16+

Татарстан урманнарына беренче тапкыр боланнар һәм мараллар җибәрелде

Узган атна ахырында Татарстан урманнарына дүрт тимгелле болан һәм сигез маралны кыргый табигатькә җибәрделәр. Әлеге вакыйганы тарихи дип әйтергә кирәк, чөнки Кызыл китапка кертелгән әлеге хайваннар безнең урманнардан 200 ел элек юкка чыккан булган. Балык Бистәсе районының Шомбыт авыл җирлегенә кергән элеккеге Степановка авылы урынында урнашкан «Кыргый ферма» фермерлык хуҗалыгы...

Татарстан урманнарына беренче тапкыр боланнар һәм мараллар җибәрелде

Узган атна ахырында Татарстан урманнарына дүрт тимгелле болан һәм сигез маралны кыргый табигатькә җибәрделәр. Әлеге вакыйганы тарихи дип әйтергә кирәк, чөнки Кызыл китапка кертелгән әлеге хайваннар безнең урманнардан 200 ел элек юкка чыккан булган. Балык Бистәсе районының Шомбыт авыл җирлегенә кергән элеккеге Степановка авылы урынында урнашкан «Кыргый ферма» фермерлык хуҗалыгы...

- Әгәр без Алтайдан алып кайткан маралны иреккә чыгарып җибәргән булсак, ул туган җирен эзләп киткән булыр иде. Шуңа күрә без, чит илләргә барып озак өйрәнгәннән соң, нәкъ менә Татарстанда туган, безнең климатка тулысы белән җайлашкан хайваннарның монда яшәп китә алачагына төшендек. Дөресен әйтергә кирәк: тимгелле боланнар да, мараллар да бирегә бик авыр ияләшсә дә, без аларның берсен дә югалтмадык, - ди Альберт Камалиев.

Ул вакытта 43 баш хайван алып кайтканнар. Ә хәзер аларның саны 100гә җиткән, биш елдан соң 300 башка кадәр арттыру планы бар. Тимгелле боланнар һәм мараллар ел саен 20 баш үрчем бирә икән.

Фермерлык хуҗалыгында эшләүче кешеләр әйтүенчә, табигатькә җибәрелгән хайваннар Лаеш, Теләче һәм Питрәч районнарына барып җитәргә тиеш. Шулай да аларны туып-үскән җирләренә кире кайтмас, дип өздереп әйтүче булмады. Ә инде «кунакка килгән» очракта, хайваннарны утарга кертмичә генә сыйлап җибәрәчәкләр.

Моңа кадәр аларны 450 гектар мәйданда кыргый табигатькә якын шартларда асраганнар. Солы, арпа, үлән белән тукланганнар. Иреккә чыгарылган Шомбыт тыюлыгында да аларга бөтен шартлар тудырылган дип саный белгечләр.

- Беренчедән, якын-тирәдә боланнарның төп дошманнары - бүреләр юк. Икенчедән, мараллар һәм тимгелле боланнар биеклектә яшәргә җайлашкан. Ә биредә диңгез өсте тигезлегеннән - 194 метр. Өченчедән, комлы туфрак булганлыктан, әчелек юк, димәк, бактерияләр дә үрчи алмый. Аннан соң иң якын авыл да дүрт чакрым ераклыкта урнашкан. Бу урыннарны «Татарстан тайгасы» дисәк тә була, чөнки урманнар күп. Шулай ук сулыклар да җитәрлек, - ди Альберт әфәнде.

Кыргый хайваннарны ату тыелган, әмма популяция артса, алар Татарстанның төп аучылык ресурсы булып торачак. Мондый уникаль урын киләчәктә туристларны да күпләп җәлеп итәр, мөгаен. Альберт әфәнде әйтүенчә, бирегә кыргый хайваннарны күрергә теләүчеләр шактый килә икән.


Бу кызыклы!

Урманчы Илсур Кәримов:
- Тимгелле болан елга бер һәм бик сирәк очракта гына ике мәртәбә үрчем бирә. Ул яхшы, ышанычлы, иркә ана. Әлеге кыргый хайваннар бик башлы, алар белән сөйләшергә, серләшергә кирәк, шуннан соң гына бер-береңне аңлый башлыйсың. Боланнарга яхшы мөнәсәбәттә булсаң, алар да сиңа начарлык эшләми. Әлеге хайваннарга кешедә була торган сыйфатлар: сизгерлек, тугрылык хас.


- Бер күреп киткән кеше безгә кабат-кабат килә, - ди ул.

Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев тә киләчәктә бу җирләрне туристлык кластеры буларак күрә.

- Без әлеге җирләрне Рус Әшнәгендә төзеләчәк «Балыкчылар авылы» белән тоташтырырга телибез. Киләчәктә биредә туристлык кластеры булачак. Бу бит кешеләрне эш урыны белән дә тәэмин итү дигән сүз. Европада болан аулау өчен лицензия 500 мең сум тора, кулланыла торган итнең 30 проценты - болан ите. Бу яклап та ул финанс ягыннан отышлы булыр, - ди Илһам әфәнде.

Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Фаяз Шакиров әйтүенчә, Россиядә сирәк очрый торган хайваннарны кыргый табигатькә чыгару программасы Экология елы кысаларында башкарыла.

- Бүген Россиядә 3000 баш тимгелле болан һәм марал бар. Киләчәктә табигать әйләнешен тотар өчен аларның санын арттыру максаты куелды, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading