16+

Аренда, ипотека... Кемгә кайсы кулайрак?

Картайган көнеңә кадәр фатирны арендаларгамы, әллә ипотекага алыргамы? Нәрсә хәл итәчәгегез тормыш, финанс һәм киләчәккә планнар белән бәйле.

Аренда, ипотека... Кемгә кайсы кулайрак?

Картайган көнеңә кадәр фатирны арендаларгамы, әллә ипотекага алыргамы? Нәрсә хәл итәчәгегез тормыш, финанс һәм киләчәккә планнар белән бәйле.

Соңгы вакытта билгеләнгән банк ставкасын искә алганда, бу мәсъәлә турында күбебебез уйлангандыр. 

Ипотеканың яисә торакны арендалауның отышлылыгы берничә факторга бәйле: яшәү урыны, фатир бәясе, ипотека буенча ставка, башлангыч кертем күләме, аренда бәясе.

Арендаланган фатирда кем яши ала?

Тормышта еш үзгәрешләр яратучы, эшкә якын тирәдә фатир сайлаучылар яки күршеләре ошамаса, тиз арада яшәү урынын алыштыручыларга бу вариант аеруча туры килә. Мондый яшәү рәвеше үзләренә комфорт булучылар да бар.

Сәяхәт итәргә яратучыларга һәм өйдә эшләүчеләргә тәкъдим итәргә була. Күпләр пандемия башланганнан бирле офиста эшләмәүне дәвам итә, ә бу дөньяның теләсә кайсы ноктасында булу мөмкинлеге бар дигән сүз.

Балалары булмаганнарга да кулай вариант. Әлбәттә, фатирны арендалаучы гаиләләр бик күп. Әмма балалар туу белән күпләр тотрыклылыкка омтыла. Балалар бакчасы, мәктәпне дә өй янындарак булсын дип сайлый.

Фатир арендалауның минуслары

Килешүегез булуга карамастан, фатир хуҗасы аренда бәясен арттырырга яки бөтенләй китүегезне таләп итәргә мөмкин.

Фатир хуҗасының көтмәгәндә килүләре. Аеруча эмоциональ һәм борчылу хуҗа эләксә, шәхси тормыш турында онытсагыз да була.

Прописка белән бәйле проблемалар. Күпчелек хуҗалар пропискага кертми яки аның өчен аз булмаган акча таләп итә.

Фатир сатып алу кем өчен туры килә?

Яшәргә һәм карьера төзергә теләгән ил һәм шәһәрне сайлаганнарга.

Гаилә корырга һәм балалар тудырырга планлаштырганнарга. Арендалаган фатир хуҗасы сезне теләсә кайсы вакытта чыгып китүегезне сорамавы өчен тыныч булачаксыз. Ялгызыңа караганда балалар белән йөрү катлаулырак.

Фатирны инвестиция буларак кабул итүчеләргә. Тора-бара йортыгызның бәясе артачак һәм берничә елдан аны отышлы гына сатып булачак.

Дәүләттән ярдәм алучыларга. Фатир сатып алган һәм ипотека буенча процентлар алган өчен салым түләүләре - максималь рәвештә 650 000 сум кире кайтачак. Ана капиталыннан файдалану - беренче бала өчен 630 000 сумнан артык, әгәр аны кулланмаган булсагыз икенче бала өчен 830 000 сумнан артык. Ташламалы гаилә ипотекасын алырга (алты яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм балигълыгы җитмәгән һәм инвалидлыгы булган баланы тәрбияләүче гаиләләргә еллык 6% ставка тәкъдим ителә).

Хәтта ипотекага сатып алынган фатир булса да аның плюслары күбрәк

- Ипотека түләүләре күпмедер елдан бетәчәк, һәм фатир сезнең милектә булачак. Аренда очрагында сез гомерегез буе аена берничә дистә мең сум түләячәксез.

- Ипотека өчен айлык түләү, фатир арендалау бәясеннән аермалы буларак, кинәт үсмәячәк. Шулай ук ипотеканы рефинанслау һәм тагын да азрак түләү мөмкинлеге бар.

- Фатирда үзең теләгәнне эшләү – хайван тоту, акча кирәк булса, арендага бирү яки сату.

- Хезмәт эшчәнлегегез тәмамланганнан соң, сезгә фатир арендасы өчен түләү кыен булачак.

Әлбәттә, төрле төбәкләрдә аренда һәм күчемсез милек сатып алу бәясе аерыла. Әмма башлангыч этапта, кыйммәт булмаган фатир сатып алганда, ким дигәндә, арендага чыгымнарын һәм ипотека буенча айлык түләүләрне чагыштырырга мөмкин. Нәтиҗә буларак, берничә елдан соң квартирагыз сезнеке булачак, һәм аның бәясе артачак.

Лилия Яфизова

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading