16+

Бисерлардан брошь-бизәк ясаучы Сөмбелә якыннарының шәхси стилистына әйләнгән

Вак-вак бисерларны тотып матур бизәк ясарга никадәр көч, вакыт һәм иң мөһиме чыдамлык кирәк. Бисер кулдан тәгәрәп төшеп китсә, эшне бөтенләй ташлыйсы килә. Ә төшкән бисерның саны бер-икедән артса, кәеф тулысынча бетте дип әйтергә мөмкин.

Бисерлардан брошь-бизәк ясаучы Сөмбелә якыннарының шәхси стилистына әйләнгән

Вак-вак бисерларны тотып матур бизәк ясарга никадәр көч, вакыт һәм иң мөһиме чыдамлык кирәк. Бисер кулдан тәгәрәп төшеп китсә, эшне бөтенләй ташлыйсы килә. Ә төшкән бисерның саны бер-икедән артса, кәеф тулысынча бетте дип әйтергә мөмкин.

Сөмбелә Җиһангәрәева бисерлар белән бик җиңел эш итә. Көч, вакыт һәм чыдамлык белән гармониядә яши белә ул. Сөмбелә Апас районы Йомралы авылыннан, хәзерге вакытта Казанда яши. 

Вак-вак бисерлардан ул брошь-бизәк ясый. Кием-салымга үзенчәлек өсти торган бизәкләр белән Сөмбелә 3 елга якын шөгыльләнә инде, ул якыннарының шәхси стилистына әйләнгән.

– Кул эше белән сабый чагымнан кызыксынам. Дәү әнием гел бәйләп утырырга яратты. Әнием хәзер дә буш вакытында кофта, бияләй, шарфлар бәйли. Шундый иҗат белән бәйле кешеләр арасында яшәгәч, күңел дә шул өлкәгә тартыла икән. Бу эшне берничә тапкыр башлап карадым, әмма өченче тапкыры уңышлы булыр дип ышанам. Интернеттан төрле видео-дәресләр карап, хыялланган эшемә якыная бардым, – дип сөйли ул. 

Бизәкнең зурлыгына карап, аның ясалачак вакытын да чамалап була. Бу эш уртача алганда 4 сәгатькә якын сузыла икән. Әмма зур бизәкләргә килсәк, аларны ясау вакыты 10 сәгатькә дә җитәргә мөмкин. Бу бизәкнең үзенчәлегенә дә бәйле: берсенә, мәсәлән, “канатлар” өстәргә, икенчесен башка деталь белән баетырга мөмкин.

Материал сайлау вакыты да мөһим роль уйный. Клиент төрлесен сайлый ала: пайетка, ялтыравык таш, кристалл яки юка тимер чыбык – канитель да кулланырга мөмкин. Бизәк авыр булмасын дип сораучыларга Сөмбелә җиңелрәк материалларны куллана. 

– Иң элек, ак кәгазьгә туачак иҗат җимешенең эскизын ясыйм. Рәсемне клиентларыма җибәреп, аларның хуплаганын көтәм. Әлеге эшне тәмамлагач, юка һәм тыгыз материал – фетрны алам. Ясалган рәсемгә туры китереп, фетрны кисәм. Эче буш булган материалны клиент сайлаган бисер белән тутырам. Заказ бирүче эшне хупласа, булавканы клейга утыртам, ныграк торсын өчен тегеп тә куям. Эш экотире белән тышлагач тәмамлана.

Вак-вак материаллар, булавкалар Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск шәһәрләреннән кайтарыла. Әмма монда да авырлыклар туа ала: йә бисерның зурлыгы теләгәнчә түгел, йә пайетканың төсләре хыяллар белән бер булмый. 

– Беренче эшем гел хәтеремдә: апельсин кисәген ясадым. Сынар өчен генә булганга, иң арзан бизер, иң йомшак фетр, иң кечкенә булавка алдым. Сыйфатлы материаллар кулланмасам да, бизәгем күңелемә җылы ятты. Шул вакыттан бирле эшемне ташламыйм, көннән-көн сәләтләрем ачыла бара. Хәзер беренче бизәгем – апельсин кисәге, сабый вакытта ясаган иҗатым кебек кенә тоела.

Бизәкләрнең дизайннары төрле. Сөмбелә бизәкләрендә татар орнаментларын да яратып куллана. Интернетка да мөрәҗәгать итә. Әгәр дә инде кеше бизәкне күз алдына да китерми икән, Сөмбелә төшереп җибәрелгән кием фотосы яки бисер төсләренә илһамланып эскизны үзе ясарга тырыша. Сезонда көнүзәк булган төсләрне дә карап барырга кирәклеген дә аңлый. Мәсәлән, 2022нче елда шәмәхә төсе популяр булган икән. 

– Башка кешеләрне дә бу өлкә белән таныштырырга тырышам. Әлегә 2 мастер-класс үткәрдем. Мастер-класс өчен махсус төркем җыймадым, кызларны аерым үземә чакырырга булдым. Бер кыз – Тәтеш ягыннан, икенчесе – Кукмарадан килде. Гомумән, бизәк ясауның нечкәлекләрен якын белгәч, һәр теләк белдергән кешеләргә дә серләрне ачарга әзермен. Хәзерге вакытта заказлар ча күбрәк эшлим, белем бирү арткы планга күчте,  - ди Сөмбелә.

Бизәкне сатып алучыларга килсәк, алар арасында кемнәр генә юк. Һәркемнең үзенчәлекле матур булып күренәсе килә. Сөмбелә бизәкләрне бүләккә алучылар да күп икәнлеген яшерми.

Бизәкләр ясау эшен үстерергә Сөмбеләнең төп белеме дә булыша. Ул педагогика һәм социаль психология өлкәсен тәмамлаган. Кешенең күңел халәтен тою, каршылык туган очракта сабыр булу – клиентны үзеңнән куркытмау кебек сыйфатларны да аңлап эш итә ул. 

Безнең арада да “брошь-бизәкләрне күптәннән беркем дә такмый” – дип фикерләүчеләр бар. Әмма хәзерге чынбарлыкка карасак, бөтен кеше, конвейердан чыккан сыман, бер үк төсле киенгәндә, кемдер үзенең “изюминка”сы эзләгәнен дә беләбез. Игътибар итегез әле, менә гади кара пиджакка якты ялтыравыклы бер бизәк өстәп куйсак, образыбыз бөтенләй яңа сулыш ала бит. Шуңа күрә аерылып торудан курыкмаска кирәк. 

Адилә Илалова
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading