16+

"Без булдырабыз! Без бергә!" бәйрәм марафоны көн буе дәвам итте (фото)

"Казан-Арена" стадионына халык ташкын булып агылды бүген. Күбесе сайлаудан кайтышлый ук гаиләләре белән шунда ашыкты.

"Без булдырабыз! Без бергә!" бәйрәм марафоны көн буе дәвам итте (фото)

"Казан-Арена" стадионына халык ташкын булып агылды бүген. Күбесе сайлаудан кайтышлый ук гаиләләре белән шунда ашыкты.

"Без булдырабыз! Без бергә!" бәйрәменә сайлау участокларында бирелгән "Мин тавыш бирдем" тасмасы белән һәркем керә алды.

Олыларга да бала-чагага да аптырап йөрисе түгел. Йөз төрле шөгыль табарга була иде анда. Аниматорларның ниндиләре генә юк. Балалар өчен оештырылган осталык дәресләре берсенән-берсе кызыграк. Суда рәсем ясаучылар да, шәмнән кул «коючы»лар да, пирамида ясарга өйрәтүчеләр дә... - тагын әллә кемнәр бар иде. Яшьләр исә күбрәк популяр төркемнәр чыгышы тирәсенә елышты. Шул ук вакытта чатырлар да буш түгел иде. Алар да үз тамашачысын җәлеп итә алды. Әдәбият елы уңаеннан бер чатыр тулысынча шагыйрьләр, язучылар - "Әдәби ишегалды" карамагында иде. Ленар Шәех, Флера Тарханова, Рәмис Әймәт һәм башка шагыйрьләрне күрергә генә түгел, ә автор башкаруында яңгыраган шигырьләрне дә тыңларга була иде ул ишегалдында.

- Шәһәрдә узган күпсанлы мондый әдәби ишегалларында без моңа кадәр дә бик шатланып катнаштык. Ул безгә укучылар белән аралашу мөмкинлеге бирә. Мондый элемтә һәрвакыт булырга тиеш,- дип белдерде Наилә Ахунова.

Шунда ук Татарстан китап нәшриятендә чыккан китаплар белән беррәттән, букинистлар китаплары да урын алган иде.

Алардан ерак кына түгел авыл авыл өе, мунча, келәт, тирәсендә дә олысы-кечесе кайнашты. Арча урман хуҗалыгыннан китергәннәр икән үзләрен. Әзер материалны алып килеп, өч оста бер атна дигәндә йортны күтәреп тә куйган.

- Без бу өйләрне халыкка күрсәтергә дип биредә урнаштырдык. Беренче тапкыр шундый бәйрәмдә катнашуыбыз. Халык бик кызыксына, чөнки экологик чиста материалдан салынган мондый өйләр хәзер модага кереп китте бит,- ди урман хуҗалыгының инженер-энергетигы Илнар Вәлиев.
Ә менә "Газ-21" клубының инде мондый зур бәйрәмгә бирегә икенче тапкыр килүе икән. Узган ел да канашкан булганнар. Аларның ретро машиналар күргәзмәсе тирәсендә фотога төшми калучы бик сирәк булгандыр. "Безнең 170 ләп машина бар. Бүген ун машина һәм бер мотоцикл күрсәтәбез",- ди клуб әгъзасы Айрат Җамалиев.

Нәрсә-нәрсә ГТО тапшыручылар тирәсендә дә халык бихисап булды. Мылтыкка зыян килмәгән булса, ату буенча да әле 160 кеше белән генә чикләнәсе түгелләр иде... Кыскасы сайлау мөмкинлеге чикләнмәгән иде "Казан-Арена"да.

Кич белән "Казан-Арена"га Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы һәм бүгенге сайлауларда ышанычлы төстә лидерлыкны яулаган Рөстәм Миңнеханов та килде.
- Татарстанлылар республикага ышана. Бу сайлауның төп нәтиҗәсе, - диде ул. - Граңданлык позициясе өчен һәркемгә, миңа ышанган һәр сайлаучыга рәхмәт әйтәсем килә. Хакимият системасы зур ышанычка ия булды. Бу безгә зур җаваплылык өсти. Иң мөһиме - тормыш сыйфаты һәм тынычлык. Россия Федерациясе ярдәме белән без яңа уңышларга ирешәчәкбез. Татарстан лидер һәм лидер булып калачак та.

Ә бәйрәмнең кызган мәле Салават Фәтхетдинов, "Елка" төркеме һәм Лев Лещенко чыгашлары булгандыр. Халык аларга кушылып җырлады да, биеде дә. " Без булдырабыз! Бер бергә!" бәйрәменә ноктаны зур салют куйды.

Расиха Фәизова фотолары






Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading