Казанның 135нче сайлау частогына халык бер-бер артлы килә тора.
– Безнең исәптә 1 400 сайлаучы, шулардан 7 егет белән кыз тәүге мәртәбә тавыш бирәчәк. Яшьләргә бүләкләр әзерләнде. Тавыш бирү өчен бөтен шартлар тудырылган, – диде 135нче сайлау участогы рәисе Руслан Баһаветдинов.
Бабайлар белән әбиләрнең сайлауга култыклашып килүләре инде табигый күренеш. Яшь гаиләләр дә традицияне дәвам итә. Әнә, Мөхәммәтҗановлар кечкенә балаларын арбага утыртып килгән.
– Улыбыз әле браслет белән уйнап кына утыра. Бер заман үзе дә сайлар. Сайлауларда катнашу кешенең гражданлык бурычы бит ул, – гаилә башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар