16+

Барлык тимер юллар БРИКСка илтә

Казанда 2024 елның 22-24 октябрьләрендә БРИКС илләре саммиты була.

Барлык тимер юллар БРИКСка илтә

Казанда 2024 елның 22-24 октябрьләрендә БРИКС илләре саммиты була.

Әлеге дәрәҗәле чараны Казанда үткәрергә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдим итте.

Саммитка әзерлек кысаларында урам юлларын, йортлар һәм биналар диварларын төзекләндерү белән беррәттән Казанның тимер юл хуҗалыгы да камилләштерелә.

– Казан тимер юл вокзалларында иминлек тәэмин итүгә нык әһәмият бирелә. Яңа җиһазлар урнаштырыла, моның өчен 343 миллион сум күчерелде. “Казан” тимер юл вокзалында бизнес-зал ачылачак. “Казан Экспо” һәм “Казан” халыкара аэропортына бару-кайту маршрутына өстәмә рәвештә 96 электропоезд әзерлеккә куела, 6 электропоезд саммитка хезмәт күрсәтәчәк,– диде Горький тимер юлларының территориаль идарәсе буенча җитәкчесе урынбасары Александр Черемнов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

БРИКС саммиты көннәрендә “Казан” тимер юл вокзалы белән аэропорт арасында пассажирлар электричкасы гадәттәге графикта эшли.

–2013 елда “Казан” тимер юл вокзалын һәм территориясен төзекләндергәндә чын паровозны һәйкәл сыйфатында вокзал каршына урнаштыру идеясе булган иде, ләкин бу идея башкарылмыйча калды. Белмәссең, берәр заман “Казан” тимер юл вокзалына паровоз куелыр. Юдино бистәсенә кергән юлда, Шәмәрдән, Свияжск станцияләрендә паровозлар һәйкәл сыйфатында тора. Күршеләребездәге “Вятские Поляны” станциясендә дә паровоз бар, – дип җавап бирде Александр Черемнов “Шәһри Казан” газетасы журналистына.

“Содружество” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Азат Әхмәтшин сөйләгәнчә, БРИКС саммитына әзерлек барышында “Казан – Аэропорт” маршрутында “Вахитов”, “Каенлык”, “Комбинат”, “Юбилейная”, “Столбище”, “Аэропорт” пассажир платформалары төзекләндерелә.

– “Салават күпере” торак комплексына рельс автобусы яки электричка юллары төзү планнары юкмы? – дип сорау бирдем.

– Казан белән “Салават күпере” торак комплексы арасында электричка булдыру мәсьәләсе “Татарстан шәһәрләрен үстерү институты” фонды катнашында өйрәнелде. Яңа Яшел Үзән һәм башка торак массивлар да бар анда. Бу проект әлегә туктап калды, – диде Азат Әхмәтшин һәм өстәп әйтеп куйды: – халык электричка мәсьәләсендә активрак мөрәҗәгать итсен.

Казанның тимер юл хуҗалыгын төзекләндерүне 16 сентябрьгә тулысынча тәмамлау бурычы куелган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading