16+

“Авырлыклар килеп чыкканда да без бергә”

“Без бәйрәмнәрдә, сабантуйларында гына түгел, авырлыклар килеп чыкканда да бергә. Йолдыз авылында булган хәл шул бердәмлегебезне күрсәтте.

“Авырлыклар килеп чыкканда да без бергә”

“Без бәйрәмнәрдә, сабантуйларында гына түгел, авырлыклар килеп чыкканда да бергә. Йолдыз авылында булган хәл шул бердәмлегебезне күрсәтте.

Авырлыкларны кулга-кул тотынышып, бер-беребезгә ярдәм күрсәтеп җиңәбез” дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында. Хәтерләсәгез, быелның май аенда Курган өлкәсендәге Эчкен-Йолдыз татар авылында зур янгын чыгып, ике йөздән артык йорт көлгә әйләнде. Форумга шул авылдан Миңнегәрәевләр гаиләсе һәм мәктәп укучылары да килгән иде. Үзләренә ярдәм күрсәткән өчен татар халкына һәм Татарстанга авылдашлары исеменнән алар рәхмәтләрен җиткерделәр. Бүген анда шактый гаилә йортлы булган. Авылда өй туйлары белән бергә никах туе да узган. 

Рөстәм Миңнеханов милләттәшләребезнең хәрби операциядә катнашучыларга да булышлык күрсәтүен ассызыклап, бизнеста гына түгел, илебез өчен дә көчегездән килгәнчә ярдәм итәсез дип, рәхмәтен белдерде.

Самара өлкәсенннән килгән «Дуслык» иҗтимагый оешмасы рәисе, эшмәкәр Фәхретдин Канюкаев сүзләренчә, Самарада узган Сабан туенда алар солдатларга ярдәм итү мәйданчыгын булдырган. Җыелган барлык әйберләр, шул исәптән азык-төлек, кием-салым, медицина кирәк-яраклары, машиналар хәрбиләргә алып барып тапшырылган. Ул шулай ук хәрбиләргә ярдәм күрсәтү өчен авыл эшмәкәрләренең инициатив төркеме оешуын да хәбәр итте. 
Читтә яшәүче эшмәкәр милләттәшләребез Татарстан белән тыгыз элемтәдә дә тора. Татарстанның Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев билгеләп узганча, форумның төп максатларының берсе – аларның бизнесын Татарстанга да кертү. Без һәрвакыт ачык һәм сезне Татарстанда көтеп торабыз, диде ул.

Алтай крае төбәк татар милли-мәдәни оешмасы рәисе, мараллар үрчетү белән шөгыльләнүче “Карым” комплексы җитәкчесе Әнвәр Әминов үзенең чыгышында  әлеге комплекс территориясендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның идеясе белән, “Кар барсы”дигән биологик төрлелек үзәге төзелүен сөйләп үтте. Үзәк инде 90 процентка әзер. Ул халыкара проект булыр дип көтелә. 

–    Әлеге проект галимнәр һәм Росия фәннәр академиясе белән берлектә эшләячәк. Кыргызстан, Монголия, Кытайдан килгән галимнәр мондый масштабларга гаҗәпләнүен белдерәләр. Кар барслары Татарстан гербында да урын алган, чөнки ата-бабаларыбыз кайчандыр Алтайда яшәгән. Әмма барслар хәзер авыр хәлдә. Алтайда кырык бишләп баш кына калган. Барслар бик аз өйрәнелгән дә. Без исә аларны үрчетеп, табигатькә җибәрергә уйлыйбыз, – диде Әнвәр Әминов.
Моннан тыш эшмәәр татар атларын үрчетү белән шөгыльләнәчәкләрен дә җиткерде. 
Кыргызстаннан ук килгән «Кыргызстан-энергия» транспорт компаниясе директоры Линар Мансуров Рөстәм Миңнехановтан Кыргызстан белән Россия арасында йөк ташу өчен һава юлы ачуда булышлык күрсәтүен сорады. 

–    Бүген Кыргызстаннан төп йөк агымы автомобиль транспорты белән бара. Санкцияләр һәм күрше республикаларның дустанә булмаган сәясәте аркасында бу зур проблемага әверелде. Алар Россиягә баручы товарларның яңа төрләрен үткәрмәс өчен яңа киртәләр куя. Безнең исә Татарстан белән Россиядә җитештерелгән товарларны Кыргызстанга чыгару өчен авиаэлемтәләр оештырырга уникаль мөмкинлек бар. Шуннан ул товарлар башка илләргә дә китә алыр иде, – диде ул. 

БДБ илләренең соңгы саммитында Россия белән Кыргызстан арасында атнасына 28 йөк авиарейсы булдыру турындагы килешү төзелүен искә төшереп, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, йөк агымының бер өлешен Татарстан аша юнәлтү кирәклеген әйтте. Һәм бу эшне оештыруда Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорады.

Төмән эшмәкәре Ринат Гайсинның заводы Татарстанда инде төзелеп беткән диярлек. Төгәлрәге, завод Лаеш районында урнашкан. Киләсе елның беренче кварталында ул эксплуатациягә тапшырылачак. Икенче кварталында әзер продукция чыгарыла башлаячак, диде “Полимерпласт” җәмгыяте җитәкчесе Ринат Гайсин.  Заводта җылылык изоляцияләү материаллары җитештереләчәк. 

Әстерхан эшмәкәре, “Аквариум” балык кибетләре челтәре җитәкчесе Лилия Габидованың да Татарстанда үз кибетләрен ачу планы бар. Әстерханда аның биш сату ноктасы бар. 
–    Безнең бизнес моннан 25 ел элек башланды. Ул вакытта балыкны авылда әти-әни һәм энем белән зур кисмәкләрдә тозлый идек. Заказлар күбәйгәч, әти белән әни аерым бина ясап куйдылар. Безнең бренд та менә шул корылмадан башланып китте. Хәзер инде бизнесыбызга алты ел. Кибетләребездә җитмештән артык балык продукциясе бар. Алардан тыш, Әстерхан татарлары җитештергән карбыз кайнатмасы, бал һәм кипкән помидорлар сатыла. Шәһәргә килгән туристлар да күчтәнәчләрне безнең кибетләрдән ала. Шул рәвешле алты ел эчендә сату күләме уртача җиде тапкырга артты. Бәлки әле кибетебез Татарстанда да ачылыр дип өметләнәбез, – диде ул.

Форум ахырында чыгыш ясаган Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов делегатларга Татарстанда башкарылган эшләрне күрсәтеп кенә калмыйча, аларның һәрберсенең башкаларга күрсәтерлек эше булуын билгеләп, күп әйберне сездән дә өйрәнәбез, без сезнең һәрберегез белән горурланабы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading