16+

Бер айга 4 тапкыр янгын чыккан йортны "ШК" ярдәмендә төзекләндерү эшенә керештеләр

"Булмый инде булмагач, күршеләрдән уңмагач, яки Казандагы тулай торакта ни өчен атна саен янгын чыга?" дигән язманы "ШК" сайтыннан укыган булгансыздыр.

Бер айга 4 тапкыр янгын чыккан йортны "ШК" ярдәмендә төзекләндерү эшенә керештеләр

"Булмый инде булмагач, күршеләрдән уңмагач, яки Казандагы тулай торакта ни өчен атна саен янгын чыга?" дигән язманы "ШК" сайтыннан укыган булгансыздыр.

Анда сүз Казанның Батыршин урамындагы 25нче йортта бер айда дүрт тапкыр янгын чыгуы турында барган иде. Корым исеннән газапланган халык түземезлек белән ремонт эшләре башланганны көтә. Ниһаять, аларның аһ-зарын ишеткәннәр.

- Сез язып чыкканнан соң беренче тапкыр безнең хәлне килеп белделәр. Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясеннән тиздән ремонт эшләре башланачак, дип вәгъдә иттеләр, малярларны көтәбез. "ЖК-Сервис" оешмасыннан да вәкилләр килеп коридорларны карап йөрделәр, димәк, боз кузгалды, рәхмәт сезгә! - дип шалтыратты шул йортта яшәүче укучыбыз Тәнзилә Вәлиева.

Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясенең энергетиклар бүлегендә Батыршин урамы, 25 нче йортта янгыннан соң, барлык ут чыбыкларын рәткә китердек, ремонт эшләре генә калды, диделәр. Ә ремонтның кайчан башлануы финанс мөмкинлекләре белән бәйле. Сүз уңаеннан, Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе 30 июльгә кадәр эшләрне тәмамлыйбыз дип вәгъдә иткән иде.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading