16+

Балачактан бер хатирә. Суга беренче кергән кеше мунча яга...

Малай чагымдагы сәхифәләрне дәвам итәргә булдым әле. Ашалып та бетмәгән ипи кисәген эләктереп, су коенырга йөгерәсең. Ел саен язгы ташулар тынып, суы саегып калгач, тегермән бөясе кору өчен Мишә елгасы буенда кызу эш башланып китә. Атларга төяп куак, чыбык-чабык, салам һәм тирес китерелә.

Балачактан бер хатирә. Суга беренче кергән кеше мунча яга...

Малай чагымдагы сәхифәләрне дәвам итәргә булдым әле. Ашалып та бетмәгән ипи кисәген эләктереп, су коенырга йөгерәсең. Ел саен язгы ташулар тынып, суы саегып калгач, тегермән бөясе кору өчен Мишә елгасы буенда кызу эш башланып китә. Атларга төяп куак, чыбык-чабык, салам һәм тирес китерелә.

Тау битеннән кызыл балчык ташыйлар, арбалар арасында ике генә тәгәрмәчлеләре дә бар, болары йөкне бушату өчен бигрәк тә уңайлы. Иске бөя урынына салам, чыбык, балчык түшәп килә-килә елга тарая. Моңа ачуы килгәндәй, Мишә суы да ярсып, тизрәк ага башлый. Менә иң хәлиткеч көн килеп җитә. Алдан ике якта да әзерләп куелган салам, тирес, чыбык, балчык катнашмасы су агып торган урынга кинәттән ишеп төшерелә. Тиз-тиз генә өсте-өстенә салам, балчык салына. Елга, агышын туктатып, бөялеп кала.

Тирә-якны су басмасын һәм елга агу юлын үзгәртмәсен өчен, яз айлары башланганчы ук, бөя өстенең туң балчыгын балта белән чабып, канау казыла һәм язгы ташу вакытында су шушы урыннан агып, бөя төбенә кадәр су белән юыла. Әмма соңгы тапкыр бөялгән бөя язгы ташуда сакланып – китмичә калды. Бәлкем, балта белән чабып ерганак ясаучылар иренепме, әллә: “Болай да ярар, су үз юлын табар әле”, – дип уйлап, аннан-моннан гына чабып, канау сай казылган. Мишәдә артык су барлыкка килсә (бигрәк тә яңгыр яуганда), бөяне саклап калу өчен эшләнгән запас юлдан китеп, елга 150 метр чамасы бу якка таба якынаеп, яңача ага башлады. Соңгы тапкыр, дип язам, чөнки шушы елдан соң безнең авылда бөя бөяү туктатылды. Иске бөя өстеннән (вакытында Сафа исемле кешенең милке булган тегермән) аккан су аркасында, бик тирән чоңгыл хасил булып, саф сулы, солдатка киткәнче минем октябрь айларына кадәр, яратып су коена торган урыныма әйләнде.

Буа бөялгән көнне бала-чага, хатын-кыз, сусыз калганлыктан, елга төбендә чәбәләнеп яткан: кызылканат, кызыл күз, чабак, алабуга, ташбаш (безнең яклар бу балыкны күтиш дип тә йөртәләр) кебек балыкларны җыю өчен алдан ук килеп көтеп торалар һәм су кимеп балыклар күренә башлау белән, кем чиләккә, кем кесәсенә, ә кайберләре күлмәк төймәләренең өскесен чишеп җибәреп, изүләренә дә балык тутыра иделәр. Бу хәл бик күңелле, бала-чаганың чыр-чу тавышы астында, күңелле вакыйгалар да килеп чыгып, бер тамашага әйләнеп кала иде.

Акрынлап, бөялеп калган елга су белән тула. Бер 800 метрлар югарылыкта “тамак” дип йөртелә торган (елгага икенче елганың, елгачыкның килеп кушылган яки агып чыккан урыны) ерганак булып, суның артыгы шуннан чыгып, бөянең аскы ягына агып китә. Тегермәнгә йөк белән кереп йөрү өчен, агачтан салынган күпере дә бар. Без су коенырга шул тамакка йөрибез. Чөнки бу урында су сайрак, шунлыктан җылырак та.

Төбе чиста, чоңгыллар, таш һәм агач тамырлары да юк. Ә тамакның аскы ягына, Якуб бабай һәм Якты чишмәнең дә сулары килеп кушылгач, тагы бер кечкенә бөя бөялә һәм артык су шушы бөя өстеннән агып тора. Бөянең монысы юкә кабыгы салып, өскә калкып чыкмасыннар өчен, таш һәм казыклар ярдәмендә бастырыла, 2,5 ай чамасы су астында тоткач чыгарылып, алардан “юкә мунчаласы” кубарып алына. Бу эш – бик пычрак, өстәмәсенә, бик сасы исле дә булып, күп физик көч сорый торган кәсеп.

Апалар бакча башы турында, Мишә елгасының аръягында, Кизләү чишмәсеннән агып чыккан су, халык кара балчык һәм торф алган чокырларга тулып, мунчала күле ясалган иде. Мухин Хәнифенең, шул төштә мунчала чыгарып, урманчылык хуҗалыкларына тапшырганы исемдә. 

Хәниф абый сөйләшергә дә, берәр шешә аракы бәрабәренә кешеләрне яллап эшләтергә дә оста иде. Шунлыктан, бу эш пычрак булса да, аның үзенең буялып һәм шапшакланып йөргәнен күргәнем булмады. Бу урында әйтәсе килгән фикерем, ул да булса, кешеләрне яллап эшләтү бөтенләй дә яллап түгел, бәлкем, шушы эчүчелеккә мөкиббән булучыларга ярдәм итү һәм сыйлау кебегрәк итеп эшләнә.

Эшләүчеләр, әле үзләре үк Хәниф абыйга рәхмәт әйтеп, канәгать калып таралыша. Кайткач, аналары, өйләнгәннәре хатыннары тарафыннан тиргәлеп, мунчала, бака бугы (бака ефәге) һәм сасы ләм исе сеңгән киемнәре кат-кат сабынлап юыла, бакча киртәсе өстенә эленеп, искән җилләр тарафыннан тере сыман булып, селкенешеп тора башлыйлар. Балачакта бар нәрсә дә кызык. Киптерергә элеп куелган күлмәкнең шаян җил әле бер җиңен, әле икенчесен селкетә, гүя күлмәкнең җаны бар. Чалбарның да балаклары селкенә башлый. Киптерергә элеп куелган керләрнең аракы эчәселәре килеп, яңа баштан Мухиннарга мунчала чыгарырга китәрләр кебек.

Кабыгыннан кубарып алынган мунчалаларны җиргә тезеп салып киптерәләр, кирәк булса, ләм белән пычраныбрык торган урыннары суда чайкап алына һәм, төргәк-төргәк итеп, сортларга аерып, билгеле бер размерда бәйләп куялар. Мин кечкенә чакларда бу мунчаладан “чыпта капчыклар” тукылды, бер өлеше, бау ишү өчен булып, тагы да бер – түбән сортлысы мунчала урынына – идән һәм кешеләр үзләренең тәннәрен сабынлап уып, чистарыну өчен дә тотылды. Иң югары сортлы мунчала ботаксыз һәм кәүсәсендә куыш яки башка дефектлары булмаган агачтан чыга.

Су коенырга баруыбызны күрсәтмәкче булып та, юлыбыз аз гына кырыйга авышты. Шулай итеп, безнең бакча башындагы коры елга аркылы салынган күпердән чыккач та, уңга, чишмәгә илтүче сукмакка борыласың. Шул урында тиле бәрән (белена) үсеп утырды. Бу үлән басу һәм урман тирәләрендә үсми. Авыл кешесе бу үләннең агулы үзлеген белсә дә, аны йолкып атарга дигән уй берәүнең дә башына килмәде. Искитмәле! Әллә ни гыйлем кешеләр булмасалар да, табигать белән килешеп яшәргә башлары эшләде авылдашларымның. Куллана белгән очракта дару үләне булып та исәпләнгән үләнне узып, Чыпчык Ибрайлары дигән кешеләрнең бакча кырыеннан түбән төшәсең һәм Дөли чишмәсе янына килеп чыгасың. Эчәсе килмәсә дә, кешедән күреп яки форсаттан файдаланып калырга теләп, улагына ятып, йә учың белән, йә кепка белән алып сусауыңны баскач, алга таба йөгерәсең.

Бу чишмәгә авыл хатыннары кер чайкарга, казлар суелгач, каз юарга йөри. Көянтә башына икешәр-өчәр каз элеп, барган чакларында: ”Киләсе елда да казлар күп булсын”, – дип, йоннары сызырып алынган каурыйларны чәчеп баралар. Терлек эчәге, баш-аяк юарга килүчеләр дә күп була. Сәрвәри апалар чәй суы кайната торган самавырны да шушы чишмә буена алып төшеп юа иделәр. Самавырның тыш ягы белән күмер сала торган торба арасын мин юам. Апаларның куллары сыймый, мин кечкенә, шунлыктан, минем кул сыя. Сәрвәри апа бармак очына балчык (ләкин ком түгел) тидереп, самавыр тышында түгәрәк хәрәкәт ясап, бик матур, чәчәкне хәтерләтүче эзләр төшерә һәм бу билгеләр кояш нурларында җемелдәп, самавырга затлылык өсти. Шушы чишмәдән соң, ел да авылның сабан туйлары була торган урынны узып киткәч, ике чишмә яныннан узып һәм тамактан агып чыккан елга аша чыгып, җан фәрманга күлмәк-ыштаннарны сала-сала йөгерәсең. Суга беренче кергән кеше мунча ягучы булып санала.

Су җылы булса: ”Мунчаны әйбәт яккансың”, – дип мактыйсың. Ә инде су салкынрак тоелса: ”Мунча начар ягылган”, – дип, суның салкынлыгына шул мунча ягучы малай гаепле санала. Тирә-якка малайларның чыр-чу авазлары тарала. Үзара су сибешеп тә, куышлы да уйныйсың. Су астына чумып, янәшәдәге малайның аягын тотып та кызык ясыйсың. Әмма уен ничек кенә кызык булмасын, һич онытылып китәргә ярамый. Күзең гел үзеңнең салып калдырган киемнәрең ягында. Күрми калсаң, йә чалбар балагын, йә күлмәк җиңен төенләп-бәйләп куялар.

Төенне чишә алмагач тешләп, бик көчкә генә бу җәфадан котыласың. Җитмәсә, тирә-якта малайлар: “Кара әле, кара әле! Тамагы ачкан, каз боты кимерә”, – дип бии-бии сикерешеп үчеклиләр. Кайчакларда, төенне суга манчып, бик нык, чишелмәслек итәләр. Берни эшләр хәл юк, көлкегә калып кимерәсең... 

Габдулла Исмәгыйлев.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading