16+

“Бабайлар белән әбиләрнең бер-берсенә каршы автобәйгесендә иминлек җиңәр иде”

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, 5 октябрьдә Казанда өлкән яшьтәге автоһәвәскәрләр катнашында бәйге үткәрә.

“Бабайлар белән әбиләрнең бер-берсенә каршы автобәйгесендә иминлек җиңәр иде”

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, 5 октябрьдә Казанда өлкән яшьтәге автоһәвәскәрләр катнашында бәйге үткәрә.

Анда республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 39 автоһәвәскәр катнаша. Хатын-кызлар 55 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр, ә ир-атлар 60 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр. Уен таләбе буенча башта җиңел автомобильдә каршылыклар аша узасың, аннан соң теориядән имтихан бирәсең.

— Автоконкурс инде 12нче мәртәбә оештырыла. 2011 елда автоинспекция ветераннары гына җыелган иде, хәзер инде республиканың барлык өлкән яшьтәге кешеләренә дә стартка басу мөмкинлеге тудырылды. Татарстанда бүген автомобильләр саны 1 миллион 371гә җитте. Автоконкурс башта районнарда бара, ә финал - Казанда. Бәйге өлкән яшьтәге автоһәвәскәрләргә хәрәкәттә үзләрен ышанычлы итеп тотарга ярдәм итә, - диде республика ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов.

Әгәр, бабайлар белән әбиләр бер-берсенә каршы автобәйгегә чыкса, кайсы як җиңәр иде икән? Бу сорауга Дамир Бикмөхәммәтов:”Бабайлар белән әбиләрнең бер-берсенә каршы автобәйгесендә иминлек җиңәр иде, чөнки бәйге юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүгә юнәлдерелгән”,-дип җавап бирде.
Россия автомобильчеләре җәмәгать оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Юрий Кулагин да бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде, юлларда хәрәкәт кагыйдәләрен бозмаска чакырды.

 Ир-атлар арасында Нурлаттан Рәис Сафиуллин җиңү яулады. Икенче урында-Дамир Вәлиев (Теләче), өченче-Радик Лотфуллин (Әлмәт). 

Хатын-кызлардан иң өлгере Бөгелмәдән Наталья Березовская булып чыкты. Икенче урында-Гөлфия Абдуллина (Азнакай), өченче-Зөлфия Шакирова (Яшел Үзән). 
 Җиңүчеләргә дипломнар һәм кубоклар тапшырылды, ә гүзәл затларга чәчәк бәйләмнәре дә бүләк ителде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading