– Су басу сәбәпле, торак йорттан вакытлыча китәргә туры килгән очракта, электр утын, газны, мичтәге утны сүндерегез;
– Үзегез белән документларыгызны, кыйммәтле әйберләрегезне, беркадәр ризык һәм даруларыгызны алыгыз;
– Ашамлыклар запасын һәм мөмкин булган җиһазларны чормага яки өске катка менгереп куегыз;
– Су уратып алса, йорт түбәсенә менегез, суга сикермәгез, йөзү җайланмаларын алдан ук хәстәрләп куегыз (су басу ихтималы булган җирлекләрдә);
– Су басу чигенеп, йортка кайткач, электрны шунда ук кабызмагыз, электр чыбыкларының коры булуын карап чыгыгыз;
– Су астында торган ашамлыкларны кулланмагыз;
– Су баса башлавы турында күршеләрегезгә хәбәр салыгыз.

Язгы ташулар чорында торак җирлекләрне су баскан очракта мөрәҗәгать итү өчен телефоннар.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: 8 (843) 223-22-33,

Вахитов һәм Идел буе районнары: 8 (843) 223-21-11,

Киров һәм Мәскәү районнары: 8 (843) 223-29-99, 

Совет районы: 8 (843) 223-20-00, 

Казанның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте: 8 (843) 223-23-50.

Коткару хезмәте телефоны: 112.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading