16+

Бер бүлмәдә – җылы, икенчесендә – салкын...

Казанда социаль өлкәдәге биналарның һәм торак йортларның 70 процентына җылылык тоташтырылган.

Бер бүлмәдә – җылы, икенчесендә – салкын...

Казанда социаль өлкәдәге биналарның һәм торак йортларның 70 процентына җылылык тоташтырылган.

Барлык ТЭЦлар, “Каэнерго” акционерлык җәмгыяте һәм ведомстволарның котельныйлары эшли.

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә бу турыда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте. Йортларга җылылык бирү мәсьәләсендә Казан мэры Илсур Метшин да үзенең фикерләре белән уртаклашты.

– Биналар һәм йортлар саны күп булганлыктан, кышкы җылыту чорына күчү һәрвакыттагыча җаваплы момент. Җылылык җибәрү ике атнага кадәр вакытны ала. Эштә берәрсе: “Безгә инде җылылык бирделәр”, – дип әйтсә, ә сездә салкын булса, борчылырга кирәкми. Якын көннәрдә һәр йортта җылылык булачак, эшне башкарып чыгарбыз. Һәр йортка һәм социаль бинага җылылык киләчәк, – дип тынычландырды мэр Илсур Метшин.

Искәндәр Гыйниятуллин мәгълүмат биргәнчә, Казанда җылыту сезоны 5 октябрьдә башланган, ә социаль учреждениеләргә (гариза буенча) 15 сентябрьдә үк җылылык җибәрелгән. Мисал өчен, 400 балалар бакчасына, мәктәпкә һәм хастаханәгә җылылык тоташтырылган. Үзәкләштерелгән җылылык челтәреннән файдаланучы 3832 торак йортта җылылык инде бар. Күп фатирлы 433 йортның җылылык чыганагы үзләрендә, алар сезонны үзләре теләгәнчә башлый.

Җылылык бирүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне “Открытая Казань” системасына җибәрергә мөмкин, анда “Пуск тепла” махсус адресы булдырылды. Шулай ук “Халык контроле” платформасына хәбәр итәргә була. “Открытая Казань” системасының тәүлек дәвамында эшли торган телефоны: 8 (843) 236-4-123.
Дүрт көндә казанлылардан “Открытая Казань” системасына – 3948, ә “кайнар элемтә” аша 153 мөрәҗәгать алынган. Хәбәрләрнең күбесе фатирда аерым бүлмәләргә җылылык килмәүгә кагылышлы. Бу йортларның эчке җылылык челтәрендә һава калу сәбәпле, җылы су әйләнешендә “бөке”ләр хасил булу белән бәйле.

Мэр Илсур Метшин: “Мөрәҗәгатьләр тиз арада хәл ителергә тиеш. Шәһәрнең барлык хезмәтләре хәзер җылылык җибәрү һәм көйләү эшләре белән мәшгуль. Идарәче компанияләрдәге хезмәттәшләребездән активрак эшләүләрен көтәбез”, – диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading