16+

Ашыгыч ярдәм машиналары газда йөриячәк

Ашыгыч ярдәм машиналары да, җәмәгать транспорты артыннан ук, газ ягулыгы белән йөри башлаячак. Тиздән автопарк шундый 70 яңа микроавтобус белән яңартылырга тиеш.

Ашыгыч ярдәм машиналары газда йөриячәк

Ашыгыч ярдәм машиналары да, җәмәгать транспорты артыннан ук, газ ягулыгы белән йөри башлаячак. Тиздән автопарк шундый 70 яңа микроавтобус белән яңартылырга тиеш.

Татарстан Республикасы «Iveco» базасындагы машиналарны сайлаган. ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин әйтүе буенча, мондый бер машина 2,2 млн сум тора. Беренчеләрдән булып, газ белән йөри торган машиналар Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә биреләчәк. Аның үрнәген күптән түгел генә узган «Куркынычсызлык һәм элемтә» форумы күргәзмәсендә тәкъдим иттеләр. Гадел Вафин билгеләп узганча, машинаның плюслары күп. Эксплуатациясе буенча ул гадәти машиналардан аерылып тормый, ә менә ягулыкка киткән акчаның шактые экономияләнә. Икенчедән, яңа транспорт экологик яктан да яхшырак.
Газ ягулыгы белән йөри торган беренче машиналар инде 2014 елда ук кулланыла башлар дип көтелә. «Iveco» ашыгыч ярдәм машиналары 2009 елгы транспортны алмаштырачак.
Бүгенге көндә Казанның ашыгыч ярдәм станцияләрендә барлыгы 106 машина эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading